Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

СТРЕССНЫ ҖИҢЕП БУЛА

Стрессны ничек кичереп чыгарга?

Стрессны ничек кичереп чыгарга?

Стрессны җиңеләйтер өчен, тормыштагы иң мөһим нәрсәләр турында: физик сәламәтлегегез, башкалар белән мөнәсәбәтләрегез, максатларыгыз һәм приоритетларыгыз турында уйлагыз. Бу мәкаләдәге гамәли принциплар сезгә стрессны кичереп чыгарга һәм, бәлки, хәтта аны киметергә ярдәм итәр.

Иртәгесе турында борчылмагыз

«Иртәгесе көн өчен һич тә кайгырмагыз, чөнки иртәгесе көннең үз мәшәкатьләре булачак» (МАТТАЙ 6:34).

Бу нәрсәне аңлата? Көндәлек мәшәкатьләр — тормышның аерылгысыз бер өлеше. Әмма бүгенге борчуларга иртәгесен өстәмәгез. Бүгенге көн белән яшәргә тырышыгыз.

  • Стресс борчулар тудыра. Шуңа күрә, беренчедән, шуны таныгыз: стресстан бөтенләй арынып булмый. Үзгәртә алмаган нәрсәләр турында борчылу стрессны көчәйтер генә. Икенчедән, онытмагыз: еш кына куркуларыбыз бушка була, чөнки тормышка ашмый.

Таләпчән булмагыз

«Акыллы булуыгыз һәркемгә билгеле булсын» (ФИЛИПИЯЛЕЛӘРГӘ 4:5).

Бу нәрсәне аңлата? Максималист булмагыз. Үз-үзегездән һәм башкалардан артык күпне көтмәгез.

  • Тыйнаклык күрсәтеп, үзегезнең дә, башкаларның да чикләрен таныгыз, таләпчән булмагыз. Бу стрессны киметер, һәм үзегезгә дә, башкаларга да уңышларга ирешү җиңелрәк булыр. Шулай ук юмор хисе дә булыша ала. Көлгәндә без, хәтта берәр нәрсә үзебез теләгәнчә булмаганда да, киеренкелекне киметәбез һәм кәефебез күтәрелә.

Сездә нәрсә стресс тудыра?

«Үткен акыллының рухы тыныч була» (ГЫЙБРӘТЛЕ СҮЗЛӘР 17:27).

Бу нәрсәне аңлата? Тискәре хисләр фикер йөртүне томалый, шуңа күрә тыныч булып калырга тырышыгыз.

  • Стрессыгызның сәбәпләрен билгеләп, үз реакциягезгә: туган уйларга, хисләргә, тәртибегезгә игътибар итегез, һәм, бәлки, хәтта моны язып куегыз. Реакциягезне белгәндә, сез стрессны уңышлырак кичерә алырсыз. Шулай ук стресс тудыра торган нәрсәләрне тормышыгыздан ничек алып куеп булганы турында уйлагыз. Бу мөмкин булмаса, аларның тәэсирен киметергә тырышыгыз. Бәлки, сез эшләрегезне башкача башкарырга я вакытны яхшырак кулланырга кирәк дип табарсыз.

  • Туган хәлгә башка яктан карарга тырышыгыз. Сездә стресс тудырган нәрсә башка кешедә стресс тудырмыйдыр, чөнки ул моңа башкача карыйдыр. Шуны эшләп карагыз:

    1. Кешеләргә начар мотивлар тагарга ашыкмагыз. Әйтик, берәрсе чиратсыз сездән алдарак баскан, ди. Бу кеше тәртипсез булганга шулай эшләгән дип уйласагыз, кәефегез төшәр. Әмма ник аның мотивлары яхшы булган дип уйламаска? Бәлки, бу чыннан да шулай!

    2. Туган хәлнең уңай якларын табарга тырышыгыз. Аэропортта я табибка чиратта утырганда, вакытны укуга, өлгермәгән эшләрне башкаруга я берәр хат язуга куллансагыз, көтәргә җиңелрәк булыр.

    3. Тулы картинаны күрергә тырышыгыз. Үз-үзегездән: «Иртәгә я бер атнадан соң бу проблема минем өчен зур булып күренерме?» — дип сорагыз. Кечкенә һәм кыска вакытлы проблемаларны җитдирәк сораулардан аера белегез.

Тормышыгызда тәртип булсын

«Тик барысы килешле һәм тәртипле үтсен» (1 КӨРИНТЛЕЛӘРГӘ 14:40).

Бу нәрсәне аңлата? Җыйнак булырга тырышыгыз.

  • Барыбызга да тәртип ошый. Еш кына тәртипсезлекнең сәбәбе вакыт сузу гадәте була. Нәтиҗәдә күп тәмамланмаган эшләр җыела бара, ә бу стресска китерә. Шуны эшләп карагыз:

    1. Гамәли план төзеп, аны тотарга тырышыгыз.

    2. Нәрсә аркасында вакыт сузганыгызга игътибар итегез һәм моны төзәтегез.

Эшегез тиешле урында булсын

«Ике уч авыр эш белән җил кууга караганда бер уч ял яхшырак» (ВӘГАЗЬЧЕ 4:6).

Бу нәрсәне аңлата? Эшкә артык бирелгән кеше авыр эшенең файдасын татымый кала, чөнки моңа аның вакыты да, көче дә калмый.

