Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)

Рәсүлләр китабының кыскача эчтәлеге

  • А. Бөтен дөнья буенча шаһитлек бирер өчен әзерләнү (1:1—8)

    • Тәүфилгә мөрәҗәгать сүзе (1:1, 2)

    • Гайсә 40 көн дәвамында күренә һәм Аллаһы Патшалыгы турында сөйли (1:3)

    • Гайсә үз рәсүлләренә Иерусалимда калырга һәм вәгъдә ителгән изге рухны көтәргә куша (1:4, 5)

    • Гайсә рәсүлләрнең Исраилгә патшалык кайчан торгызылачак дигән соравына җавап бирә (1:6, 7)

    • Гайсә үз рәсүлләренә җир читенә кадәр үзенең шаһитләре булырга куша (1:8)

  • Ә. Гайсәнең күккә күтәрелүеннән алып б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә изге рухның иңүенә кадәрге вакыйгалар (1:9—2:13)

    • Гайсә күккә күтәрелә, һәм ул шул ук рәвешчә киләчәк дигән вәгъдә бирелә (1:9—11)

    • Рәсүлләр Гайсәнең әнисе һәм энеләре белән бергә дога кылыр өчен җыела (1:12—14)

    • Яһүд урынына 12 нең берсе булып Маттиас сайлана (1:15—26)

    • Шәкертләр изге рух белән сугарыла һәм чит телләрдә сөйләшә башлый (2:1—4)

    • Рим империясенең бар төбәкләреннән булган яһүдләр Аллаһының мәһабәт эшләре турында ишетә (2:5—13)

  • Б. Иерусалимда шаһитлек бирү (2:14—3:26)

    • Петер Йәилнең изге рухның иңүе һәм Йәһвәнең шөһрәтле көне турындагы пәйгамбәрлеген өземтә итеп китерә (2:14—21)

    • Петер Язмалар нигезендә Гайсәнең үледән терелтелгәнен, шулай ук Хуҗабыз һәм Мәсих булып киткәнен дәлилли (2:22—36)

    • Халык Петер сүзләрен кабул итә; якынча 3 000 суга чумдырыла (2:37—41)

    • Шәкертләр рәсүлләрдән белем алып һәм бер-берсе белән бердәмлектә булып шатлана (2:42—47)

    • Петер гыйбадәтханәнең Матур дип аталган капкасы янында аксак хәер соранып утыручыны савыктыра (3:1—10)

    • Петер Сөләйман колоннадасында сөйли (3:11—18)

    • Петер халыкны тәүбә итәргә һәм Аллаһыга таба борылырга өнди (3:19—26)

  • В. Каршылыкларга карамастан шаһитлек бирү (4:1—5:42)

    • Петер белән Яхъяны кулга алалар; якынча 5 000 кеше иман итә башлый (4:1—4)

    • Петер Югары киңәшмә алдында яклана (4:5—22)

    • Шәкертләр, Аллаһы Сүзен сөйләр өчен, кыюлык сорап дога кыла (4:23—31)

    • Шәкертләр үз мал-мөлкәте белән уртаклаша (4:32—37)

    • Һанани белән Сафира Йәһвә рухын сыный (5:1—11)

    • Рәсүлләр күп галәмәтләр башкара (5:12—16)

    • Рәсүлләрне төрмәгә ябып куялар, әмма Йәһвәнең фәрештәсе аларны азат итә (5:17—21а)

    • Рәсүлләрне кабат Югары киңәшмә алдына китерәләр (5:21ә—32)

    • Гамәлиилнең «Аллаһының үзенә каршы көрәшүчеләр була күрмәгез» дигән киңәше (5:33—40)

    • Рәсүлләр гыйбадәтханәдә һәм өйдән өйгә йөреп вәгазьли (5:41, 42)

  • Г. Аллаһы сүзенә өйрәтү эше калдырылырга тиеш түгел (6:1—7:1)

    • Кайбер тол хатыннарга ризык бирелми (6:1)

    • Унике рәсүл, тол хатыннарга ризык өләшүне күзәтсеннәр өчен, җиде кешене сайлый (6:2—7)

    • Җиденең берсе Стифәнне Аллаһыга каршы көфер сүз сөйләүдә гаеплиләр һәм Югары киңәшмәгә алып киләләр (6:8—7:1)

  • Д. Стифән Югары киңәшмә алдында үз иманын яклый (7:2—60)

    • Ыруг башлыклары заманы турында сөйли (7:2—16)

    • Мусаның яшь чагы, халыкны җитәкләгәне һәм Исраилнең потка табынганы турында сөйли (7:17—43)

    • Аллаһының кул белән салынган йортларда яшәмәгәнен әйтә (7:44—50)

    • Тыңлаучыларын изге рухка каршы килүдә гаепли (7:51—53)

