Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

 A2

Бу тәрҗемәнең үзенчәлекләре

Инглиз телендә «Мәсихче Грек Язмалары. Яңа дөнья тәрҗемәсе» 1950 елда дөнья күргән, ә тулы «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе» 1961 елда чыккан. Ул төп нөсхә язылган телләрдән тәрҗемә ителгән. Шуннан бирле бу Изге Язмалар 210 нан артык телгә тәрҗемә ителде һәм бу төгәл, әмма җиңел укыла торган тәрҗемәләр дистәләгән мең кешегә файда китерде.

Яңа дөнья тәрҗемәсе комитеты бүгенге укучының йөрәгенә үтеп керерлек тел кулланырга кирәк икәнлеген аңлый. Шуңа күрә аста китерелгән максатларга ирешер өчен, бу тәрҗемәдә билгеле стиль һәм лексика принциплары кулланылды.

  • Сүзләрнең мәгънәсен дөрес бирү. Изге Язмаларның татар телендәге тәрҗемәләрендә кулланылган кайбер төшенчәләр бу басмада ачыклап бирелә. Мәсәлән, кайбер тәрҗемәләрдә Гайсәнең җәфалап үтерелүе турында, ул «тәрегә» яки «хачка» кадакланган, дип әйтелгән. Ә бу басмада дөрес фикерне ачыклар өчен, ягъни Гайсәнең баганада үлгәнен күрсәтер өчен, ул «баганага кадакланган» диелә (Маттай 20:19; 27:31, 35). Сүзлектән «Багана» сүзен кара.

    Кайбер тәрҗемәләрдә, кешеләр үлгәч кайда эләккәннәрен күрсәтер өчен, «тәмугъ» сүзе я «үлеләр дөньясы» дигән сүзтезмә кулланыла. Шулай итеп, бу тәрҗемәләр кешеләрдә үлгәннәр белән нәрсә булганы турында ялгыш фикер тудыра, имеш, алар шунда яшәүләрен дәвам итә. Әмма бу басмада «Кабер» дигән сүз кулланыла, ул күбрәк туры килә һәм үлгәннәр белән нәрсә булганын яхшырак аңларга ярдәм итә (Зәбур 16:10; Рәсүлләр 2:27).

  • Баш һәм кечкенә хәрефләр. Изге Язмалардан изге рухның шәхес түгел, ә Аллаһының эш итүче көче икәнлеге күренә, шуңа күрә «изге рух» сүзтезмәсе бу басмада, кайбер тәрҗемәләрдән аермалы буларак, баш хәреф белән язылмый (Маттай 3:16; 28:19). Шулай ук бу басмада, Муса канунын Изге Язмаларда искә алынган башка кануннардан аерыр өчен, Муса кануны турында әйтелгәндә, «Канун» сүзе баш хәреф белән языла (Маттай 23:23; Римлыларга 10:4).

  • -лы, -ле кушымчаларын куллану. Бу басмада -лы, -ле кушымчалары булган исемнәр берәр җирдә яшәүчене (мәсәлән, «кәнганлы» — Кәнганда яшәүчене), гаиләне, ыругны я кабиләне (мәсәлән, «исһарлылар» — Исһардан килеп чыккан гаиләне), берәр кешенең токымын (мәсәлән, «левиле» — Левинең берәр токымын) аңлатырга мөмкин. Кайбер контекстларда андый кушымчалар ялганган исемнәрнең нәрсәне аңлатканы ачык түгел.

Бу басманың башка үзенчәлекләре:

Бу Изге Язмаларда кулланылган искәрмәләр мондый төрләргә бүленгән:

  • «Яки» Еврей, арамей һәм грек телләреннән шул ук гомуми фикерне башка сүзләр белән бирү (Яратылыш 1:2, искәрмә: «эш итүче көче»; Йошуа 1:8, «укып уйлан»).

  • «Я, бәлки» Текстның башка фикерне биргән тәрҗемәсе. Ул андый тәрҗемәнең дә булуы мөмкин икәнен күрсәтә (Яратылыш 21:6, «минем белән көләр»; Зәкәрия 14:21, «кәнганлы»).

  • «Сүзгә-сүз» Еврей, арамей һәм грек телләреннән сүзгә-сүз тәрҗемә я бу телләрдәге берәр төшенчәнең төп мәгънәсе (Яратылыш 6:9, «Аллаһы юлында»; Яратылыш 3:15, «токымы»).

  • Мәгънәсе һәм өстәмә мәгълүмат Исемнәрнең мәгънәсе (Яратылыш 3:17, «Адәмгә»; Чыгыш 15:23, «Марага»); үлчәү берәмлекләре турында мәгълүмат (Яратылыш 6:15, «терсәк»); алмашлыкларны аңлату (Яратылыш 49:25, «ул»); кушымтадагы я сүзлектәге файдалы мәгълүматка игътибар итү (Яратылыш 37:35, «Кабергә»; Маттай 5:22, «Гәһәннә»).

Бу басма «Аллаһы Сүзенә кереш сүз» дип исемләнгән өлеш белән башлана, анда Изге Язмаларның төп тәгълиматлары карала. Изге Язмаларның соңгы китабыннан соң «Изге Язмалар китапларының таблицасы», «Изге Язмалардагы сүзләр индексы» һәм «Изге Язмалар терминнары сүзлеге» бара. Сүзлек кайбер сүзләрнең һәм сүзтезмәләрнең Изге Язмаларда нинди мәгънәдә кулланылганын аңларга ярдәм итә. Кушымтаның А өлешендә мондый мәкаләләр бар: «Изге Язмаларны тәрҗемә итү принциплары»,  «Бу басманың үзенчәлекләре», «Изге Язмалар безнең көнгә кадәр ничек сакланып калган», «Еврей Язмаларында Аллаһы исеме», «Мәсихче Грек Язмаларында Аллаһы исеме», шулай ук мондый схемалар бар: «Яһүд һәм Исраилнең пәйгамбәрләре һәм патшалары», «Гайсәнең җирдәге тормышындагы төп вакыйгалар». Кушымтаның Ә өлешендә Изге Язмаларны җентекләп тикшерер өчен карталар, схемалар һәм башка файдалы мәгълүмат бар.

Изге Язмаларның һәр китабының башында аның бүлекләре һәм шигырьләре китерелгән кыскача эчтәлек бар. Ул укучыга бөтен китап турында кыска мәгълүмат бирә. Һәр биттәге үзәк баганада тексттагы өзекләр белән бәйле шигырьләр, ягъни кисешкән урыннар китерелә.