Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Вульгата

Вульгата

Изге Язмаларның латин тәрҗемәсе. Аны б. э. якынча 405 елында Изге Язмалар белгече Иероним (Eusebius Hieronymus) тәмамлаган.

Иероним вакытында Изге Язмаларның борынгы латин тәрҗемәләре кулланышта булган, ләкин алар бик үк сыйфатлы булмаган. Моны хәл итәр өчен, Иеронимга заманча латин тәрҗемәсен ясарга кушканнар. Башта ул Инҗилне тәрҗемә иткән. Моның өчен Иероним ул вакыттагы иң яхшы грек кулъязмаларын кулланган. Аннары, Зәбур китабыннан башлап, Еврей Язмаларына тотынган. Еврей Язмаларын ул башта Септуагинтадан, ә соңыннан еврей кулъязмаларыннан тәрҗемә иткән. (Вульгатаның кайбер өлешләрен, күрәсең, башкалар тәрҗемә иткән.) Иероним Аллаһының исемен таныган, ләкин үз тәрҗемәсендә кулланмаган. Ишмуил һәм Патшалар китапларына кереш сүзендә Иероним болай дип язган: «Без кайбер грек тәрҗемәләрендә Аллаһының исеменә — тетраграмматонга [יהוה] тап булдык. Анда ул әле дә борынгы хәрефләр белән белдерелгән».

Башта Иеронимның тәрҗемәсен тәнкыйтьләгәннәр, ләкин вакыт узу белән ул киң кабул ителгән. Ахыр чиктә бу тәрҗемәне «Вульгата» дип атаганнар. Бу исем «гомуми», «гомумтанылган» дигәнне аңлаткан латин сүзеннән килеп чыккан. Берничә тапкыр яңадан карап чыгылгач, 1592 елгы Вульгата (аны Сиксто-Климентинская дип тә атыйлар) Рим католик чиркәвенең рәсми тәрҗемәсе булып киткән. Вульгатаның меңләгән кулъязмалары бүгенге көнгә кадәр сакланып калган.