Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?

Бу китап сезгә Изге Язмалардан төрле сорауларга җавап табарга булышыр. Мәсәлән: ни өчен без газап чигәбез? Кеше үлгәч, аның белән нәрсә була? Гаилә бәхетенең сере нинди?

Аллаһы безнең өчен нәрсә тели?

Ни өчен авырлыклар шулкадәр күп? Изге Язмалар буенча, Аллаһы тиздән җирдә гаҗәеп нәрсә башкарыр: кешеләрне бар газаплардан, чирләрдән һәм үлемнән арындырыр.

1 НЧЕ БҮЛЕК

Аллаһы кем ул?

Сезнеңчә, Аллаһы сезне кайгыртамы? Аллаһы турында күбрәк белем алып, сез аның дусты булып китә аласыз.

2 НЧЕ БҮЛЕК

Изге Язмалар — Аллаһы биргән китап

Ничек Изге Язмалар авырлыкларыгызны чишәргә ярдәм итә ала? Ни өчен Изге Язмаларда язылган пәйгамбәрлекләргә ышанып була?

3 НЧЕ БҮЛЕК

Аллаһы кешеләр өчен нинди тормыш тели?

Яңа дөньяда, җир оҗмахка әйләнгәч, тормыш нинди булачак?

4 НЧЕ БҮЛЕК

Гайсә Мәсих кем ул?

Гайсәнең Мәсих икәнлеген без кайдан беләбез? Ул кайдан килгән? Ни өчен ул Аллаһының бердәнбер Улы дип атала? Бу сорауларга җавап табыгыз.

5 НЧЕ БҮЛЕК

Йолым — Аллаһының иң зур бүләге

Нәрсә ул йолым? Йолым сезгә нинди файда китерә?

6 НЧЫ БҮЛЕК

Үлгән кешеләр кайда?

Кеше үлгәч, аның белән нәрсә була һәм ни өчен кешеләр үлә? Моның турында Изге Язмаларда нәрсә әйтелгәнен белегез.

7 НЧЕ БҮЛЕК

Аллаһы үлгәннәрне терелтәчәк!

Сез үлгән якыннарыгыз белән яңадан күрешә аласызмы? Изге Язмалар үледән терелү турында нәрсәгә өйрәтә икәнен белегез.

8 НЧЕ БҮЛЕК

Аллаһы Патшалыгы нәрсә ул?

Күп кеше үрнәк доганы белә. «Синең Патшалыгың килсен» дигән үтенеч нәрсәне аңлата?

9 НЧЫ БҮЛЕК

Без ахыр заманда яшибезме?

Изге Язмаларда алдан әйтелгәнчә, ахыр заманда яшәвебез нәрсәдән күренә икәнен белегез.

10 НЧЫ БҮЛЕК

Фәрештәләр һәм җеннәр кемнәр алар?

Изге Язмаларда фәрештәләр һәм җеннәр турында әйтелә. Бу рухи шәхесләр чыннан да бармы? Алар безгә ярдәм итә я зыян китерә аламы?

11 НЧЕ БҮЛЕК

Ни өчен газаплар шулкадәр күп?

Күпләр дөньядагы бар газаплар өчен Аллаһы җаваплы дип уйлый. Ә сез ничек уйлыйсыз? Аллаһы газапларның сәбәпләре турында нәрсә әйтә икәнен белегез.

12 НЧЕ БҮЛЕК

Аллаһы белән ничек дуслашып була?

Аллаһыны сөендереп яшәү мөмкин. Сез Аллаһының дусты булып китә аласыз.

13 НЧЕ БҮЛЕК

Тормыш бүләген кадерлә

Аллаһының абортка, кан салуга һәм хайваннар тормышына карашы нинди?

14 НЧЕ БҮЛЕК

Гаиләгез бәхетле була ала

Гайсә ирләргә, хатыннарга, ата-аналарга һәм балаларга ярату күрсәтүдә үрнәк калдырган. Без Гайсәдән нәрсәгә өйрәнә алабыз?

15 НЧЕ БҮЛЕК

Хак динне ничек билгеләргә?

Хак диннең алты билгесен карап чыгыгыз.

16 НЧЫ БҮЛЕК

Аллаһыга ул теләгәнчә хезмәт итегез

Ышануларыгыз турында башкаларга сөйләгәндә, нинди авырлыклар туа ала? Ничек кешеләргә аларның хисләрен рәнҗетмичә вәгазьләп була?

17 НЧЕ БҮЛЕК

Дога — искиткеч бүләк

Аллаһы догаларыгызны тыңлыймы? Моны белер өчен, Изге Язмаларда дога турында нәрсә әйтелгәнен аңларга кирәк.

18 НЧЕ БҮЛЕК

Аллаһыга багышлану һәм суга чумдырылу

Суга чумдырылыр алдыннан нинди адымнар ясарга кирәк? Суга чумдырылуның мәгънәсен һәм ничек үткәрелүен белегез.

19 НЧЫ БҮЛЕК

Йәһвә белән дуслыгыгызны кадерләгез

Без Йәһвәгә үз яратуыбызны һәм бөтен бүләкләре өчен рәхмәтле булуыбызны ничек белдерә алабыз?

Аңлатмалар

Бу өлештә «Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?» дигән китапта кулланылган сүзләр белән сүзтезмәләрнең мәгънәсе китерелә.