Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

5. Газапларыбыз кайчан да булса бетәрме?

5. Газапларыбыз кайчан да булса бетәрме?

Ни өчен моны белү мөһим?

Газаплар бетәчәк икән, андый өмет тормышка һәм Аллаһыга карашыбызны яхшы якка үзгәртә ала.

Уйлап карагыз

Күпләр газапларны бетерергә теләр иде. Ләкин аларның мөмкинлекләре бик чикле.

Медицина алга китсә дә...

  • Йөрәк авырулары кешеләрнең үлеменә төп сәбәп булып кала.

  • Ел саен миллионлаган кеше рактан үлә.

  • «Дөньяга әле дә күптәнге, яңа һәм яңадан кайткан инфекцион чирләр яный»,— дип яза Дэйвид Блум («Frontiers in Immunology»).

Кайбер илләрдә акча күп булса да...

  • Ел саен миллионлаган бала үлә. Еш кына бу ярлы районнарга кагыла.

  • 4,5 миллиард кеше начар санитария шартларында яши.

  • Йөзләгән миллион кешенең чиста суы юк.

Бүген кеше хокуклары яхшы билгеле булса да...

  • Күп кенә илләрдә әле дә кешеләрне саталар, әмма җәзасыз калалар. «Сәбәбе — хөкүмәтләрнең моның турында белмәве я моны хәл итәр өчен мөмкинлекләре булмавы»,— дип әйтелә БМОның отчетында.

    КҮБРӘК БЕЛЕГЕЗ

    jw.org сайтында «Аллаһы Патшалыгы нәрсә ул?» дигән видеороликны карагыз.

Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

Аллаһы безнең турында кайгырта.

Ул газапларыбызга һәм кайгыларыбызга ваемсыз түгел.

«Ул [Аллаһы] җәбер күрүченең газабына түбәнсетеп, җирәнеп карамады. Ул аңардан йөзен бормады. Ярдәм сорап аваз салган чагында аны ишетте» (ЗӘБУР 22:24).

«Бар мәшәкатьләрегезне аңа йөкләгез, чөнки ул сезнең хакта кайгырта» (1 ПЕТЕР 5:7).

Газаплар мәңге дәвам итмәячәк.

Изге Язмаларда Аллаһының безгә карата нияте үтәләчәк дип вәгъдә ителә.

«Ул [Аллаһы] аларның һәр күз яшен сөртәчәк, һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту инде булмаячак» (АЧЫЛЫШ 21:4).

Аллаһы газапларның сәбәбен юк итәчәк.

Ул моны үз Патшалыгы ярдәмендә эшләячәк. Изге Язмалар буенча, бу Патшалык — чын хөкүмәт.

«Күкләр Аллаһысы беркайчан да җимерелмәячәк патшалык урнаштырачак. Бу патшалык бүтән бер халыкка бирелмәячәк. Ул... үзе мәңге торачак» (ДАНИЯЛ 2:44).