Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә минем янымда

Йәһвә минем янымда

Йөкләргә:

  1. 1. Иртән уянгачтын, сорыйм Йәһвәдән:

    «Бүген дә булыш һәм якла Иблистән».

    Вәгазьләмәгез дип, тыялар безне,

    Ләкин чигенмим: син — Хакимем.

    КУШЫМТА:

    Мин куркуга төшмим,

    Мин йөрәктә тынычлык сизәм.

    Син бит минем янымда, шуңа курыкмам.

    Син бит минем янымда, шуңа курыкмам.

  2. 2. Бергә эшләгән кешене гел уйлыйм,

    Аның да сине белүен бик телим.

    Өмете булмагач, яшәве бик авыр,

    Ул ышанса, тормышы яктырыр.

    КУШЫМТА:

    Мин куркуга төшмим,

    Мин йөрәктә тынычлык сизәм.

    Син бит минем янымда, шуңа курыкмам.

    Син бит минем янымда, шуңа курыкмам.

    КҮЧЕШ:

    Йөрәктә сүзләрең ялкын күк дөрли,

    Тыеп торырга булмый аны.

    Бар кешегә Йәһвә турында

    Сөйләрмен, һәм Ул булышыр бу эштә.

    Күп кардәшләр дә бүген һәм элек,

    Алар күрсәткән зур түземлек.

    Без очрашырбыз яңа дөньяда

    Һәм куанырбыз, чыдам калганга.

  3. 3. Йоклар алдыннан мин Йәһвә Аллама

    Үткән көн өчен рәхмәтләр белдерәм.

    Ни көтә иртәгә — миңа билгесез,

    Ләкин беләм мин: калмам ярдәмсез.

    КУШЫМТА:

    Мин куркуга төшмим,

    Мин йөрәктә тынычлык сизәм.

    Син бит минем янымда, шуңа курыкмам.

    Син бит минем янымда, шуңа курыкмам.