Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

1 Ишмуил китабы

Бүлекләр

Кыскача эчтәлек

  • 1

    • Илкана һәм аның хатыннары (1—8)

    • Баласы булмаган Һанна угыл сорап дога кыла (9—18)

    • Ишмуил туа; аны Йәһвәгә бирәләр (19—28)

  • 2

    • Һаннаның догасы (1—11)

    • Илий улларының кылган гөнаһлары (12—26)

    • Йәһвә Илий йортына хөкем чыгара (27—36)

  • 3

    • Ишмуил пәйгамбәр итеп билгеләнә (1—21)

  • 4

    • Килешү сандыгы филистилеләр кулына эләгә (1—11)

    • Илий һәм аның уллары үлә (12—22)

  • 5

    • Килешү сандыгы филистилеләр җирендә (1—12)

      • Дагон мәсхәрәләнә (1—5)

      • Йәһвә филистилеләргә җәза җибәрә (6—12)

  • 6

    • Филистилеләр килешү сандыгын Исраилгә кайтара (1—21)

  • 7

    • Килешү сандыгы Кырьят-йәримдә (1)

    • Ишмуил халыкны Йәһвәгә генә хезмәт итәргә өнди (2—6)

    • Исраил Миспәдә җиңә (7—14)

    • Ишмуил Исраилне хөкем итә (15—17)

  • 8

    • Исраил халкы үзенә патша сорый (1—9)

    • Ишмуил халыкны кисәтә (10—18)

    • Йәһвә халыкның үтенечен үти (19—22)

  • 9

    • Ишмуил Шаул белән очраша (1—27)

  • 10

    • Шаул патша итеп майлана (1—16)

    • Шаул халыкка танытыла (17—27)

  • 11

    • Шаул амунлыларны тар-мар итә (1—11)

    • Шаул кабат патша дип игълан ителә (12—15)

  • 12

    • Ишмуилның саубуллашу сүзләре (1—25)

      • «Буш нәрсәләргә ияреп читкә тайпылмагыз» (21)

      • Йәһвә үз халкын калдырмаячак (22)

  • 13

    • Шаул гаскәр җыя (1—4)

    • Шаул үзбелдегенчә эш итә (5—9)

    • Ишмуил Шаулны шелтәли (10—14)

    • Исраилдә сугыш корал-яраклары юк (15—23)

  • 14

    • Йонафанның Михмастагы батырлыгы (1—14)

    • Аллаһы Исраилнең дошманнарын җимерә (15—23)

    • Шаулның уйламыйча биргән анты (24—46)

      • Халык итне канлы килеш ашый (32—34)

    • Шаулның сугышлары; аның гаиләсе (47—52)

  • 15

    • Шаул Агакны кызгана (1—9)

    • Ишмуил Шаулны шелтәли (10—23)

      • «Тыңлаучанлык корбаннардан... яхшырак» (22)

    • Йәһвә Шаулны патша буларак кире кага (24—29)

    • Ишмуил Агакны үтерә (30—35)

  • 16

    • Ишмуил Давытны патша итеп майлый (1—13)

      • «Йәһвә йөрәкне күрә» (7)

    • Аллаһы Шаулны үз рухыннан аера (14—17)

    • Давыт Шаулның арфачысы булып китә (18—23)

  • 17

    • Давыт Голиатны җиңә (1—58)

      • Голиат Исраилне мыскыллый (8—10)

      • Давыт филистилегә бергә-бер каршы чыгарга тели (32—37)

      • Давыт Йәһвә исеме белән чыга (45—47)

  • 18

    • Давыт белән Йонафан арасындагы дуслык (1—4)

    • Шаул Давыттан көнләшә (5—9)

    • Шаул Давытны үтерергә тырыша (10—19)

    • Давыт Шаулның кызы Милхәләгә өйләнә (20—30)

  • 19

    • Шаул һаман Давытны нәфрәт итә (1—13)

    • Давыт Шаулдан котыла (14—24)

  • 20

    • Йонафан Давытка тугры (1—42)

  • 21

    • Давыт Нобта багышланган икмәк ашый (1—9)

    • Давыт Гефта акылсыз булып кылана (10—15)

  • 22

    • Давыт Адуллам мәгарәсендә һәм Миспәдә (1—5)

    • Шаул Нобтагы руханиларны үтерә (6—19)

    • Әбьятәр качып котыла (20—23)

  • 23

    • Давыт Кейла шәһәрен коткара (1—12)

    • Шаул Давытны эзәрлекли (13—15)

    • Йонафан Давытны ныгыта (16—18)

    • Давыт чак кына Шаул кулына эләкми кала (19—29)

  • 24

    • Давыт Шаулны исән калдыра (1—22)

      • Давыт Йәһвәнең майланганын хөрмәт итә (6)

  • 25

    • Ишмуил үлә (1)

    • Набал Давытның кешеләрен кабул итми (2—13)

    • Абигыянең акыллы адымы (14—35)

      • «Йәһвә әфәндемнең җанын гомер төенчегенә нык итеп төйнәп куяр» (29)

    • Йәһвә акылсыз Набалны һәлак итә (36—38)

    • Абигыя Давытның хатыны булып китә (39—44)

  • 26

    • Давыт янә Шаулны исән калдыра (1—25)

      • Давыт Йәһвәнең майланганын хөрмәт итә (11)

  • 27

    • Филистилеләр Давытка Зикләк шәһәрен бирә (1—12)

  • 28

    • Шаул Эндордагы рухлар чакыручы хатын янына бара (1—25)

  • 29

    • Филистилеләр Давытка ышанмый (1—11)

  • 30

    • Амаликлылар Зикләккә һөҗүм итеп, аны яндыра (1—6)

      • Давыт көч-ярдәмне Аллаһыдан таба (6)

    • Давыт амаликлыларны тар-мар итә (7—31)

      • Давыт әсирләрне кире кайтара (18, 19)

      • Давытның кулга төшкән табыш турындагы күрсәтмәсе (23, 24)

  • 31

    • Шаул һәм аның өч улы вафат була (1—13)