Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Таш-Рабат үзәнендәге юрталар дип аталган, чатырга охшаш яшәү урыннары

ИЛЛӘР ҺӘМ ХАЛЫКЛАР | КЫРГЫЗСТАН

Кыргызстанга сәяхәт

Кыргызстанга сәяхәт

КАР белән капланган биек-биек таулар урап алган Кыргызстан Үзәк Азиядә урнашкан. Ул — Казахстан, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Кытай белән чиктәш. Таулар илнең якынча 90 процентын биләп тора. Кыргызстанда Тянь-Шань тауларының иң биек ноктасы урнашкан. Аның биеклеге диңгез өсте тигезлегеннән 7 439 метр. Әстерхан чикләвеге (грецкий орех) үсә торган иң зур табигый урманнарның берсе нәкъ Кыргызстанда урнаша. Урманнар бу ил территориясенең нибары якынча 4 процентын тәшкил итә икәнен исәпкә алсак, бу факт аеруча игътибарга лаек.

Кыргызстанда Йәһвә Шаһитләре Изге Язмалар турында мәңләгән кешегә вәгазьли

Кыргыз халкына кунакчыллык һәм хөрмәт күрсәтү хас. Кыргызстанда олыларга «сез» дип мөрәҗәгать итәләр. Анда олы яшьтәгеләргә җәмгыять транспортында урын бирү һәм табын янында иң хөрмәтле урын тәкъдим итү — гадәти хәл.

Гаиләдә еш кына өч я күбрәк бала була. Гадәттә, иң кече угыл, хәтта өйләнешкәч тә, үз әти-әнисе белән кала һәм аларны картаймыш чакларында да кайгырта.

Кызларны, яхшы хуҗабикәләр булсыннар өчен, яшь чактан ук төрле күнекмәләргә өйрәтәләр. Инде яшүсмер чакларында алар хуҗалык тотарга әзер була. Кызлар өчен бирнә әзерлиләр. Ул мендәр-юрганнардан, кием-салымнан һәм кул белән тегелгән келәмнән торырга мөмкин. Кияү калымны акчалата я мал-туар белән түли ала.

Гореф-гадәт буенча, бәйрәмнәр һәм җеназалар вакытында сарык я ат суела. Итне кисәкләргә бүләләр, һәм һәрбер кешегә билгеле бер өлеш тия. Бу кунакның яшеннән һәм дәрәҗәсеннән тора. Бу очракта да хөрмәткә басым ясала. Аннан соң бишбармак дип аталган кыргыз милли ризыгы китерәләр. Аны кул белән ашыйлар.

Комуз — киң таралган музыкаль корал