Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Электрон җайланмаларның тәэсире. Дуслык

Электрон җайланмаларның тәэсире. Дуслык

Электрон җайланмалар ярдәмендә хәтта төрле континентларда яшәүче ике кеше хатлар язып, видеоконференция я социаль челтәрләр аша аралаша ала. Электрон җайланмалар — алар өчен файдалы корал.

Ләкин кешеләр дуслар белән гел технологияләр ярдәмендә генә аралашса, алар мондый авырлыкларга очрый ала:

  • бер-берсенең хәленә керә белмәү

  • ялгызлык һәм күңелдәге бушлык

  • башкалар турында түгел, ә үз-үзең турында күбрәк уйлау

НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?

КЕШЕ ХӘЛЕНӘ КЕРӘ БЕЛМӘҮ

Кеше хәленә керә белер өчен, безгә аның турында төптән уйланырга кирәк. Ләкин социаль челтәрләрдә, күп-күп хәбәрләр алып һәм аларга җавап биреп, моңа ирешү авыр.

Хәбәрләр еш килгәндә, дустыңа җавап бирү авыр йөк булып китәргә мөмкин. Синең, бар хәбәрләргә тизрәк җавап биреп, «котыласың» киләдер. Моның аркасында син берәр дустың ярдәмгә мохтаҗ икәнен абайламаска да мөмкин.

УЙЛАНЫР ӨЧЕН СОРАУ: Дусларың белән технологияләр ярдәмендә аралашканда, ничек «бер-берегезнең хәленә кереп» була? (1 ПЕТЕР 3:8)

ЯЛГЫЗЛЫК

Бер тикшерү күрсәткәнчә, социаль челтәрләрне кулланудан соң, күпләрнең тискәре хисләре туа. Алар, башкаларның фотоларын һәм постларын карагач, вакытны бушка үткәргәнен сизә.

Өстәвенә, бүтәннәрнең шатлыклы фотоларын карап, кеше үзен башкалар белән чагыштыра башлый. Бөтенесе күңел ача, ә синең тормышың күңелсез үтә кебек тоелырга мөмкин.

УЙЛАНЫР ӨЧЕН СОРАУ: Социаль челтәрләрне кулланганда, үзеңне башкалар белән чагыштырудан ничек качарга? (ГӘЛӘТИЯЛЕЛӘРГӘ 6:4)

ГЕЛ ҮЗЕҢ ТУРЫНДА ГЫНА УЙЛАУ

Бер укытучы язганча, аның укучылары гел үзләре турында гына уйлый һәм башкалардан файда алыр өчен генә дуслаша. Андый кешеләр: «Дуслардан нәрсә алып була икән?» — дип кенә уйлый. Алар дусларга компьютерга караган кебек карый башлый: кирәк булганда, кулланасың, кирәкмәгәндә, сүндерәсең.

УЙЛАНЫР ӨЧЕН СОРАУ: Социаль челтәрләргә куйган фотоларың синдә ярыш рухы булганын һәм гел үзең турында гына уйлаганыңны күрсәтмиме? (ГӘЛӘТИЯЛЕЛӘРГӘ 5:26)

НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА?

ТЕХНОЛОГИЯЛӘРНЕ НИЧЕК КУЛЛАНГАНЫҢНЫ ТИКШЕР

Электрон җайланмалар синең хуҗаң түгел, ә хезмәтчең булса, алар сиңа дусларың белән аралашырга һәм хәтта якынлашырга ярдәм итәр.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Мәхәббәт... үз файдасын эзләми» (1 КӨРИНТЛЕЛӘРГӘ 13:4, 5).

Син аста китерелгән киңәшләрнең кайсыларын кулланырга телисең? Үз идеяләреңне дә яз.

  • Хәбәрләр һәм хатлар җибәрүдән тыш, кешеләр белән күбрәк сөйләшергә тырыш

  • Башкалар белән сөйләшкәндә, телефоныңны алып куй я тавышсыз режимга күчер

  • Социаль челтәрләрдә үткәргән вакытыңны чиклә

  • Игътибар белән тыңла

  • Авыр вакытлар кичергән дустың белән элемтәгә кер