Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

КАЙГЫ ВАКЫТЫНДА ЯРДӘМ

Якын кеше үлгәндә

Якын кеше үлгәндә

Белгечләр әйтүенчә, кайгының берничә стадиясе бар. Шулай да һәрбер кеше кайгыны үзенчә кичерә. Бу кайберәүләрнең үлем аркасында азрак кайгырганын я хисләрен тыйганын аңлатамы? Юк, алай булмаска да мөмкин. Югалтуны танып, хисләрне чагылдыра белү кешенең кайгысын җиңеләйтә алса да, «дөрес кайгыру кагыйдәләре» юк. Күп нәрсә кешенең культурасына, шәхесенә, тормыш тәҗрибәсенә, якынының ничек итеп үлгәненә бәйле булырга мөмкин.

НИКАДӘР АВЫР БУЛЫР?

Якыннарын югалткач, кешеләр үзләрен алда нәрсә көтә икәнен белмәскә мөмкин. Шулай да күпләр андый очракта бертөрле хисләр кичерә һәм охшаш авырлыкларга очрый. Андый авырлыкларның кайберләрен карап чыгыйк.

Шок. Якынын югалтканда, кеше үкереп еларга, юксынырга, аның кәефе кискен үзгәреп торырга мөмкин. Хатирәләре һәм төшендә күргәннәре аркасында бу хисләр тагы да көчәя ала. Башта кеше шок кичерергә һәм булган хәлгә ышанмаска мөмкин. Тина үз ире Тимоны югалтканнан соң кичергән хисләре турында болай ди: «Башта мин аптырашта калдым. Мин хәтта елый да алмый идем. Күңелемдәге хисләрем аркасында мин кайвакыт тын да ала алмадым. Иптәшемнең үлгәненә ышану бик авыр иде».

Борчылу, ачу һәм гаеп хисләре. «24 яшьлек улыбыз Эрикның үлеменнән соң без хатыным Иоланда белән күпмедер вакыт бик ачулы идек! — дип сөйли Ивэн.— Без моны үз-үзебездән хәтта көтмәдек, чөнки моңарчы үзебезне ачулы кешеләр дип санамый идек. Шул ук вакыт без, улыбызга тагын ничек тә булса ярдәм итеп булмаган микән дип уйлаганга, үзебезне гаепле итеп тоя идек». Алехандро, хатыны дәвамлы чирдән вафат булгач, үзенең гаеп хисе турында болай дип сөйли: «Башта мин уйлый идем: әгәр Аллаһы миңа шундый кайгы кичерергә рөхсәт иткән икән, димәк, мин начар кеше. Аннары мин Аллаһыны гаепләгәнем өчен үземне гаепле итеп тойдым». Ә үткән мәкаләдә искә алынган Костас болай ди: «София үлгәч, мин кайчакта хәтта аңа карата ачу кичерә идем. Шуннан соң андый хисләр аркасында үземне гаепли идем. Әлбәттә, бу аның гаебе түгел иде».

Зиһен чуалу. Якынын югалткан кешенең кайвакыт эзлексез һәм сәер уйлары туарга мөмкин. Мәсәлән, ул мәрхүмне ишеткәндәй, күргәндәй булырга мөмкин. Ә кайчак кешегә фикерләрен туплау һәм нәрсәне дә булса истә калдыру авыр була. Тина болай дип сөйли: «Кайвакыт, берәрсе белән сөйләшкәндә, уйларым әллә кайларда очып йөрде, Тимоның үлеме белән бәйле вакыйгалар исемә төшә иде. Фикерләремне туплый алмавым үзенә күрә бер сынау иде».

Башкалардан читләшергә теләк. Кайгыга баткан кеше башкалар арасында үзен уңайсыз хис итәргә һәм тиз рәнҗүчән булырга мөмкин. Костас болай дип сөйли: «Ирле-хатынлы парлар арасында мин үземне бишенче көпчәк булып хис итә идем. Ләкин ялгызлар белән булганда да, мин шундый ук хисләр кичерә идем». Ивэнның хатыны Иоланда болай дип искә төшерә: «Безнеке белән чагыштырганда әллә ни зур булмаган авырлыклары турында зарланган кешеләр белән аралашу бик авыр булды. Кемдер безгә үз балаларының уңышлары турында сөйли иде. Алар өчен шат булсам да, аларны тыңлау авыр иде. Без ирем белән тормышның дәвам итүен аңлый идек, ләкин андый сөйләшүләрне тыңларга көчебез дә, теләгебез дә булмады».

