Синдә хакыйкать сүзе
Йөкләргә:
1. Гайсәгә буйсындым мин —
Ул яхшы Көтүче.
Юлны күрсәтә
Акыллы Җитәкче.
Аның үрнәген
Күз алдымда гел тотсам,
Мин бу дөньяда
Беркайчан адашмам.
КУШЫМТААЛДЫ:
Чит кешеләр дәшсә дә,
Мин хак юлдан китмәмен.
Ник чигеним артка,
Алданып дошманнарга?
КУШЫМТА:
Синдә хакыйкать сүзе.
Сынауларда кемгә барыйм соң?
Синдә хакыйкать сүзе.
Гайсә үрнәген мин
Күздән ычкындырмыйм.
Аның сүзен тыңлыйм һәм үтим.
2. Чын шатлык кичерәмен
Аллаһы халкында.
Дуслар, кардәшләр
Бер-берсен ярата.
Йәһвә Угылы —
Юл, хакыйкать һәм тормыш.
Минем хезмәтем
Китерә мул уңыш!
КУШЫМТААЛДЫ:
Чит кешеләр дәшсә дә,
Мин хак юлдан китмәмен.
Һич чигенмәм артка,
Алданмам дошманнарга!
КУШЫМТА:
Синдә хакыйкать сүзе.
Сынауларда кемгә барыйм соң?
Синдә хакыйкать сүзе.
Гайсә үрнәген мин
Күздән ычкындырмыйм.
Аның сүзен тыңлыйм һәм үтим.
КУШЫМТА:
Синдә хакыйкать сүзе.
Сынауларда кемгә барыйм соң?
Синдә хакыйкать сүзе.
Гайсә үрнәген мин
Күздән ычкындырмыйм.
Аның сүзен тыңлыйм һәм үтим.
Синдә хакыйкать сүзе —
Беркайчан да чигенмәм артка. Артка.