Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Хәзинә эзләү

Хәзинә эзләү

Йөкләү:

  1. 1. Без ишеттек шундый сүзләр:

    Табып була, эзләгәндә.

    Озак йөздек, эзләп хакыйкать энҗесен,

    Сораулар диңгезендә.

    КУШЫМТААЛДЫ:

    Диңгездә йөзеп, без эзләп йөрдек

    Кыйммәт хәзинәне — хакыйкатьне. Кайда ул?

    КУШЫМТА:

    Озак, озак эзләдек.

    Җавап табалмадык.

    Уебызда күп сорау булды:

    Кеше кайдан килгән һәм нәрсәгә кирәк Алла Патшалыгы?

    Күп сорау булды.

  2. 2. Хәзинә эзләп, шуны белдек:

    Безнең Аллаһыбыз — Бердәнбер.

    Бик кыйммәтле энҗе таптык:

    Аның исеме Йәһвә.

    КУШЫМТААЛДЫ:

    Без дәвам итеп, сәяхәт иттек,

    Хакыйкать хәзинәсен эзләп йөрдек. Менә ул!

    КУШЫМТА:

    Озак, озак эзләдек.

    Җавап табалмадык.

    Ләкин Йәһвә белемнәр ачты:

    Кеше кайдан килгән, ничек оҗмах ясар Алла Патшалыгы —

    Билгеле булды.

    КҮЧЕШ:

    Хакыйкатьне белгәнгә, без хәзер сөйлибез

    Сусаган кешеләргә.

    Күп кешеләр хәзинә эзлиләр

    Сораулар диңгезендә.

    Аларга ярдәм итәрбез.

    КУШЫМТА:

    Озак, озак эзләдек.

    Төгәл җавап таптык.

    Эзләүчеләр хәзинә тапсын.

    Кеше кайдан килгән, нинди тормыш бирер Алла Патшалыгы —

    Башкалар белсен.