Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Авыр хисләргә бирелмәм

Авыр хисләргә бирелмәм

Йөкләргә:

  1. 1. Аллаһыга багышландым,

    «Мин синеке» аңа әйттем.

    Ләкин гел туа шикләр:

    Җитәрлек эшлим микән?

    Юлдан барып, дога кылам

    Һәм Сүзеңдә юату мин табам.

    Җитәкчелек бирәсең,

    Син, Әтием, өйрәтәсең:

    КУШЫМТА:

    «Авыр хисләргә син бирелмә.

    Тик яхшысын тот исеңдә».

    Мин тискәре уй-хисләрдән

    Тизрәк арынам, мин һич бирешмәм.

  2. 2. Мин Йәһвәнең ихтыярын

    Башкарырга бик нык телим.

    Әмма гел уйлар туа:

    Лаек түгел мин аңа.

    Шулай да мин иртә торам,

    Вәгазьләргә шатланып мин барам.

    Боегырга теләмим.

    Йәһвә Әти янымда бит.

    КУШЫМТА:

    Авыр хисләргә мин бирелмәм.

    Тик яхшысын истә мин тотам.

    Мин тискәре уй-хисләрдән

    Тизрәк арынам, мин һич бирешмәм.

    Һич бирешмәм.

    КҮЧЕШ:

    Көн дә туа төрле шикләр,

    Тискәре уй-фикерләр.

    Боегырга юк сәбәпләр.

    Йәһвә, зур рәхмәт, миңа тынычлык бирдең,

    Мине юаттың.

    КУШЫМТА:

    Авыр хисләргә мин бирелмәм.

    Тик яхшысын истә мин тотам.

    Мин тискәре уй-хисләрдән

    Тизрәк арынам, мин һич бирешмәм.