  • Эшкә һәм акчага карата акыллы караш саклагыз. Күп акча — күп бәхет һәм аз стресс дигәнне аңлатмый. Киресенчә, Вәгазьче 5:12 дә болай дип әйтелә: «Байга зур милке йокларга бирми». Бюджетыгыздан чыкмаска тырышыгыз.

  • Ял итүгә вакыт бүлеп куегыз. Үзегезгә ошый торган эшләр белән шөгыльләнү стрессны киметә ала. Шулай да пассив ял, мәсәлән телевизор карау, булышмаска да мөмкин.

  • Электрон җайланмаларны куллану вакытын чикләгез. Электрон почта, СМСлар һәм социаль челтәрләрне һәрвакыт тикшереп торудан качыгыз. Кирәк булмаганда, эштән тыш вакытта эшкә бәйле хатларны тикшермәгез.

Сәламәтлегегезне кайгыртыгыз

«Тән өчен күнегүләрнең файдасы [бар]» (1 ТИМУТИГӘ 4:8).

Бу нәрсәне аңлата? Регуляр рәвештә күнегүләр ясау сәламәтлекне яхшырта.

  • Файдалы гадәтләрне үстерегез. Физик яктан актив булу кәефне күтәрә һәм организмга стресска каршы торырга булыша. Файдалы ризык ашагыз һәм вакытында ашарга тырышыгыз. Җитәрлек ял итегез.

  • Стресстан арынырмын дип, тәмәке тартмагыз, наркотиклар кулланмагыз һәм исерткеч эчемлекләр эчмәгез. Андый гадәтләр стрессны көчәйтә генә, сәламәтлекне урлый һәм күп акча таләп итә.

  • Стресс түзә алмаслык булса, табибка күренегез. Профессиональ ярдәмне сорарга оялмагыз.

Приоритетларны билгеләгез

«Нәрсә мөһимрәк, шуны аера белегез» (ФИЛИПИЯЛЕЛӘРГӘ 1:10).

Бу нәрсәне аңлата? Тормышыгызда нәрсә иң мөһиме икәнлеге турында җентекләп уйлагыз.

  • Эшләрегезнең исемлеген мөһимлеге буенча төзегез. Бу сезгә иң мөһим эшләрне беренче урынга куярга һәм кайсы эшләрне соңрак вакытка күчереп була, кайсыларын башкаларга тапшырып була, ә кайсыларын бөтенләй эшләмәскә була икәнлеген күрергә ярдәм итәр.

  • Бер атна дәвамында вакытыгызны нәрсәгә сарыф иткәнегезне күзәтеп торыгыз. Аннары вакытыгызны яхшырак кулланырга тырышыгыз. Андый контроль стрессны киметер.

  • Ял өчен вакыт бүлеп куегыз. Хәтта кыска вакытлы тәнәфесләр өстәмә көч бирә һәм стрессны киметә.

Ярдәмнән баш тартмагыз

«Кешене борчыган нәрсәләр аның күңелен төшерә, ә яхшы сүз күңелен күтәрә» (ГЫЙБРӘТЛЕ СҮЗЛӘР 12:25).

Бу нәрсәне аңлата? Башка кешенең җылы кызгану сүзләре рухыгызны күтәрә ала.

  • Хәлгә керә белүчән кеше белән сөйләшеп алыгыз. Андый ышанычлы кеше сезгә туган хәлгә башка күзлектән карарга һәм үзегез күрмәгән хәл итү юлын күрергә булышыр. Күңелне бушату сезгә үзегезне яхшырак хис итәргә ярдәм итәр.

  • Ярдәм сорагыз. Берәр эшне башка кешегә тапшыра я аны үтәүдә ярдәм сорый аласызмы?

  • Стрессны берәр хезмәттәшегез аркасында кичерсәгез, хәлне яхшыртырга тырышыгыз. Бәлки, аңа тәртибе үзегезгә ничек тәэсир иткәнен ипләп кенә әйтерсез (Гыйбрәтле сүзләр 17:27). Бу булышмаса, бәлки, аның белән үткәргән вакытыгызны киметерсез.

Рухи ихтыяҗларыгызны кайгыртыгыз

«Рухи нәрсәләргә сусаучылар бәхетле» (МАТТАЙ 5:3).

Бу нәрсәне аңлата? Кешенең ризыкка, киемгә һәм яшәү урынына гына түгел, ә шулай ук рухи ихтыяҗлары да бар. Бәхетле булыр өчен, безгә, моны танып, рухи ихтыяҗларыбызны канәгатьләндерергә кирәк.

  • Бу яктан дога бик ярдәм итә. Аллаһы сезне «бар мәшәкатьләрегезне аңа йөкләргә» чакыра, «чөнки ул сезнең хакта кайгырта» (1 Петер 5:7). Дога һәм файдалы нәрсәләр турында уйлану җан тынычлыгы бирә (Филипиялеләргә 4:6, 7).

  • Аллаһыга якынлашырга ярдәм итүче фикерләрне укыгыз. Бу журналдагы принциплар Изге Язмалардан алынган. Изге Язмалар рухи ихтыяҗларыбызны канәгатьләндерер өчен язылган. Алар шулай ук «зирәклек һәм аң» бирә (Гыйбрәтле сүзләр 3:21). Сез Изге Язмаларны укып чыгуны максат итеп куя аласыз. Мәсәлән, Гыйбрәтле сүзләр китабыннан башларга була.