Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ДӨНЬЯГА КҮЗ САЛАБЫЗ | МӨНӘСӘБӘТЛӘР

Игътибар үзәгендә — мөнәсәбәтләр

Игътибар үзәгендә — мөнәсәбәтләр

Кешеләр белән мөнәсәбәтләргә килгәндә, сез беренче чиратта Изге Язмалардан киңәш эзлисезме я аны иң соңгы чиратта искә төшерәсезме? Андагы борынгыдан килгән зирәклекне заманча тикшерү нәтиҗәләре белән чагыштырыйк.

Һиндстан.

2014 елда үткәрелгән бер тикшерү вакытында 18—25 яшьлек кешеләрнең 61 проценты, никахлашканчы җенси мөнәсәбәтләргә керү «Һиндстанда зур проблема булып инде саналмый», дип әйткән. Мумбаидан булган бер табибның әйтүенчә, «яшьләр җенси мөнәсәбәтләргә кергәндә никах турында бер дә уйламый. Очраклы рәвештә җенси мөнәсәбәтләргә керү һәм никахсыз тору аларга ошый, һәм алар үз өсләренә җаваплылык алырга теләми» («Hindustan Times»).

УЙЛАНЫР ӨЧЕН СОРАУ: венерик авыруларны йоктыру я психик җәрәхәт алу куркынычы күбрәк никахлашканчы җенси мөнәсәбәтләргә кергән кешеләргәме яисә никахлашкан кешеләргә яныймы? (1 Көринтлеләргә 6:18)

Дания.

Гаилә әгъзалары белән еш талашкан кешеләргә урта яшьтә үлү куркынычы икеләтә күбрәк яный. Копенгаген университетындагы тикшерүчеләр 11 елдан күбрәк вакыт дәвамында якынча 10 000 урта яшьтәге кешене күзәтеп торган. Алар мондый нәтиҗәгә килгән: үз якыннары белән еш талашкан кешеләргә сирәк ачуланышкан кешеләргә караганда вакытыннан элек үлү куркынычы күбрәк янаган. Бу тикшерүнең бер авторының сүзләре буенча, төрле борчылуларны баса һәм каршылыклар белән аңлашылмаучанлыкларны җиңә белү «вакытыннан элек үлем белән көрәшү буенча мөһим стратегия дип саналырга мөмкин».

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ? «Белемле кеше үз сүзләрен үлчәп әйтә, үткен акыллының рухы тыныч була» (Гыйбрәтле сүзләр 17:27).

Кушма Штатлар.

Луизиана штатында күптән түгел генә үткәрелгән бер тикшерү буенча (тикшерүдә яңа гына өйләнешкән 564 пар катнашкан), йөрешкәндә үзара мөнәсәбәтләрен берничә тапкыр өзгән һәм кабат кушылган парлар никахлашканнан соң беренче биш ел эчендә, мөгаен, аерым яшәргә булыр. Аларның гаиләләрендә шулай ук ешрак конфликтлар туа, һәм алар үз никахларыннан ешрак канәгатьсез була.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ? «Аллаһы [никахта] кушылдырганны кеше аермасын» (Маттай 19:6).