Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Чын өметне кайдан табарга?

Чын өметне кайдан табарга?

Чын өметне кайдан табарга?

ӘЙТИК, сезнең кул сәгатегез ватылган, ди. Аны ремонтлар өчен күп вариантлар бар, чөнки ремонт буенча белдерүләр әз түгел. Алар барысы да ышанычлы булып күренсә дә, кайберләрендә мәгълүмат бер-берсенә каршы килә. Шунда сез сәгатегезнең моделен уйлап чыгарган останың яныгызда яшәгәнен белеп аласыз. Өстәвенә, ул ремонтны сезгә бушлай ясарга әзер. Әлбәттә, сез аңа мөрәҗәгать итәрсез.

Сәгатьне өмет хисе белән чагыштырып була. Күпләр кебек, шушы шомлы дөньяда өметегез югалганын сизсәгез, сез кемгә мөрәҗәгать итәрсез? Күпләр сезгә төрле киңәшләр бирергә тырышыр. Ләкин киңәшләрнең күп булуы һәм бер-берсенә каршы килүе башыгызны бутарга мөмкин. Әллә кешегә өметләнү сәләтен биргән Шәхескә мөрәҗәгать итү акыллырак булмас идеме? Изге Язмаларда ул «һәрберебезгә якын» һәм безгә ярдәм итәргә бик шат диелгән (Рәсүлләр 17:27; 1 Петер 5:7).

«Өмет» сүзенең киңрәк мәгънәсе

Изге Язмаларда очраган «өмет» сүзенең мәгънәсе, табиблар, галимнәр һәм психологлар кулланган мәгънәгә караганда, күпкә тирәнрәк һәм киңрәк. Изге Язмаларның төп нөсхә телендә «өмет» сүзе зарыгып көтүне һәм яхшылыкны көтүне аңлата. Өмет ике өлештән тора: яхшы нәрсәләр булуын теләүдән һәм моңа ышаныр өчен нигездән. Изге Язмаларда искә алынган өмет буш хыял гына түгел. Бу өмет ышанычлы фактларга һәм дәлилләргә нигезләнә.

Бу мәгънәдә өмет иманга охшаш. Ул да уйдырмаларга түгел, ә дәлилләргә нигезләнергә тиеш (Еврейләргә 11:1). Шулай да, Изге Язмалар буенча, өмет һәм иман арасында аерма бар (1 Көринтлеләргә 13:13).

Мисал өчен: якын дустыгыздан ярдәм сорасагыз, сез аның ярдәм итәчәгенә өметләнерсез. Сезнең аңа өметләнер өчен нинди сәбәпләрегез бар? Аны яхшы белгәнгә, сез аңа ышанасыз. Сез элек тә аның игелекле һәм юмарт булуын күргән идегез. Дуска ышану һәм дуска өметләнү төрле нәрсәләр булса да, бу төшенчәләр тыгыз бәйле. Дустыгызга ышанган кебек, Аллаһыга да өметләнеп буламы?

Өмет өчен нигез

Аллаһы — чын өметнең чыганагы. Борынгы вакытта Йәһвә Аллаһыны «Исраил өмете» дип атаганнар (Ирмия 14:8). Аллаһы халкы бар өметләрен аңа баглаган. Шул мәгънәдә ул аларның өмете булган. Андый өмет теләк булып кына калмаган. Аллаһы үз халкына өмет өчен нык нигез биргән. Ничек итеп? Гасырлар дәвамында Аллаһы аларга күп вәгъдәләр биргән һәм бу вәгъдәләрне үтәгән. Исраил җитәкчесе Йошуа халыкка болай дигән: «Аллаһыгыз Йәһвә биргән бөтен яхшы вәгъдәләрнең бер сүзе дә үтәлми калмады, сез моны бик яхшы беләсез» (Йошуа 23:14).

Бу вакыйгалардан соң меңләгән ел үтте, ә бу вәгъдәләрнең үтәлеше әле дә безнең иманыбызны ныгыта. Изге Язмаларда башка күп вәгъдәләр дә язылган, һәм тарих аларның үтәлешен раслый. Аллаһының пәйгамбәрлекләре шулкадәр ышанычлы, кайвакыт алар турында инде үтәлгән кебек әйтелә.

Шуңа күрә Изге Язмаларны өмет бирүче китап дип атап була. Бу китаптан Аллаһының үз халкы өчен нәрсә эшләгәнен белеп, сез аңа өметләнер өчен тагы да күбрәк сәбәпләр күрә башларсыз. Аллаһының хезмәтчесе Паул болай дигән: «Элек язылганнарның барысы да, чыдамлыгыбыз һәм Язмалар аша бирелгән юаныч ярдәмендә бездә өмет булсын дип, безгә үгет-нәсыйхәт бирер өчен язылган» (Римлыларга 15:4).