Сәламәтлек белән бәйле авырлыклар. Кайгырган кешеләрнең еш кына аппетиты, тән авырлыгы үзгәрә һәм йокы белән авырлыклары була. Аарон, әтисе үлгәннән соң, бер ел буе йокы белән авырлыклар кичергән. Ул болай дип сөйли: «Мин һәр төнне, бер үк вакытта уянып, әтиемнең үлеме турында уйлана идем».

Алехандро үзенең сәламәтлек белән бәйле сәер авырлыклары булганы турында болай дип исенә төшерә: «Мин берничә тапкыр табибка күрендем, һәм ул миңа сәламәт булганым турында әйтте. Шунда мин симптомнарым кайгы аркасында булганын аңладым». Соңрак аның бу симптомнары юкка чыккан. Шулай да Алехандро, табибка күренеп, дөрес эш иткән. Кайгы аркасында кешенең иммунитеты какшарга, булган чирләре көчәергә я яңа авырулары барлыкка килергә мөмкин.

Башкарасы эшләр белән бәйле авырлыклар. Ивэн болай дип исенә төшерә: «Эрик үлгәч, без моның турында туганнарыбызга һәм дусларыбызга гына түгел, ә башка кешеләргә дә, мәсәлән аның начальнигына һәм өй хуҗасына, хәбәр итәргә тиеш идек. Әле күп-күп документларны тутырасы бар иде. Өстәвенә, Эрикның әйберләре белән нәрсәдер эшләргә кирәк иде. Бар бу эшләрне без физик һәм эмоциональ яктан арыган чагыбызда башкарырга тиеш идек».

Әмма кайберәүләр соңрак тагы да зуррак авырлыкларга очрый: аларга үлгән якыны башкарган эшләрне үзләренә башкарырга туры килә. Тина болай дип сөйли: «Өебездә акча белән бәйле мәсьәләләрне Тимо кайгырта иде. Хәзер бу вазифа минем җилкәләремә төште, ә бу стрессымны көчәйтте генә. Моның барысын башкарып чыгу бик авыр иде».

Бар бу эмоциональ, психик һәм физик авырлыклар кичерә алмаслык булып күренергә мөмкин. Шулай да, якын кешенең үлеме зур кайгы китерсә дә, туа алган авырлыклар турында алдан белү югалтуны җиңелрәк кичерергә булыша ала. Моннан тыш, бар кешеләр өстә искә алынган һәрбер авырлыкка юлыкмаска да мөмкин. Шуны да онытмагыз: якын кеше үлгәч, кайгы аркасында көчле хисләр кичерү табигый. Моны белү юата ала.

МИН КАБАТ БӘХЕТЛЕ БУЛЫРМЫНМЫ?

Барысы рәтләнер. Вакыт узу белән кешенең кайгысы басыла бара. Әлбәттә, ул үз авыртуыннан тулысынча арынмый һәм үлгән якынын онытмый, ләкин әкрен-әкрен аның җан әрнүе кими. Кайвакыт ниндидер хатирәләр я кайбер вакыйгалар, мәсәлән туй еллыгы, кешедә кабат авыр хисләр тудырырга мөмкин. Шулай да ахыр чиктә күпләрнең эмоциональ хәле яхшыра һәм алар кабат көндәлек эшләр белән шөгыльләнә башлый. Кешегә туганнары я дуслары булышканда һәм ул үзе адымнар ясаганда, рәтләнүе тизрәк үтә.

Рәтләнер өчен күпме вакыт кирәк? Кайберәүләр өчен беренче берничә ай иң авыр чак була. Башкалары бер-ике елдан соң гына рәтләнә. Кемдер өчен тагы да күбрәк вакыт кирәк була *. Алехандро болай дип исенә төшерә: «Мин якынча өч ел буе тирән кайгы кичердем».

Үз-үзегезгә карата сабыр булыгыз. Бүгенге көн белән яшәгез, үз-үзегезгә артык таләпчән булмагыз. Онытмагыз, җан әрнүе вакыт узу белән басылыр. Кайгыны басар өчен һәм ул озакка сузылмасын өчен, сез инде бүген нәрсә эшли аласыз?

Якын кеше үлгәч, кайгы аркасында көчле хисләр кичерү табигый

^ Бик аз кешеләр шулкадәр дәвамлы һәм авыр кайгы кичерә ки, кайгылары «катлаулы» я «хроник» формага күчә. Андый кешеләргә психотерапевтның ярдәме кирәк булырга мөмкин.