Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Электрон җайланмаларның тәэсире. Фикер йөртү

Электрон җайланмаларның тәэсире. Фикер йөртү

Кешеләргә һәрвакыт мәктәптә, эштә, тормышта нәрсәгә дә булса өйрәнергә туры килә. Һәм девайслар бу яктан безгә ярдәм итә ала. Тарихта әле беркайчан да мәгълүматны табу шулкадәр җиңел булмаган. Хәзер моның өчен хәтта өйдән чыгасы юк.

Әмма технологияләрне еш кулланучы кешеләр мондый авырлыкларга очрый:

  • аларга укыганда игътибарларын туплау кыен

  • нәрсәдер эшләгәндә, игътибар гел читкә китә

  • берүзләре калганда, аларга күңелсез була

НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?

УКУ

Технологияләрне гел кулланган кешеләрнең берәр мәкаләне я китапны башыннан ахырына кадәр укып чыгар өчен түземлеге җитми.

Алар текстка күз йөгертеп кенә ала. Андый уку, сорауга тиз генә җавап табарга кирәк булганда, уңышлы була. Ләкин, берәр сорауны җентекләп карап чыгарга һәм аның асылын аңларга кирәк булганда, андый уку гына җитми.

УЙЛАНЫР ӨЧЕН СОРАУЛАР: Сезгә озын мәкаләләрне уку авыр биреләме? Моңа өйрәнсәгез, бу сезгә нинди файда китерер? (ГЫЙБРӘТЛЕ СҮЗЛӘР 18:15)

ИГЪТИБАРНЫ ТУПЛАУ

Кайберәүләр санаганча, технологияләрне куллану аларга бер үк вакытта ике эшне эшләргә мөмкинлек бирә. Мәсәлән, алар, укыганда, дуслары белән языша. Ләкин бер үк вакытта ике эшне эшләгәндә, алар берсен дә сыйфатлы итеп башкара алмый.

Игътибарны туплар өчен, тырышлыклар кирәк булса да, бу сезгә укуда булышыр. Грейс исемле кыз болай дип әйтә: «Бер эшкә генә игътибарны туплау хәерлерәк: хаталар әзрәк булачак, һәм стресс кимиячәк».

УЙЛАНЫР ӨЧЕН СОРАУ: Девайслар сезгә укыганда игътибарны тупларга комачауламыймы? (ГЫЙБРӘТЛЕ СҮЗЛӘР 17:24)

БЕРҮЗЕГЕЗ КАЛГАНДА

Күпләр берүзләре калырга яратмый. Шуңа күрә, күңеллерәк булсын өчен, алар электрон җайланмаларны куллана. Оливия исемле хатын-кыз шуны таный: «Мин телефонны я планшетны кулланмыйча я телевизорны кабызмыйча хәтта 15 минут та утыра алмыйм».

Әмма кеше берүзе калганда, аның тирән уйланыр өчен мөмкинлеге туа. Ә уйлану — укуның һәм өйрәнүнең аерылгысыз өлеше. Бу яшьләргә дә, олыларга да кагыла.

УЙЛАНЫР ӨЧЕН СОРАУ: Берүзегез калганда, сез бу вакытны уйланыр өчен кулланасызмы? (1 ТИМУТИГӘ 4:15)

НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА?

ТЕХНОЛОГИЯЛӘРНЕ НИЧЕК КУЛЛАНГАНЫҢНЫ ТИКШЕР

Электрон җайланмалар сиңа укуда ничек булыша ала? Алар сиңа комачауламасын өчен, нәрсә эшләп була?

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Зирәклек һәм аңны сакла» (ГЫЙБРӘТЛЕ СҮЗЛӘР 3:21).