Төп мәгълуматка күчү

Әхлакый нормаларның кинәт түбән төшүе

Әхлакый нормаларның кинәт түбән төшүе

Әхлакый нормаларның кинәт түбән төшүе

СЕЗНЕҢЧӘ, әхлакый нормалар кайчан аеруча түбән төшә башлаган: сез яшәгәндәме я бабаларыгыз яшәгәндәме? Кайберәүләр санаганча, 1914 елда Беренче бөтендөнья сугышы купкач, әхлакый нормалар кинәт түбән төшә башлаган. Профессор Роберт Вол үз китабында болай дип әйтә: «Сугышны кичергән кешеләр, 1914 елның августында бер дөнья беткән, ә алмашка икенче дөнья килгән, дигән фикергә ышана» («The Generation of 1914»).

Ә тарихчы Норман Кантор болай дип яза: «Бөтен җирдә болай да түбән булган әхлакый нормалар бөтенләй челпәрәмә килгән. Сәясәтчеләр һәм генераллар миллионлаган кешегә суеласы хайваннарга кебек караган. Алай булгач, нинди дини һәм әхлакый кануннар кешеләрне бер-берсе белән хайваннарча мәрхәмәтсез мөгамәлә итүдән туктата алыр иде соң? ...Беренче бөтендөнья сугышы кеше [1914—1918] гомеренең бәясен бик нык түбәнсеткән».

Инглиз тарихчысы Герберт Уэллс әйтүенчә, нәкъ эволюция теориясенең киң танылуы «чын әхлаксызлыкка китергән». Ни өчен? Чөнки эволюционистлар кешене хайваннарның иң югары формасы гына дип санаган. Үзе эволюционист булган Уэллс 1920 елда болай дип язган: «Эволюционистлар кеше һинд ау эте кебек үк хайван булып тора дип уйлый. [...] ...Алар әйтүенчә, этләр өерендә кебек, зур һәм көчле этләрдәй кешеләр башкаларны куркытып буйсындырырга тиеш» («The Outline of History»).

Норман Кантор әйткәнчә, Беренче бөтендөнья сугышы әхлакый нормаларга зур зыян китергән. Ул болай дип әйткән: «Олы буынның сәясәткә, киемгә һәм җенси мөнәсәбәтләргә карашлары дөрес түгел кебек санала башлаган». Чиркәүләр Гайсәнең тәгълиматларын эволюция теориясенә алмаштырган һәм кешеләрне сугышка котырткан, моның аркасында әхлакый нормалар бик түбән төшкән. Британия генералы Фрэнк Крожер болай дип язган: «Христиан чиркәүләре кан коюга оста итеп котырта, һәм без аларны еш кына моның өчен кулландык та».

Әхлакый нормалар кире кагыла

Беренче бөтендөнья сугышыннан соң 20 нче елларда әхлакый нормалар кире кагылган һәм бөтен нәрсә рөхсәт ителә дигән караш киң таралган. Тарихчы Фредерик Льюис Аллен болай дип яза: «Сугыштан соңгы ун елны түбән әхлак еллары дип атап була. [...] Күпмедер дәрәҗәдә тормыш мәгънәсе биргән элеккеге нормалар юк булган, ә яңаларын табу җиңел булмаган».

1930 елларда Бөек депрессия аркасында кешеләр бөлгенлеккә төшкән һәм тормышка җитдирәк карый башлаган. Әмма 30 нчы елларның ахырында коточкычрак сугыш — Икенче бөтендөнья сугышы башланган. Төрле дәүләтләр җимергеч сугыш коралларын уйлап тапканнар. Бу дөньяны депрессиядән чыгарса да, күп газаплар һәм курку тудырган. Сугыш ахырында йөзләгән шәһәр җимерелгән булган. Атом төш бомбалары Япониянең ике шәһәрен юк иткән! Миллионлаган кеше концлагерьларда үлгән. Бу сугышта якынча 50 миллион ир-ат, хатын-кыз һәм бала вафат булган.

Икенче бөтендөнья сугышы вакытында кешеләр элек-электән килгән әхлакый нормалар буенча яшәр урынына үзләренең нормаларын урнаштырган. Бер китапта болай дип әйтелгән: «Сугыш вакытында җенси әхлак белән бәйле нормалар әйтерсең лә онытылган. [...] Кешеләр, без сугышта катнашабыз икән, әхлакый нормалар буенча яшәмәсәк тә була дип уйлаган. Әхлакый нормалар шулкадәр түбән төшкән, кеше тормышы фронтта да, тылда да бернәрсәгә дә куелмый башлаган» («Love, Sex and War—Changing Values, 1939-45»).

Үлем куркынычы аркасында кешеләр эмоциональ юанычны җенси мөнәсәбәтләрдә эзләгән. Британиядә яшәүче бер хатын, ул вакыттагы әхлаксызлыкны аклап, болай ди: «Чынлыкта без әхлаксыз булмадык, сугыш бара иде бит». Ә бер Америка гаскәрие болай дигән: «Күпләр безне азгын дип атар, ләкин без яшь идек һәм теләсә кайчан үлә алыр идек».

Сугыш дәһшәтен күргән кешеләр әле дә газаплана. Аларны элеккеге хатирәләр интектерә. Күпләр үз иманнарын югалткан һәм аларның әхлакый нормалары җуелган. Кешеләр яхшылык белән яманлык нормаларын урнаштырган хакимлекне инде хөрмәт итми һәм әхлакый нормаларны үзгәртеп була дип саный.

