Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

СТРЕССНЫ ҖИҢЕП БУЛА

Сез стресс кичерәсезме?

Сез стресс кичерәсезме?

«Һәрбер кеше күпмедер дәрәҗәдә стресс кичерә. Мине исә стресс бөтенләй биләп алды. Һәм моның сәбәбе — ниндидер бер зур проблема түгел, ә күп кенә кечкенә авырлыклар һәм хәл-шартлар. Өстәвенә, физик һәм психик яктан авырган ирем турында еллар буе кайгырту стрессымны көчәйтә генә» (Джилл a).

«Хатыным мине ташлап китте, һәм ике балабызны миңа бер үземә үстерергә туры килде. Бу бик авыр иде. Моңа өстәп, эшемне дә югалттым һәм машинамны ремонтлап техосмотр үтәр өчен акчам булмады. Моның барысын ничек ерып чыгасын белми идем. Мин нык стресс кичерә идем. Үз-үземә кул салу дөрес булмаганын белгәнгә, мин Аллаһыдан үлем сорый идем» (Барри).

Джилл һәм Барри кебек, сез дә вакыт-вакыт көчле стресс кичерәсезме? Кичерсәгез, киләсе мәкаләләр сезгә юаныч һәм көч өстәп җибәрер. Бу мәкаләләрдә стрессның төп сәбәпләре, йогынтысы турында әйтелә һәм аны киметер өчен яхшы киңәшләр бирелә.

a Исемнәр үзгәртелгән.