Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

46 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ

49 ҖЫР Йәһвә йөрәген сөендерү

Абый-кардәшләр, сез хезмәттәш ярдәмче булырга омтыласызмы?

Абый-кардәшләр, сез хезмәттәш ярдәмче булырга омтыласызмы?

«Алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк» (РӘС. 20:35).

БУ МӘКАЛӘДӘ

Суга чумдырылган абый-кардәш, хезмәттәш ярдәмче булыр өчен, нәрсә эшли ала?

1. Рәсүл Паулның хезмәттәш ярдәмчеләрне кадерләгәне нәрсәдән күренә?

 ХЕЗМӘТТӘШ ярдәмчеләр җыелышта мөһим эш башкара. Рәсүл Паул аларның хезмәтләрен бик кадерләгән. Мәсәлән, Филипиядәге җыелышка язганда, ул өлкәннәрне генә түгел, ә хезмәттәш ярдәмчеләрне дә сәламләгән (Флп. 1:1).

2. Луис исемле абый-кардәш хезмәттәш ярдәмче булуы турында нәрсә уйлый?

2 Бөтен дөнья буенча төрле яшьтәге абый-кардәшләр хезмәттәш ярдәмчеләр булып хезмәт итә. Мәсәлән, Де́ван 18 яшендә билгеләнгән булган. Ә Лу́ис 50 дән узгач хезмәттәш ярдәмче булып хезмәт итә башлаган. Ул болай ди: «Хезмәттәш ярдәмче булу минем өчен зур хөрмәт! Кардәшләр миңа шундый күп ярату күрсәттеләр! Хәзер мин дә, аларга хезмәт итеп, ярату күрсәтә алам». Күп кенә абый-кардәшләр шундый ук хисләр кичерә.

3. Без нинди сорауларга игътибар итәрбез?

3 Син суга чумдырылган абый-кардәш булсаң, әмма әлегә хезмәттәш ярдәмче булмасаң, ник моны максат итеп куймаска? Сине бу хезмәткә нәрсә дәртләндерергә тиеш? Изге Язмаларда хезмәттәш ярдәмчеләр өчен нинди таләпләр бар? Бу мәкаләдә шушы сорауларга җавап биреләчәк. Әмма башта, әйдәгез, хезмәттәш ярдәмчеләрнең нинди эшләр башкарганын карап чыгыйк.

ХЕЗМӘТТӘШ ЯРДӘМЧЕЛӘРНЕҢ ВАЗИФАЛАРЫ

4. Хезмәттәш ярдәмчеләрнең вазифалары нинди? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

4 Хезмәттәш ярдәмче булып суга чумдырылган абый-кардәшләр хезмәт итә ала. Алар, өлкәннәргә ярдәм итәр өчен, изге рух ярдәмендә билгеләнә. Аларның кайберләре участоклар һәм әдәбият өчен җаваплы. Башкалары Патшалык Залын җыештырырга һәм кайгыртырга булыша. Хезмәттәш ярдәмчеләр җыелыш очрашуларында шулай ук урнаштыручылар булып хезмәт итә һәм аудио-, видеоаппаратура өчен җаваплы. Шулай итеп алар җыелышка гамәли яктан булыша. Әмма иң элек алар рухи кешеләр. Алар Йәһвәне ярата һәм аның тәкъва нормалары буенча яши. Шулай ук алар имандашларын бик нык ярата (Мат. 22:37—39). Суга чумдырылган абый-кардәш, хезмәттәш ярдәмче булырга теләсә, нәрсә эшли ала?

Гайсәдән үрнәк алып, хезмәттәш ярдәмчеләр башкаларга хезмәт итә (4 нче абзацны кара.)


5. Хезмәттәш ярдәмче булу максатына ирешер өчен, абый-кардәш нәрсә эшли ала?

5 Изге Язмаларда хезмәттәш ярдәмчеләр өчен таләпләр китерелә (1 Тим. 3:8—10, 12, 13). Шул таләпләрне җентекләп тикшер. Аннары, аларга туры килер өчен, тырышлыклар куй. Әмма иң башта сиңа мотивларың турында уйланырга кирәк.

МОТИВЛАРЫҢНЫ ТИКШЕР

6. Кардәшләреңә хезмәт итәргә сине нәрсә дәртләндерергә тиеш? (Маттай 20:28) (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

6 Бөек үрнәгебез Гайсә Мәсих турында уйлан. Ул бар эшләрен Атасын һәм кешеләрне яратканга башкарган. Ярату аны тырыш булырга, түбән дип саналган эшләр башкарырга дәртләндергән (Маттай 20:28 укы; Яхъя 13:5, 14, 15). Сине хезмәттәш ярдәмче булырга ярату дәртләндерсә, Йәһвә сине фатихалар һәм бу максатыңа ирешергә булышыр (1 Көр. 16:14; 1 Пет. 5:5).