Яңа нормалар

Икенче бөтендөнья сугышыннан соң кешеләр арасындагы җенси мөнәсәбәтләр турындагы тикшерүләр бастырылган. Андый тикшерүләрнең берсе Кушма Штатларда 1940 елларда чыккан 800 битлек «Кинси отчеты» булган. Нәтиҗәдә, кешеләр җенси мөнәсәбәтләр турында ачыграк сөйләшә башлаган. Соңрак гомосексуалистлар һәм башка азгын кешеләр турындагы шул статистика күпертелгән дип саналса да, ул шуны күрсәтә: сугыштан соң әхлакый нормалар кискен түбән төшкән.

Күпмедер вакыт кешеләр әдәп кагыйдәләре буенча яшәргә тырышкан кебек тоелган. Мәсәлән, радио, телевидение һәм фильмнарда цензура булган. Ләкин бу озак дәвам итмәгән. Америка Кушма Штатларының элеккеге мәгърифәт министры Уильям Беннетт болай ди: «1960 елларда Америка деградация юлына баскан». Бу башка илләрдә дә күзәтелгән. Ни өчен 60 нчы елларда әхлаксызлык киң таралыш алган?

Ул елларда хатын-кызлар үз хокуклары өчен көрәшкән, һәм шул ук вакыт сексуаль революция аркасында яңа нормалар урнашкан. Моннан тыш, контрацепция чаралары барлыкка килгәнгә, балага узудан курыкмыйча теләсә кем белән җенси мөнәсәбәткә керү киң таралыш алган.

Шул ук вакыт пресса, фильмнар һәм телевидение әхлакый нормаларны түбәнәйткән. Кушма Штатларның элеккеге Милли иминлек советы башлыгы Збигнев Бжезинский телевидениедәге әхлак турында болай дигән: «Кешеләр ләззәтне данлый, көч куллануны нормаль итеп күрсәтә һәм азгынлыкка өнди».

Инде 1970 елларга видеомагнитафоннар киң таралыш алган. Кешеләр үз өйләрендә үтә әхлаксыз фильмнарны карый алган. Андый фильмнарны алар кинотеатрларда башка кешеләр алдында карамас иделәр. Ә соңгы елларда, интернетның һәм компьютерларның таралуы белән, бөтен дөнья буенча кешеләр тагы да җирәнгечрәк порнографияне җиңел генә таба ала.

Бу коточкыч нәтиҗәләргә китергән. Америка Кушма Штатларының бер төрмә сакчысы болай дигән: «Ун ел элек мин төрмәдә утырган балалар белән яхшылык һәм яманлык нормалары турында сөйләшә ала идем. Хәзер исә алар нәрсә әйткәнемне аңламый да».

Яхшылык һәм яманлык нормаларын кайдан табарга?

Әхлакый нормалар турында әйткәндә, җитәкчелекне дөнья чиркәүләреннән табып булмый. Гайсә Мәсихтән һәм аның шәкертләреннән аермалы буларак, чиркәүләр тәкъва принциплар буенча яшәми. Киресенчә, алар бу дөньяның өлеше булып киткән һәм явызлык кыла. Мәсәлән, бер язучы болай дигән: «Һәрбер сугышта катнашучы яклар „Аллаһы безнең белән“ дип әйтә». Ә Аллаһы урнаштырган нормаларны тоту турында Нью-Йорктагы рухани болай дигән: «Хәтта автобустагы тәртип кагыйдәләре дә чиркәүдәгедән югарырак».

Һичшиксез, әхлакый яктан түбән төшкән бу дөнья белән нәрсәдер эшләргә кирәк. Әмма нәрсә? Нинди үзгәрешләр ясарга кирәк? Моны кем һәм ничек башкарачак?

[Өстәмә текст]

«Беренче бөтендөнья сугышы кеше [1914—1918] гомеренең бәясен бик нык түбәнсеткән»

[6 нчы биттәге рамка]

ӘХЛАК ҺӘМ КЫЙММӘТЛӘР БЕР ҮК НӘРСӘМЕ?

Әхлак нәрсә ул? Элек барысы ап-ачык иде: кеше я намуслы, тугры, ышанычлы һәм тәртипле булган яисә андый булмаган. Әмма хәзерге вакытта әхлак дигән төшенчәне еш кына кыйммәтләр төшенчәсе белән алмаштыралар. Ләкин бу бер үк нәрсәме? Тарихчы Гертруд Химмельфарб үз китабында болай дип язган: «Һәрбер кешенең үз кыйммәтләре бар... ләкин әхлак турында шулай әйтеп булмый» («The De-Moralization of Society»).

Бу тарихчы әйткәнчә, кыйммәтләргә билгеле бер вакытта яшәгән кешенең я кеше төркеменең карашлары, ышанулары, хисләре, гадәтләре, кагыйдәләре, теләкләре һәм хәтта нәфесләре керә. Бүгенге либераль җәмгыятьтә кешеләр, кибеттә яшелчә сайлый алган кебек, үз кыйммәтләрен дә сайлый. Ләкин андый җәмгыятьтә чын әхлак белән нәрсә була?

[Иллюстрация]

Әхлаксыз күңел ачулар бүген аеруча киң таралган