Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ялган дус

Ялган дус

Ялган дус

Яшь чакта син бер «дус» таптың. Аның ярдәмендә син үзеңне олы кешедәй хис иттең һәм яшьтәшләрең белән уртак телне җиңелрәк таба идең. Бу «дус» сиңа стрессны киметергә булыша иде, һәм син аңа ияләштең.

Әмма, вакыт узу белән, син бу «дусның» бигүк яхшы булмаганын күрдең. Мәсәлән, бу башкаларга ошамаса да, ул гел синең белән йөрергә тели. Аның белән син үзеңне олырак хис итсәң дә, моның өчен сиңа сәламәтлегең белән түләргә туры килде. Җитмәсә, ул синнән көн дә акча урлый.

Күптән түгел син аның белән дуслыгыңны өзәргә тырышып карадың, әмма ул сине җибәрмәде. Ниндидер мәгънәдә ул синең хуҗаң булып китте. Аның белән яшь чакта танышканыңа син хәзер бик үкенәсең.

КҮПЛӘР өчен тәмәке андый ялган дус булып киткән. 50 ел тәмәке тарткан Эрлин исемле хатын-кыз болай дип сөйли: «Тәмәке минем өчен теләсә кайсы дустан да яхшырак булып китте. Ә кайвакыт бу минем бердәнбер дустым иде». Әмма, вакыт узу белән, Эрлин тәмәкенең дус түгел, ә мәрхәмәтсез дошман булуын аңлаган. Бәхеткә, Эрлин бу дусты белән мөнәсәбәтләрен өзә алган. Ул тәмәке тартуга Аллаһы карашын белгән һәм Аллаһы тәмәке тартуны хупламый, чөнки бу кеше тәненә зур зыян китерә икәнен аңлаган (2 Көринтлеләргә 7:1).

Фрэнк исемле ир-ат та, Аллаһының тәмәке тартуга карашын белгәч, бу гадәтне ташларга булган. Әмма бер ике көннән соң ул тәмәке төпчекләрен җирдән җыя башлаган. Фрэнк болай дип сөйли: «Пычракта мүкәләп йөреп, мин: „Син нәрсә эшлисен?“ — дип әйттем үз-үземә. Бу миндә җирәнү хисе уятты, һәм бу очрактан соң мин бүтән бер тапкыр да тәмәке тартмадым».

Ни өчен тәмәке тартуны ташлау шулкадәр авыр? Галимнәр берничә сәбәп китерә: 1) кеше тәмәке тартуга наркотикларга ияләшкәндәй ияләшә; 2) никотин баш миенә җиде секунд эчендә генә барып җитәргә мөмкин; 3) тәмәке тарту кешенең көндәлек тормышы белән бик тыгыз бәйле була: ул ашап-эчкәндә, аралашканда, стресс кичергәндә тәмәке тарта.

Эрлин белән Фрэнк мисалларыннан күренгәнчә, тәмәке коллыгыннан котылып була. Сез дә тәмәке тартуны ташларга телисез икән, киләсе мәкаләләр сезгә яңа тормышны башларга ярдәм итәчәк.