Үз үрнәге белән Гайсә рәсүлләрен күренекле урын эзләр урынына башкаларга басынкылык белән хезмәт итәргә өйрәткән (6 нчы абзацны кара.)


7. Ни өчен дан ярату хезмәттәш ярдәмче булыр өчен начар мотив?

7 Дөньяда шөһрәт яраткан кешеләр белән сокланалар. Әмма Йәһвә оешмасында хәл гел башкача. Гайсә кебек, кешеләрне яраткан кардәш башкалар өстеннән идарә итәргә теләмәс һәм үзен әллә кемгә санамас. Шөһрәт яраткан кеше билгеләнү алса, ул Йәһвәнең кыйммәтле сарыкларын кайгыртыр өчен кирәк булган кайбер вазифалардан баш тартыр, чөнки аларны үзе өчен бик түбән дип санар (Яхъя 10:12). Йәһвә горур һәм мин-минлекле кешеләрне фатихаламый (1 Көр. 10:24, 33; 13:4, 5).

8. Гайсә үз рәсүлләренә нинди киңәш биргән?

8 Кайчак Гайсәнең дусларының да мотивлары дөрес булмаган. Мәсәлән, Гайсәнең рәсүлләре Ягъкуб белән Яхъя шундый тозакка эләккән. Алар Гайсәдән Патшалыкта күренекле урын сораган. Гайсә аларны моның өчен бер дә мактамаган. Киресенчә, ул бар рәсүлләрен болай дип үгетләгән: «Арагызда бөек булырга теләүче сезгә хезмәтче булсын, һәм беренче булырга теләүче барысы өчен дә кол булсын» (Марк 10:35—37, 43, 44). Дөрес мотивлары булган, ягъни башкаларга хезмәт итәргә теләгән абый-кардәшләр җыелыш өчен чын фатиха! (1 Тис. 2:8)

БАШКАЛАРГА ХЕЗМӘТ ИТҮ ТЕЛӘГЕН НИЧЕК ҮСТЕРЕРГӘ?

9. Хезмәттәш ярдәмче булу теләген ничек үстерергә?

9 Син, һичшиксез, Йәһвәне яратасың һәм башкаларга хезмәт итәргә телисең. Шулай да хезмәттәш ярдәмче булып хезмәт итәр өчен өстәмә тырышлыклар куярга кирәк. Синең андый теләгең булмаса, нәрсә эшләргә? Башкаларга хезмәт итүдән килгән шатлык турында уйлан. Гайсә болай дигән: «Бирүдә бәхет күбрәк» (Рәс. 20:35). Ул үзе дә бу принцип буенча яшәгән, һәм бу аңа зур шатлык китергән. Син дә шундый ук шатлык кичерә аласың.

10. Башкаларга хезмәт итү Гайсәгә шатлык китергәнен нинди очрак раслый? (Марк 6:31—34)

10 Гайсә белән булган бер очракка игътибар итик. (Марк 6:31—34 укы.) Бер тапкыр Гайсә һәм аның рәсүлләре бик арыган булган. Ял итеп алыр өчен, алар аулак урынга киткән. Әмма Гайсәдән өйрәнергә теләгән халык шул урынга алардан алданрак килеп җиткән. Гайсә кешеләрне борып җибәрә алган, чөнки аның да, рәсүлләренең дә «хәтта ашап алырлык вакытлары да» булмаган. Я бер-ике фикер генә әйтеп аларны кайтарып җибәрә алган. Әмма ул алай эшләмәгән, чөнки аны ярату дәртләндереп торган, һәм ул аларны соңга кадәр күп нәрсәләргә өйрәткән (Марк 6:35). Гайсә моны кирәк булганга түгел, ә аларны кызганганга эшләгән. Яратканга ул аларны өйрәтергә теләгән. Башкаларга хезмәт итү аңа зур шатлык китергән.

