Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез җиңә алачаксыз!

Сез җиңә алачаксыз!

Сез җиңә алачаксыз!

ХӘЗЕР сезнең өчен «Кыю бул һәм эшне башла!» дигән сүзләрне үтәргә вакыт килеп җитте (1 Елъязма 28:10). Уңышка ирешер өчен, тагын нәрсә эшләп була?

Көнне сайлагыз. АКШның сәламәтлек саклау һәм иҗтимагый хезмәт министрлыгы киңәш иткәнчә, тәмәкене ташларга карар кабул иткәннән соң, ике атна эчендә сез тартмаячак беренче көнне планлаштырырга кирәк. Шул чакта сезнең тәвәккәллегегез кимемәс. Шул көнне календарьда билгеләгез, карарыгыз турында дусларыгызга әйтегез һәм беркемгә дә ниятегезне бозарга бирмәгез.

Үзегез өчен памятка языгыз. Шул памяткага сезгә карарыгыз буенча эш итәргә булышучы мәгълүматны язып була, мәсәлән:

● Тәмәке ташлау сәбәпләрегезне

● Тарту вәсвәсәсенә менә-менә бирелгәндә сез шалтырата алган кешеләрнең телефон номерларын

● Сезгә уңышка ирешергә ярдәм итәчәк фикерләрне, бәлки, Изге Язмалардагы өзекләрне, мәсәлән, Гәләтиялеләргә 5:22, 23

Памятка һәрвакыт үзегез белән булсын, аны көненә берничә тапкыр укыгыз. Тәмәкене инде ташлагансыз икән, тарту теләге туганда, бу памятканы кабат укыгыз.

Тәмәке тарту белән бәйле гадәтләрдән арыныгыз. Тәмәкене ташлаганчы, аның белән бәйле булган гадәтләр белән көрәшүне башлагыз. Мәсәлән, элек сез, уянгач, шунда ук тарткансыз икән, бер сәгать соңрак тартып була. Ашаганда я ашаганнан соң тарткансыз икән, моны эшләүдән туктагыз. Кешеләр тарткан урыннардан качыгыз. Берүзегез булганда, репетиция буларак: «Юк, рәхмәт, мин ташладым»,— дигән сүзләрне кабатлагыз. Бу адымнар сезгә тәмәкене ташлау көненә әзерләнергә булышыр һәм тиздән сез тәмәке коллыгыннан азат булачаксыз икәнен исегезгә төшерер.

Яхшылап әзерләнегез. Билгеләнгән көнгә сезнең сагыз, чи кишер, чикләвек, көнбагыш һәм шуңа охшаш нәрсәләр җитәрлек булсын. Туганнарыгызга һәм дусларыгызга бу көн турында әйтегез һәм аларның ярдәмен сорагыз. Бу көн алдыннан бар булган төпчек савытларын, кабызгычларны ташлагыз. Өйдә, эштә, машинада бернинди кесәләрдә сигарет калмадымы икәнен тикшерегез. Югыйсә, тырышлыкларыгыз заяга булырга мөмкин, чөнки сигаретны башкалардан сорауга я кибеттән барып сатып алуга караганда, аны берәр кесәдән я шкафтан чыгару күпкә җиңелрәк. Тәмәкене ташларга карар кабул иткәннән соң, аеруча соңгы сигаретны тартып бетергәннән соң, Аллаһыдан догада ярдәм сорарга онытмагыз (Лүк 11:13).

Күп кенә кеше, тәмәкенең дус түгел, ә мәрхәмәтсез дошман икәнен аңлап, бу гадәттән арынган. Сез дә моны эшли алачаксыз. Тәмәке коллыгыннан азат ителгәч, сез үзегезне күпкә яхшырак һәм бәхетлерәк хис итәрсез.

[Иллюстрация]

Памятка һәрвакыт үзегез белән булсын; аны көненә берничә тапкыр укыгыз