Аллаһы безгә нинди өмет бирә?

Кайсы очракта без аеруча өметкә мохтаҗ? Якыныбыз үлгәндә түгелме? Якын кешесен югалтканда, күпләрнең өмете өзелә. Һәм чыннан да, кеше үлгәч, нәрсәгә дә булса өметләнеп буламыни? Үлем котылгысыз. Кеше күпмедер вакытка үз тормышын озынайтырга тырышса да, үлемнән качып булмый. Изге Язмаларда үлем юкка гына «соңгы дошман» дип аталмый (1 Көринтлеләргә 15:26).

Якын кеше үлсә, өметне кайдан табарга? Инде әйтелгәнчә, Изге Язмалар үлемне «соңгы дошман» дип атый. Шул ук өзектә бу дошман юкка чыгарылачак диелгән. Йәһвә Аллаһы моны эшли ала. Ул моны күп тапкыр исбатлаган. Ничек итеп? Кешеләрне үледән терелтеп. Изге Язмаларда Аллаһы кодрәте ярдәмендә терелтелгән тугыз кеше турында әйтелә.

Терелтелгән кешеләрнең берсе Лазар булган. Ул инде дүрт көн үле килеш яткан. Йәһвә Аллаһы Гайсә Мәсихкә аны терелтергә көч-кодрәт биргән. Һәм Гайсә моны яшерен рәвештә түгел, ә күп кешеләр алдында башкарган (Яхъя 11:38—48, 53; 12:9, 10).

Бәлки, сез уйлап куярсыз: «Бу кешеләрне терелтергә кирәк булганмы? Алар барыбер картаеп үлгән бит». Анысы шулай, әмма андый терелтү очраклары якыннарыбызны яңадан күрергә теләк тә уята, аларның тереләчәгенә ышаныр өчен нигез дә бирә. Башка сүзләр белән әйткәндә, безнең чын өметебез бар.

Гайсә Мәсих: «Мин — терелү һәм тормыш»,— дигән (Яхъя 11:25). Аллаһы аңа миллиардлаган кешене терелтергә көч бирәчәк. Гайсә үзе болай дигән: «Вакыт якынлашып килә, һәм шул вакытта, аның [Мәсихнең] тавышын ишетеп, кабердәгеләрнең һәммәсе чыгачак» (Яхъя 5:28, 29). Әйе, үлем йокысына талган күпләр җирдәге оҗмахта терелеп торачак.

Ишагыя пәйгамбәр булачак терелтүне болай сурәтләгән: «Синең үлеләрең яшәр. Минем мәетләрем күтәрелер. Җир куенында ятучылар, уяныгыз һәм шатланып кычкырыгыз! Чөнки синең чыгың иртәнге чык сыман, җир үзендә яткан көчсез үлеләрне яшәр өчен бушатыр» (Ишагыя 26:19).

Бу сүзләр чыннан да юата! Үлгәннәр, ана карынындагы бала сыман, иң куркынычсыз урында ята. Җир куенында яткан кешеләр Аллаһы Тәгаләнең камил хәтерендә саклана (Лүк 20:37, 38). Тиздән алар яңадан тормышка кайтарылачак. Гаилә яңа туган баланы көткән кебек, якыннары бу кешеләрне дә ачык йөз белән каршы алачаклар. Әйе, үлемгә карамастан, өметебез бар.

Өмет нинди файда китерә?

Аллаһының хезмәтчесе Паул өметнең мөһимлеге турында күпне ачыклаган. Рухи киемнәр турында әйткәндә, ул өметне тимер башлык белән чагыштырган (1 Тисалуникәлеләргә 5:8). Ни өчен? Изге Язмалар язылган вакытта гаскәри, сугышка барганда, киез я күн бүрек өстенә тимер башлык кигән булган. Андый башлык аның башын сугу-бәрүләрдән саклаган. Бу мисалны китереп, Паулның нәрсә әйтәсе килгән? Башлык башны яклаган кебек, өмет акылыбызны, фикер йөртүебезне яклый. Өметебез нык булса һәм Аллаһы ниятенә туры килсә, ул чакта, нинди генә авырлыкларга очрасак та, без җан тынычлыгын югалтмабыз һәм паникага бирелмәбез. Һәрберебезгә андый башлык кирәк.

Паул өметнең Аллаһы вәгъдәләре белән бәйле булуын күрсәтүче тагын бер мисал китергән. Ул болай дип язган: «Шул өмет җаныбыз өчен якорь сыман. Ул ышанычлы, нык» (Еврейләргә 6:19). Берничә кораб һәлакәтенә эләккән Паул якорьның никадәр мөһим булганын яхшы белгән. Давылга эләккәндә, диңгезчеләр якорьны төшергәннәр. Диңгез төбенә төшкән якорь корабны тоткан. Моның ярдәмендә кораб кыяларга бәрелмәгән һәм җимерелмәгән.

