Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)

Б2

Йәһвә исеме туры я мәгънәви өземтәләрдә очраган шигырьләр

Аста китерелгән исемлектә Мәсихче Грек Язмаларының «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә төп текстта Йәһвә исеме очраган кайбер шигырьләр күрсәтелә. Бу шигырьләрдә еврей текстыннан алынган туры я мәгънәви өземтәләр бар, ә төп нөсхә текстында бу өзекләрдә тетраграмматон кулланылган. «Сылтамалар» дигән исем астында Изге Язмаларның тәрҗемәләре исемлеге китерелә. Ул тәрҗемәләрдә билгеле бер шигырьдә Аллаһы исеме кире кайтарылган я шул шигырьдә Йәһвә Аллаһы турында әйтелгәне күрсәтелә. Төрле телләргә ясалган бу тәрҗемәләрдә төп текстта Йәһвә, Яһве, Яхве, יהוה (ЙҺВҺ, тетраграмматон), РАББЫ һәм АДОНАЙ дип языла. Яки аларда башкача: искәрмәләрдә һәм битләр читендәге язуларда төп текстта Йәһвә Аллаһы турында сүз барганы күрсәтелә.