Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Пессимизмны җиңеп була

Пессимизмны җиңеп була

Пессимизмны җиңеп була

СЕЗ уңышсызлыкларга ничек карыйсыз? Бу сорауга җавабыгыз, кайбер белгечләр санаганча, сезнең оптимист я пессимист булуыгызны күрсәтә. Һәрберебезнең тормышында төрле авырлыклар була: кемнеңдер күбрәк, кемнеңдер әзрәк. Ни өчен кемдер, тормыш киртәләренә карамастан, бирешми һәм алга атларга әзер, ә кемдер, хәтта кечкенә авырлыклар булганда да, үз-үзенә ышанычын югалта?

Әйтик, сез эш эзлисез, ди. Әңгәмәдән соң сезне эшкә алмыйлар. Сез үзегезне ничек хис итәрсез? Бәлки, сез үзегезне булдыксыз дип санарсыз һәм «минем кебек эшче беркемгә дә кирәкми», «мин эш таба алмам» дип әйтерсез. Я тагы да начаррагы — сез тормышны гел кара төстә күрә башларсыз һәм «мин беркемгә дә кирәк түгел» дип уйларсыз. Һәрхәлдә, андый карашлар — пессимизм билгесе.

Пессимизм белән көрәшү

Пессимизмны ничек җиңеп була? Иң беренче һәм мөһим адым — үзеңдә тискәре уй-фикерләрне күреп алу. Киләсе адым — алар белән көрәшү. Булган хәлне икенче яктан күрергә тырышыгыз. Теге мисалга кире кайтсак, чынлыкта ни өчен сезне эшкә алмаганнар? Сәбәп сездәме я эш бирүчедәме? Бәлки, ул бүтән квалификацияле кешене эзләгәндер?

Фактларга игътибар итсәгез, сез шуны аңларсыз: пессимистик уйларыгыз булган хәлне күпертеп күрсәтә. Сезне бер генә тапкыр эшкә алмаганнар икән, бу сезнең булдыксыз булуыгызны аңлатамы? Юк. Мәсәлән, тормышыгызның башка өлкәләренә: рухи уңышларыгызга, гаиләдәге мөнәсәбәтләрегезгә, яхшы дусларга ия булуыгызга игътибар итегез. Уйлап карагыз, начар фикерләргә килгәндә, сез төймәдән дөя ясамыйсызмы? Андый фикерләр булса, алардан арынырга тырышыгыз. Сез эшне беркайчан да тапмассыз дип, кем әйткән? Моннан тыш, пессимизмны җиңәр өчен бүтән ысуллар да бар.

Уңай караш һәм максатчан булу

Соңгы елларда тикшерүчеләр «өмет» сүзенә тар, әмма кызыклы аңлатма биргәннәр. Аларның сүзләре буенча, өмет ул — максатларга ирешә алуыңа ышану. Киләсе мәкаләдән сез шуны күрерсез: «өмет» сүзе үз эченә күбрәкне ала. Шулай да бу аңлатма күп очракларга туры килә. Өметнең бу ягы турында уйланып эш итү уңай карашлы һәм максатчан булырга булышыр.

Үз-үзеңә ышанычыңны үстерер өчен, максатлар куеп, аларга ирешергә өйрәнергә кирәк. Үзегездән сорагыз: «Минем максатларым бармы?» Тормыш мәшәкатьләре сазлыгына бату бик җиңел. Моның аркасында чыннан да мөһим булганны күздән ычкындыруыбыз бар. Приоритетлар турында Изге Язмаларда инде күптән: «Нәрсә мөһимрәк, шуны аера белегез»,— дип әйтелгән булган (Филипиялеләргә 1:10).

Приоритетлар билгеле булганда, тормышның төрле өлкәләрендә, мәсәлән Аллаһы белән мөнәсәбәтләрдә, гаиләдә һәм эштә, максатлар кую җиңелрәк. Шулай да берьюлы артык күп максатлар кую дөрес булмас иде. Иң яхшысы — җиңелрәк, ирешә алырлык максатлар кую. Чөнки максатка ирешү катлаулы булса, бу безне күңелсезләндерергә һәм без өметсезлеккә бирелергә мөмкин. Шуңа күрә озак вакытны таләп иткән максатлар куяр урынына, кыскарак вакыт эчендә ирешерлек, кечерәк максатлар кую хәерлерәк.

«Максаты булса, чарасы табылыр» диләр. Еш кына шулай була да. Максатларны билгеләгәч, безгә, аларга ирешер өчен, ихтыяр көче таләп ителә. Башка сүзләр белән әйткәндә, зур теләк һәм тәвәккәллек белән эш итү мөһим. Андый тәвәккәллек булсын өчен, максатларның мөһимлеге турында һәм алар китерәчәк нәтиҗәләр турында уйланырга кирәк.

Әлбәттә, авырлыкларсыз булмый. Әмма аларга киртәләргә кебек түгел, ә максатларга алып баручы баскычка кебек карап була. Моннан тыш, максатка ирешер өчен, гамәли адымнар турында уйларга кирәк. Өметнең мөһимлеген тикшерүче Рик Снайдер максатка ирешү өчен төрле ысулларны табарга киңәш итә. Берсе туры килмәсә, икенчесен, өченчесен кулланып була.

Снайдер шулай ук бер максатны икенчесе белән алыштырырга өйрәнергә киңәш итә. Максатка ирешү килеп чыкмаганда, моның турында артык борчылу тик боегуга гына китерер. Ә инде бу максатны җиңелрәк максат белән алыштырсак, өмет чаткысы кабынып китәр.

Изге Язмаларда бу фикерне раслаучы яхшы мисал бар. Давыт патша Йәһвә Аллаһы өчен гыйбадәтханә төзергә хыялланган. Ләкин Аллаһы бу эшне Давыт түгел, ә аның улы Сөләйман башкарачак дигән. Моның турында белеп, Давыт үз дигәнендә тормаган һәм өметсезлеккә дә бирелмәгән, ә үз максатларын үзгәрткән. Улына ярдәм итәр өчен, ул кирәкле акча һәм материаллар әзерли башлаган (1 Патшалар 8:17—19; 1 Елъязма 29:3—7).

Пессимизм белән көрәшеп һәм уңай, максатчан караш үстереп, ниндидер дәрәҗәдә өметебезне ныгытсак та, безгә барыбер өмет җитмәскә мөмкин. Ни өчен шулай? Чөнки дөньяда бездән тормаган күп кенә нәрсәләр аркасында өметебез өзелергә мөмкин. Ярлылыкка, сугышлар, гаделсезлек, чир-авырулар һәм үлемгә карамастан, уңай караш һәм өметне ничек саклап була?

[7 нче биттәге иллюстрация]

Сезне эшкә алмасалар, бу сез беркайчан да эшне таба алмассыз дигәнне аңлатамы?

[8 нче биттәге иллюстрация]

Давыт патша үз максатларын үзгәртә белгән