Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Борынгы еврей хәрефләре белән язылган Аллаһының шәхси исеме Изге Язмаларның борынгы кулъязмаларында күп тапкыр очрый

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫҢ КАРАШЫ

Аллаһының исеме

Аллаһының исеме

Миллионлаган кеше Аллаһыга Раббы, Мәңге Яшәүче, Аллаһы я Ходай кебек хөрмәтле титуллар кулланып мөрәҗәгать итә. Әмма Аллаһының шәхси исеме бар. Сез аны кулланырга тиешме?

Аллаһының исеме ничек?

КЕШЕЛӘР НИНДИ КАРАШТА ТОРА?

 

Үзләрен христиан дип санаган күпләр Аллаһының исеме Гайсә дип ышана. Икенчеләр, чиксез кодрәтле Аллаһы бердәнбер булганга, аның шәхси исемен кулланырга кирәкми дип әйтә. Башкалар исә Аллаһыга карата ниндидер исем куллану урынсыз ди.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?

 

Чиксез кодрәтле Аллаһының исеме Гайсә түгел, чөнки Гайсә — Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһы түгел. Чынлыкта, Гайсә үзенең имандашларын Аллаһыга: «Атабыз, исемең изге ителсен»,— дип дога кылырга өйрәткән (Лүк 11:2). Гайсә үзе дә Аллаһыга: «Атам, исемеңне данла»,— дип дога кылган (Яхъя 12:28).

Изге Язмаларда Аллаһы болай ди: «Мин Йәһвә. Бу — минем исемем. Мин беркемгә дә үз шөһрәтемне... бирмим» (Ишагыя 42:8). Дүрт тартык еврей хәрефе יהוה (ЙҺВҺ) белән бирелгән Аллаһының исеме татар теленә «Йәһвә» дип тәрҗемә ителә. Бу исем Еврей Язмаларында якынча 7 000 тапкыр очрый *. Ягъни «Аллаһы», «Чиксез Кодрәт Иясе» я «Раббы» кебек титуллардан һәм Ибраһим, Муса я Давыт кебек башка исемнәрдән күпкә ешрак очрый.

Изге Язмалар буенча, Йәһвә үз исемен хөрмәт белән куллануны тыймый. Киресенчә, Изге Язмалар ачыклаганча, Аллаһының хезмәтчеләре аның исемен киң кулланган. Алар хәтта үз балаларына үз эченә Аллаһы исемен алган исем биргән, мәсәлән, Ильяс, мәгънәсе «минем Аллаһым — Йәһвә», Зәкәрия, мәгънәсе «Йәһвә исенә төшерде». Һәм алар Аллаһының исемен көндәлек сөйләшүләрдә бер дә икеләнмичә кулланган (Рут 2:4).

Аллаһы безнең үз исемен куллануын тели. «Йәһвәгә рәхмәтләр белдерегез, аның исемен чакырыгыз»,— дигән өндәү бар Зәбур 105:1 дә. Аллаһы хәтта үзенең «исеме турында уйланучы кешеләрне» илтифат белән күзәтә (Малахи 3:16).

«Кешеләр синең исемең Йәһвә икәнлеген, синең бөтен җир өстеннән бердәнбер Аллаһы Тәгалә икәнлегеңне белсен иде» (Зәбур 83:18).

Аллаһының исеме нәрсә аңлата?

Кайбер белгечләр Йәһвә исеме еврейчә «Ул булдырта» дигәнне аңлата дип уйлый. Бу билгеләмә буенча, Аллаһы үзеннән я үзе булдырган нәрсәләрдән, үз ихтыярын үтәр өчен, кем я нәрсә булырга кирәк, шуны булдыра ала. Чиксез Кодрәтле Барлыкка Китерүче генә андый исемне йөртә ала.

БУ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН НӘРСӘ АҢЛАТА?

 

Аллаһының исемен белү Аллаһы турында фикерегезне үзгәртәчәк. Сезгә аңа якынлашу җиңелрәк булачак. Чөнки исемен белмәгән берәүгә ничек инде якынлашып була соң? Аллаһының үз исемен сезгә ачуы ул сезнең үзенә якынлашуын тели икәнен күрсәтә (Ягъкуб 4:8).

Сез Йәһвәнең һәрвакыт үз исеме буенча эш иткәненә ышана аласыз, чөнки ул үз ниятләрен үтәүче Аллаһы. Шуңа күрә Изге Язмаларда: «Исемеңне белүчеләр сиңа таяныр»,— дип әйтелә (Зәбур 9:10). Йәһвәнең исеме аның тугры мәхәббәт, шәфкать, кызгану һәм гаделлек кебек сыйфатлары белән тыгыз бәйле. Моны яхшырак белгән саен аңа ышанычыгыз үсә барыр (Чыгыш 34:5—7). Йәһвәнең үз вәгъдәләрен һәрвакыт үтәячәген һәм беркайчан да үз сыйфатларына каршы эш итмәячәген белү юата.

Билгеле, Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһының исемен белү бу — зур хөрмәт. Бу сезгә хәзер һәм киләчәктә фатихалар китерә ала. Аллаһы: «Исемемне белгәне өчен, аны яклармын»,— дип вәгъдә итә (Зәбур 91:14).

«Йәһвә исемен ялварып чакыручы һәркем котылыр» (Йәил 2:32).

Аллаһының төрле телләрдә язылган исеме

^ 9 абз. Изге Язмаларның күп кенә тәрҗемәләрендә Аллаһы исеме алып куелган һәм баш хәрефләр белән язылган «РАББЫ» титулы белән алмаштырылган. Ә башка тәрҗемәләрдә Аллаһының исеме кайбер шигырьләрдә генә калдырылган я искәрмәләргә генә кертелгән. «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә Аллаһының исеме бөтен текст буенча тиешле урында очрый.