    • Күренештә Гайсә белән Йәһвәне күрә; таш атып үтерелә (7:54—60)

  • Е. Самариядә һәм башка җирләрдә шаһитлек бирү; Шаул мәсихче булып китә (8:1—9:43)

    • Иерусалимда эзәрлекләүләр башлана; җирле җыелыш тарала (8:1—4)

    • Филипнең Самариядәге уңышлы вәгазе (8:5—13)

    • Петер белән Яхъя Самариягә җибәрелә; самариялеләргә изге рух иңә (8:14—17)

    • Элек сихерче булган Шимун изге рухны — Аллаһының юмарт бүләген — сатып алырга тырыша (8:18—24)

    • Филип хәбәш түрәсенә вәгазьләр өчен җибәрелә (8:25—40)

    • Шаул шәкертләрне эзәрлекләр өчен Дәмәшекъкә юл тота (9:1, 2)

    • Күктән төшкән яктылык ярдәмендә Гайсә үзен Шаулга ача (9:3—9)

    • Шәкерт Һанани Шаулга ярдәмгә җибәрелә (9:10—19а)

    • Шаул Дәмәшекътә Гайсә турында вәгазьли (9:19ә—25)

    • Шаул Иерусалимга килә һәм Гайсә исеме хакында кыюлык белән сөйли (9:26—30)

    • Бөтен Яһүдиядә, Гәлиләядә һәм Самариядә җыелыш тыныч яши башлый (9:31)

    • Петер яр буе тигезлегендәге шәһәрләрдә хезмәт итә; Лиддәдә Айнеасны савыктыра (9:32—35)

    • Петер Яфада юмарт Дөркәсне үледән терелтә 9:36—43)

  • Ё. Кайсариядә һәм Суриядәге Антиохта сөннәтләнмәгән башка халык кешеләренә шаһитлек бирү (10:1—12:25)

    • Йөзбашы Көрнили күренеш күрә һәм Петер артыннан кешеләрне җибәрә (10:1—8)

    • Петер сафландырылган хайваннар турында күренеш күрә (10:9—16)

    • Петер Көрнили янына килә, һәм Көрнили үзенең күренеше турында сөйли (10:17—33)

    • Петер яхшы хәбәрне башка халык кешеләренә җиткерә; «Аллаһы кешеләрне аермый» (10:34—43)

    • Башка халык кешеләренә изге рух иңә, һәм алар суга чумдырыла (10:44—48)

    • Петер барысын Иерусалимдагы рәсүлләргә сөйли (11:1—18)

    • Барнаб белән Шаул Суриядәге Антиохта грекларга вәгазьли; аннан башлап, шәкертләр «мәсихчеләр» дип атала башлый (11:19—26)

    • Мәсихче пәйгамбәр Һагәб ачлык турында пәйгамбәрлек итә; Яһүдиядә яшәүче кардәшләргә ярдәм җибәрелә (11:27—30)

    • Һируд патша Ягъкубны үтертә һәм Петерне төрмәгә утырта (12:1—5)

    • Йәһвәнең фәрештәсе Петерне азат итә (12:6—19)

    • Йәһвәнең фәрештәсе Һирудка җәза бирә (12:20—25)

  • Ж. Паулның беренче вәгазь сәяхәте (13:1—14:28)

    • Барнаб белән Шаулны миссионерлар итеп җибәрәләр (13:1—3)

    • Кипрда хезмәт итү; проконсул Серги Паул һәм сихерче Әлим (13:4:—12)

    • Паул Писидиядәге Антиохта чыгыш ясый (13:13—41)

    • Пәйгамбәрлектә әйтелгәнчә, башка халыкларга вәгазьләү (13:42—52)

    • Икониядә шәкертләр саны арта; аларга каршылык күрсәтелә (14:1—7)

    • Листра халкы Паул белән Барнабны илаһлар дип саный (14:8—18)

    • Паулны ташлар атып кыйныйлар, ул исән кала (14:19, 20)

    • Паул белән Барнаб җыелышларны ныгыта (14:21—23)

    • Паул белән Барнаб кире Антиохка килә (14:24—28)

  • Җ. Иерусалимда сөннәтләү турында сорау карала (15:1—35)

    • Антиохта сөннәтләү турында бәхәс куба; аны чишәр өчен Иерусалимга баралар (15:1—5)

    • Иерусалимда рәсүлләр белән өлкәннәр бергә җыела; Петер, Паул һәм Барнаб шаһитлек бирә (15:6—12)

    • Ягъкуб Язмаларга нигезләнгән тәкъдим ясый (15:13—21)

    • Иерусалимдагы җитәкче советның хаты (15:22—29)

    • Җыелышлар, хатны алып, куана (15:30—35)

  • З. Паулның икенче вәгазь сәяхәте (15:36—18:22)