11. Гайсә халыкка гамәли ярдәм ничек күрсәткән? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

11 Гайсә халыкны өйрәтеп кенә калмаган. Ул аларга гамәли ярдәм дә күрсәткән. Могҗиза кылып, ул ризык булдырган һәм шәкертләренә аны халыкка таратырга кушкан (Марк 6:41). Шулай итеп, ул шәкертләрен башкаларга хезмәт итәргә дәртләндергән. Шулай эшләп, гамәли ярдәм мөһим икәнен күрсәткән. Шуны ук хезмәттәш ярдәмчеләр башкарган эш турында да әйтеп була. «Барысы да туенганчы» Гайсә белән бергә халыкны тукландыруда катнашып, рәсүлләрнең никадәр сөенгәнен күз алдына китерегез! (Марк 6:42) Әлбәттә, Гайсә башкаларның ихтыяҗларын үзенекеннән өстен куйган башка очраклар да булган. Асылда, ул җирдә хезмәт иткәндә һәрчак шулай эшләгән (Мат. 4:23; 8:16). Башкаларны өйрәтү һәм аларның ихтыяҗларын канәгатьләндерү Гайсәгә шатлык һәм канәгатьлек китергән. Хезмәттәш ярдәмче булып, башкаларга хезмәт итсәң, син дә, һичшиксез, зур шатлык кичерерсең.

Йәһвәне яратсаң һәм башкаларга хезмәт итәргә теләсәң, син бар йөкләмәләрне үтәргә әзер булырсың (11 нче абзацны кара a.)


12. Ни өчен, миннән җыелышка бернинди дә файда юк, дип уйларга кирәкми?

12 Мин гади кеше, миндә әллә нинди сәләтләр юк, дип уйларга ашыкма. Синең, кардәшләреңә хезмәт итәр өчен, һичшиксез, яхшы сыйфатларың бар. Рәсүл Паулның 1 Көринтлеләргә 12:12—30 да язылган сүзләре турында уйлан. Паул язганча, Йәһвәнең һәр хезмәтчесе җыелышта мөһим роль уйный. Әлегә хезмәттәш ярдәмче булып хезмәт итәр өчен туры килмәсәң, борыныңны салындырма, ә Йәһвәгә һәм кардәшләреңә хезмәт итәр өчен хәлеңнән килгәнне эшлә. Шулай эшләсәң, өлкәннәр синең сәләтләреңне күреп алыр һәм сиңа туры килгән йөкләмә бирер (Рим. 12:4—8).

13. Хезмәттәш ярдәмчеләргә куелган күпчелек таләпләр турында нәрсә әйтеп була?

13 Менә нәрсә турында уйлан: хезмәттәш ярдәмчеләргә куелган күпчелек таләпләр бар мәсихчеләргә кагыла. Безнең барыбыз да Йәһвәгә якынлашырга, бирүдән бәхет табарга һәм Аллаһының тәкъва нормалары буенча яшәргә тиеш. Шуңа күрә син, хезмәттәш ярдәмче булыр өчен, күрәсең, күпчелек сыйфатлар инде үстергәнсеңдер. Ә хәзер, әйдәгез, хезмәттәш ярдәмчеләргә куелган конкрет таләпләрне карап чыгыйк.

ХЕЗМӘТТӘШ ЯРДӘМЧЕ БУЛУ МАКСАТЫНА НИЧЕК ИРЕШЕРГӘ?

14. «Җитди» булу нәрсәне аңлата? (1 Тимутигә 3:8—10, 12)

14 1 Тимутигә 3:8—10, 12 дә хезмәттәш ярдәмчеләргә куелган таләпләр китерелә. (Укы.) Әйдә, аларның кайберләрен карап чыгыйк. Хезмәттәш ярдәмче «җитди» булырга тиеш. Бу сүзне шулай ук «хөрмәткә лаек», «җаваплы» я «төпле» дип тә тәрҗемә итеп була. Бу сиңа көләргә я шаяртырга ярамый дигәнне аңлатмый (Вәг. 3:1, 4). Әмма син бар йөкләмәләреңне җиренә җиткереп үтәргә тиеш. Ышанычлы булсаң, син кардәшләрнең хөрмәтен казанырсың.

15. «Икейөзле» һәм «намуссыз табышка хирыс» булмау нәрсәне аңлата?

15 «Икейөзле» булмау эчкерсез, намуслы һәм ышанычка лаеклы булуны аңлата. Сиңа үз сүзеңне тотарга һәм башкаларны алдамаска кирәк (Гыйб. сүз. 3:32). «Намуссыз табышка хирыс» булмау эш һәм акча белән бәйле сорауларда намуслы булуны аңлата. Кардәшләр белән дуслыкны акча эшләр өчен куллану дөрес булмас иде.

16. а) «Күп шәраб эчәргә яратучы» булмау нәрсәне аңлата? ә) «Саф вөҗданга ия» булу үз эченә нәрсәне ала?

16 «Күп шәраб эчәргә яратмаучы» кардәш исерткеч эчемлекләрне чиктән тыш эчми һәм салырга яратучы репутациясенә ия түгел. «Саф вөҗданга ия» булган кардәш Йәһвәнең нормалары буенча яши. Камил булмаса да, Йәһвә белән яхшы мөнәсәбәтләре булганга, ул җан тынычлыгына ия.

