Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Кереш сүз

Кереш сүз

БУ КИТАПТА чыннан да булган вакыйгалар язылган. Алар иң бөек китаптан — Изге Язмалардан алынган. Бу хикәяләр китабында Аллаһының барлыкка китерүеннән башлап безнең көннәргә кадәр дөнья тарихы язылган. Анда шулай ук Аллаһы киләчәктә нәрсә эшләячәк икәне әйтелә.

Бу китап ярдәмендә сез Изге Язмаларда нәрсә әйтелә икәнен белерсез. Монда Изге Язмаларда әйтелгән кешеләр һәм аларның тормышлары турында сүз бара. Бу китапта шулай ук Аллаһы кешеләргә биргән зур өмет турында — җирдәге оҗмахта мәңге яшәү өмете турында язылган.

Китапта 116 хикәя. Алар 8 кисәккә бүленгән. Һәрбер кисәк башында аның кыскача эчтәлеге бирелгән. Хикәяләр тарих тәртибендә бара. Шулай итеп сез вакыйгалар тәртибен белерсез.

Хикәяләр гади тел белән язылган. Һәм сез, балалар, үзегез бу китапны укый алырсыз. Ә сез, әти-әниләр, бу хикәяләрне балаларыгызга кат-кат укыганда алар рәхәтләнеп тыңлый икәнен күрерсез. Сез бу китапта балалар һәм олылар өчен күп кызык нәрсә язылган икәнен белерсез.

Һәрбер хикәя азагында Изге Язмаларның өзекләре күрсәтелгән. Ул өзекләрне укысагыз, бик яхшы булыр иде.