    • Паул һәм Барнаб төрле юллар белән китә (15:36—41)

    • Паул Тимутине үзенә юлдаш итеп сайлый (16:1—5)

    • Македонияле бер ир-ат турында күренеш; шаһитлек Европада бирелә (16:6—10)

    • Филипиядә Лидия суга чумдырыла (16:11—15)

    • Паул белән Силасны Филипиядә төрмәгә ташлыйлар (16:16—24)

    • Төрмә сакчысы һәм өендәгеләре суга чумдырыла (16:25—34)

    • Паул хакимият кешеләре гафу үтенсен дип таләп итә (16:35—40)

    • Паул белән Силас Тисалуникәдә (17:1—9)

    • Паул белән Силас Бируядә (17:10—15)

    • Паул Афинада (17:16—22а)

    • Паул Ареопагта чыгыш ясый (17:22ә—31)

    • Паулның чыгышына төрле мөнәсәбәт; кайберәүләр иман итүчеләр булып китә (17:32—34)

    • Паул Көринттә хезмәт итә (18:1—17)

    • Паул Эфескә кереп, Суриядәге Антиохка кайта (18:18—22)

  • И. Паулның өченче вәгазь сәяхәте (18:23—21:17)

    • Паул Гәләтия һәм Фригия аша үтә (18:23)

    • Телгә оста Аполлоска Прискиллә белән Әкил булыша; ул Ахаяга китә (18:24—28)

    • Паул Эфескә килә; кайбер шәкертләр Гайсәне танып суга чумдырыла (19:1—7)

    • Паул Эфестә өйрәтә (19:8—10)

    • Эфестә сихерчелек киң таралган булса да, Йәһвә сүзе ныгый бара (19:11—20)

    • Эфестә чуалыш куба; халык театрга омтыла (19:21—34)

    • Эфес шәһәренең бер түрәсе халыкны тынычландыра (19:35—41)

    • Паул Македония белән Грециядә (20:1—6)

    • Троаста Әүтихне үледән терелтү (20:7—12)

    • Паул Троастан Милетка китә (20:13—16)

    • Паул Эфестәге өлкәннәрне үзләрен һәм бөтен көтүне игътибар белән күзәтеп торырга дәртләндерә (20:17—38)

    • Паул Иерусалимга юл тота (21:1—14)

    • Паул Иерусалимга килә (21:15—17)

  • Й. Паулны Иерусалимда кулга алалар (21:18—23:35)

    • Паул өлкәннәр әйткәнчә эш итә (21:18—26)

    • Гыйбадәтханәдә шау-шу күтәрелә; римлылар Паулны кулга ала (21:27—36)

    • Паулга халыкка сөйләргә рөхсәт ителә (21:37—40)

    • Паул халык алдында үзен яклый; ул үзенең ничек мәсихче булып киткәнен сөйли (22:1—21)

    • Паул үзенең Рим гражданы булуын әйтә (22:22—29)

    • Югары киңәшмә җыела (22:30)

    • Паул Югары киңәшмә алдында сөйли (23:1—10)

    • Хуҗабыз Паулны ныгыта (23:11)

    • Паулны үтерергә ният коралар (23:12—22)

    • Рим гаскәриләре Паулны Кайсариягә алып китә (23:23—35)

  • К. Паул Кайсариядә төрмәдә утыра (24:1—26:32)

    • Паулны гаеплиләр (24:1—9)

    • Паул үзен Феликәс алдында яклый (24:10—21)

    • Паул эше ике елга кичектерелә (24:22—27)

    • Паул эше Фисте алдында карала; «Мине кайсар алдында хөкем итсеннәр!» (25:1—12)

    • Фисте Әгрип патша белән киңәшләшә (25:13—22)

    • Паул үзен Әгрип алдында яклый (25:23—26:11)

    • Паул, Әгрип алдында якланганда, үзенең ничек мәсихче булып киткәнен сөйли (26:12—23)

    • Фисте белән Әгрипнең җавабы (26:24—32)

  • Л. Паулның Римга сәяхәте (27:1—28:16)

    • Паул Кайсариядә Адрамитиннан килгән корабка утырып Римга юл тота (27:1—12)

    • Кораб көчле давылга эләгә (27:13—38)

    • Кораб ярга төртелеп җимерелә (27:39—44)

    • Мальта ярында; Паулны елан чакса да, ул исән кала (28:1—6)

    • Паул Паблиның әтисен һәм башкаларны савыктыра (28:7—10)

    • Сиракуз, Ригиум һәм Путеоли аша Римга бару (28:11—16)

  • М. Паул Римда (28:17—31)

    • Паул Римда яһүдләрнең башлыкларына сөйли (28:17—29)

    • Паул ике ел буе кыюлык белән вәгазьли (28:30, 31)