Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

6 сорау

Изге Язмаларда Мәсих турында нинди пәйгамбәрлекләр бар?

ПӘЙГАМБӘРЛЕК

«Син, Бәйтлеһем Ифрат... Минем өчен Исраилдә идарәче булачак зат синнән чыгар».

Микай 5:2

ҮТӘЛЕШ

«Гайсә, Һируд патша идарә иткәндә, Яһүдиядәге Бәйтлеһем шәһәрендә туды. Шул көннәрдә Иерусалимга Көнчыгыштан йолдызчылар килделәр».

Маттай 2:1

ПӘЙГАМБӘРЛЕК

«Алар өс киемемне бүлешә, киемем өчен жирәбә сала».

Зәбур 22:18

ҮТӘЛЕШ

«Ә гаскәриләр, Гайсәне баганага кадаклагач, аның өс киемен алдылар да дүрткә бүлделәр... Алар аның эчке күлмәген дә алдылар, ул җөйсез, бербөтен тукымадан иде. Шуңа күрә алар: „Моны ертмыйк, ә жирәбә салыйк, кемгә чыгар икән“,— диештеләр».

Яхъя 19:23, 24

ПӘЙГАМБӘРЛЕК

«Ул аның бөтен сөякләрен саклый. Аларның берсе дә сынмады».

Зәбур 34:20

ҮТӘЛЕШ

«Әмма Гайсә янына килгәч, аның инде үлгән булуын күреп, аякларын сындырмадылар».

Яхъя 19:33

ПӘЙГАМБӘРЛЕК

«Ул исә безнең җинаятьләребез өчен чәнчелде».

Ишагыя 53:5

ҮТӘЛЕШ

«Гаскәриләрнең берсе сөңге белән аның кабыргалары арасына чәнчеде. Аңардан шунда ук кан катыш су агып чыкты».

Яхъя 19:34

ПӘЙГАМБӘРЛЕК

«Алар миңа хакымны түләде: 30 көмеш тәңкә бирде».

Зәкәрия 11:12, 13

ҮТӘЛЕШ

«Шунда 12 шәкертнең берсе, Яһүд Искариот исемлесе, өлкән руханилар янына барып: „Әгәр мин сезгә аны сатсам, миңа нәрсә бирерсез?“ — дип сорады. Алар аңа 30 көмеш тәңкә вәгъдә иттеләр».

Маттай 26:14, 15; 27:5