Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Өйдә

Өйдә

Йөкләргә:

  1. 1. Мин адашып йөрдем

    Караңгы бу дөньяда.

    Авырлыклар, басып,

    Йәһвәдән мине бик читләштерде.

    Кайда син, Атам, Аллаһым?

    Зинһар, мине ишет, ялварам.

    КУШЫМТА:

    Кайтам мин өемә, гаиләмә.

    Атам, монда мин тынычлык табам.

    Кулларыңа күтәреп йөртәсең син, Йәһвә.

    Мин ялгыз түгел, мин өйдә.

  2. 2. Җыелышта рәхәт,

    Тынычлык һәм иминлек.

    Бу бит рухи җәннәт,

    Монда хөкем сөрә татулык, дуслык.

    Дустым, минем кебек абынсаң,

    Онытма син: Йәһвә — яныңда.

    КУШЫМТА:

    Кайтсаң син өеңә, гаиләңә,

    Атаң сине бик җылы кабул итәр.

    Кулларына күтәреп йөртер сине Йәһвә.

    Син ялгыз түгел, син өйдә.

    КҮЧЕШ:

    Әйдә, рәхим ит,

    Кайт, кадерлем, гаиләңә,

    Монда дусларың,

    Алар сине юксыналар.

    Кайт безгә —

    Җыелышка.

    КУШЫМТА:

    Кайтсаң син үз гаиләңә, өеңә,

    Колач җәеп, каршы алыр Йәһвә,

    Рәхәт булыр үзеңә.

    Син ялгыз түгел монда,

    Син өйдә.