Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ихластан кичерермен

Ихластан кичерермен

Йөкләргә:

  1. 1. Үпкәләдем, күңлем рәнҗеде,

    Мине үпкә хисе басты,

    Шуңа йөрәгем әрнеде.

    Әйе, кирәк гафу итәргә...

    Әгәр дә мин гаепле булмасам,

    Шулчак кичереп була микән?

    КУШЫМТААЛДЫ:

    Миңа бик авыр, күз яшем ага.

    Йәһвә күрә һәм барысын ул белә,

    Аңа дога кылам мин:

    КУШЫМТА:

    «Көч бирче, зинһар,

    Бу хисләрне җиңеп чыгарга,

    Йәһвә, миңа ярдәм итче.

    Ихлас күңелдән мин

    Кичерергә телим.

    Үпкә тотмаска, ачуланмаска,

    Йәһвә, миңа ярдәм итче.

    Ихлас күңелдән мин

    Кичерермен».

  2. 2. Мин тырышам ачу тотмаска,

    Әмма кайчак хисләр кайта.

    Ничек аларны онытырга?

    Миңа кирәк гафу итәргә,

    Хаталарны искә төшермәскә,

    Үзем дә еш мин абынам.

    КУШЫМТААЛДЫ:

    Миңа бик авыр, күз яшем ага.

    Йәһвә күрә һәм барысын ул белә,

    Аңа дога кылам мин:

    КУШЫМТА:

    «Көч бирче, зинһар,

    Бу хисләрне җиңеп чыгарга,

    Йәһвә, миңа ярдәм итче.

    Ихлас күңелдән мин

    Кичерергә телим.

    Үпкә тотмаска, ачуланмаска,

    Йәһвә, миңа ярдәм итче.

    Ихлас күңелдән мин

    Кичерермен.

    Ихластан мин

    Кичерермен.

    Кичерермен».