Нәкъ шулай ук Аллаһы вәгъдәләренә өметебез ышанычлы, нык булса, бу өмет безгә тормыштагы җил-давылларны кичереп чыгарга булышыр. Йәһвә Аллаһының вәгъдәсе буенча, кешеләр бүтән беркайчан да сугышлардан, җинаятьчелектән, газаплардан һәм хәтта үлемнән интекмәячәк. («Өмет өчен нигез» дигән рамканы карагыз.) Өмет, якорь сыман, безне һәлакәттән коткарыр һәм бу дөньяның әхлаксыз рухына бирелмәскә, ә Аллаһы нормалары буенча яшәргә дәртләндерер.

Йәһвә биргән өмет сезгә дә кагыла. Ул сезнең өчен искиткеч тормыш вәгъдә итә. Ул «һәртөрле кешенең котылуын» тели. Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк? Беренчедән, һәрберебез «хакыйкать турында төгәл белем» алырга тиеш (1 Тимутигә 2:4). Аллаһы Сүзендәге тормыш бирүче хакыйкатьне кабул итегез. Аллаһы биргән өмет бу дөньяның бар вәгъдәләреннән күпкә өстенрәк.

Андый өмет белән без үзебезне беркайчан да ярдәмсез итеп хис итмәбез. Чөнки Аллаһының ихтыяры буенча нәрсә генә эшләргә теләсәгез дә, ул сезгә моның өчен кирәкле көч бирә ала (2 Көринтлеләргә 4:7; Филипиялеләргә 4:13). Әллә без нәкъ шундый өметкә мохтаҗ түгелме? Шуңа күрә өметсезлеккә бирелгәнсез икән, кулларыгыз салынып төшмәсен. Өмет бар. Ул сезгә ярдәм итәчәк.

[10 нчы биттәге рамка/иллюстрация]

Өмет өчен нигез

Изге Язмаларга нигезләнгән шушы фикерләр сезгә өметегезне ныгытырга булышыр:

Аллаһы бәхетле киләчәк вәгъдә итә.

Аның Сүзендә әйтелгәнчә, бөтен җирдә оҗмах булачак. Анда кешеләр шатланып һәм бердәмлектә яшәячәк (Зәбур 37:11, 29; Ишагыя 25:8; Ачылыш 21:3, 4).

Аллаһы ялганлый алмый.

Ул һәртөрле ялганны нәфрәт итә. Йәһвә Аллаһы изге һәм саф, шуңа күрә ул беркайчан да ялганламый (Гыйбрәтле сүзләр 6:16—19; Ишагыя 6:2, 3; Титуска 1:2; Еврейләргә 6:18).

Аллаһының көче чиксез.

Йәһвә генә — Чиксез Кодрәт Иясе. Беркем дә һәм бернәрсә дә аңа үз вәгъдәләрен үтәргә комачаулый алмый (Чыгыш 15:11; Ишагыя 40:25, 26).

Аллаһы сезнең мәңге яшәвегезне тели.

(Яхъя 3:16; 1 Тимутигә 2:3, 4)

▪ Аллаһы безгә ышана һәм өметләнә.

Ул хаталарыбызга һәм кимчелекләребезгә түгел, ә яхшы сыйфатларыбызга һәм куйган тырышлыкларыбызга игътибар итә (Зәбур 103:12—14; 130:3; Еврейләргә 6:10). Аллаһы без дөрес булганны эшләрбез дип өметләнә һәм, без шулай эшләгәндә, моңа сөенә (Гыйбрәтле сүзләр 27:11).

▪ Без Аллаһы ихтыярына туры килгән максатларыбызга ирешсен өчен, ул безгә булышырга вәгъдә итә.

Аллаһының хезмәтчеләре ярдәмсез калмый. Аллаһы безгә ярдәм итәр өчен, изге рухны — иң куәтле көчне — юмарт бирә (Филипиялеләргә 4:13).

Аллаһыга өметебез һичшиксез акланачак.

Аллаһыга тулысынча таянып була, ул ышанычыбызга лаек (Зәбур 25:3).

[12 нче биттәге иллюстрация]

Тимер башлык башны яклаган кебек, өмет акылыбызны яклый

[12 нче биттәге иллюстрация]

Нык нигезле өмет, якорь кебек, безгә тотрыклы булырга булыша

[Чыганак]

Courtesy René Seindal/Su concessione del Museo Archeologico Regionale A. Salinas di Palermo