17. Абый-кардәш хезмәттәш ярдәмче «вазифасына яраклы» булуын ничек күрсәтә ала? (1 Тимутигә 3:10) (Шулай ук иллюстрацияне кара.)

17 Өлкәннәр, «вазифага яраклы» булуыңны белер өчен, сине «сынап карар». Шуңа күрә, өлкәннәр сиңа берәр йөкләмә биргәч, аларның һәм оешманың күрсәтмәләре буенча эш ит. Нәрсә эшләргә һәм эшне кайчан тәмамларга икәнен төгәл аңларга тырыш. Һәр йөкләмәңне җиренә җиткереп башкарсаң, кардәшләр синең җаваплы кеше булуыңны күрми калмас. Өлкәннәр, суга чумдырылган абый-кардәшләрне өйрәтегез. (1 Тимутигә 3:10 укы.) Җыелышыгызда 10—14 яшьлек я яшьрәк суга чумдырылган абый-кардәшләр бармы? Алар Изге Язмаларны шәхси рәвештә өйрәнәме һәм очрашуларга әзерләнәме? Җыелышларда комментарийлар бирәме һәм хезмәттә ашкынып катнашамы? Алай икән, яшьләренә һәм шартларына карап аларга йөкләмәләр бирегез. Шулай итеп сез аларны «сынап карарсыз». Шул чакта, бераз үскәч, аларны, бәлки, хезмәттәш ярдәмчеләр итеп билгеләп булыр.

Чумдырылган кардәшләргә йөкләмәләр биреп, өлкәннәр аларны «сыный» ала (17 нче абзацны кара.)


18. «Тел тидермәслек» кардәш нинди булырга тиеш?

18 «Тел тидермәслек» булу — бу сине начар тәртиптә гаепләр өчен нигез юк дигән сүз. Әлбәттә, мәсихчеләр нахакка гаепләнергә мөмкин. Гайсә моның турында алдан әйткән булган. Аңа үзенә дә ялган гаепләүләр ташланган (Яхъя 15:20). Әмма, Гайсә кебек, син дә саф тәртипле булсаң, җыелышта яхшы исем казанырсың (Мат. 11:19).

19. «Бер хатынның ире булу» үз эченә нәрсәне ала?

19 Хезмәттәш ярдәмче «бер генә хатынның ире булсын». Гаиләле булсаң, син Йәһвәнең никахка карата нормалары буенча яшәргә тиеш. Никах — ул бер ир һәм бер хатынның союзы (Мат. 19:3—9). Мәсихче ир-ат беркайчан да җенси әхлаксызлык кылырга тиеш түгел (Евр. 13:4). Әмма бу үз эченә күбрәкне ала. Ул үз хатынына тугры булыр һәм башка хатыннарга күз салмас (Әюп 31:1).

20. Абый-кардәшнең гаиләсе белән «яхшы җитәкчелек» иткәне нәрсәдә чагыла?

20 «Үз балалары һәм гаиләсе белән яхшы җитәкчелек итсен». Син гаилә башы булсаң, вазифаларыңны яхшылап үтә. Атна саен гаилә өйрәнүен үткәр. Гаиләңнең һәр әгъзасы белән мөмкин кадәр еш хезмәт ит. Балаларыңа Йәһвә белән шәхси мөнәсәбәтләр үстерергә булыш (Эфес. 6:4). Ир-ат, гаиләсе турында яхшы кайгыртса, җыелышны да кайгырта алыр. (1 Тимутигә 3:5 белән чагыштыр.)

21. Әле хезмәттәш ярдәмче булмасаң, син нәрсә эшли аласың?

21 Кадерле абый-кардәш, син әле хезмәттәш ярдәмче булмасаң, зинһар, бу мәкаләдәге фикерләр турында дога кылып уйлан. Хезмәттәш ярдәмчеләргә куелган таләпләрне карап чык һәм аларга туры килергә тырыш. Йәһвәгә һәм кардәшләргә карата яратуыңны үстер. Имандашларыңа хезмәт итү теләгеңне ныгыт (1 Пет. 4:8, 10). Рухи гаиләңә хезмәт итүдән шатлык тап. Хезмәттәш ярдәмче булыр өчен куйган тырышлыкларыңны Йәһвә, һичшиксез, фатихалар (Флп. 2:13).

17 ҖЫР «Телим!»

a ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМАЛАР: Сулда: Гайсә басынкылык белән үз шәкертләренә хезмәт итә; уңда: бер хезмәттәш ярдәмче олы яшьтәге абый-кардәшкә булыша.