Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БЕРЕНЧЕ КИСӘК

Яратылыштан алып Туфанга кадәр

Яратылыштан алып Туфанга кадәр

Күк һәм җир кайдан килеп чыккан? Кояш, ай, йолдызлар, шулай ук җирдәге башка бик күп нәрсәләр ничек барлыкка килгән? Изге Язмаларда дөрес җавап бирелә: боларның барысын Аллаһы яраткан. Шуңа күрә безнең китабыбыз барлыкка китерү турында Изге Язмаларга нигезләнгән хикәяләрдән башлана.

Без шу­ны белербез: Аллаһы беренче итеп үзенә ошаш рухи шәхесләрне — фәрештәләрне барлыкка китергән. Әм­ма җир безнең кебек кешеләр өчен яратылган булган. Шуңа күрә Аллаһы ир белән хатынны — Адәм белән Хауваны барлыкка китергән һәм аларны бик матур бакчага урнаштырган. Ләкин алар Аллаһыны тыңламаган һәм яшәргә хокукларын югалткан.

Адәмнең яратылуыннан туфанга кадәр 1656 ел үткән. Ул вакыт дәвамында күп начар кешеләр һәм фәрештәләр яшәгән. Күктә безнең күзгә күренми торган Шайтан һәм аның начар фәрештәләре яшәгән. Җирдә Кабил һәм башка бик күп начар кеше һәм шулай ук бик көчле кешеләр дә яшәгән. Әмма җирдә Һабил, Ханок һәм Нух кебек яхшы кешеләр дә булган. БЕРЕНЧЕ кисәктә барлык шушы вакыйгалар һәм кешеләр турында сүз барачак.

 

БУ КИСӘКТӘ

БЕРЕНЧЕ ХИКӘЯ

Аллаһы барлыкка китерә башлый

Яратылыштагы барлыкка китерү турындагы хикәяне хәтта балалар да укый һәм аңлый ала.

ИКЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гүзәл бакча

Яратылышта әйтелгәнчә, Аллаһы Гадән бакчасын махсус урын итеп барлыкка китергән. Аллаһы бөтен җирнең бу бакча сыман гөрләп чәчәк атуын тели.

ӨЧЕНЧЕ ХИКӘЯ

Беренче ир-ат һәм хатын-кыз

Аллаһы Адәмне һәм Хауваны барлыкка китергәч, матур Гадән бакчасына урнашкан. Алар никахлашкан беренче пар булган.

ДҮРТЕНЧЕ ХИКӘЯ

Ни өчен алар үз йортларын югалткан

Тәүратның Яратылыш китабында беренче кешеләрнең оҗмахны югалтканы тасвирлана.

БИШЕНЧЕ ХИКӘЯ

Авыр тормыш башлана

Гадән бакчасыннан куылгач, Адәм белән Хауваның тормышы авырыйган. Аллаһыны тыңлаган булсалар, алар үзләре дә, балалары да бәхетле яшәр иде.

АЛТЫНЧЫ ХИКӘЯ

Яхшы угыл һәм начар угыл

Яратылыш китабындагы Кабил һәм Һабил турындагы хикәядән без нинди кешеләр булырга һәм соң булганчы нинди уй-фикерләрдән арынырга кирәклеген беләбез.

ҖИДЕНЧЕ ХИКӘЯ

Кыю кеше

Ханокның үрнәге шуны раслый: синең тирә-ягындагы кешеләр явызлык кылып яшәсә, син яхшылык кылып яши аласың.

СИГЕЗЕНЧЕ ХИКӘЯ

Жирдәге әзмәверләр

Яратылыш 6 да кешеләрне рәнҗетеп яшәүче әзмәверләр турында сүз бара. Теге әзмәверләрне нефилимнар дип атаганнар, алар күктән төшеп үзләренә кеше тәнен алган фәрештәләрнең балалары булган.

ТУГЫЗЫНЧЫ ХИКӘЯ

Нух көймә төзи

Нух һәм аның гаиләсе Туфанны исән кичергән, чөнки алар башкаларның тыңламаучан булуларына карамастан Аллаһыны тыңлаган.

УНЫНЧЫ ХИКӘЯ

Зур Туфан

Кешеләр Нухның кисәтү хәбәрләреннән көлгән. Ләкин Туфан сулары күктән җиргә төшкәч, аларның инде көләсе килмәгән! Нух, аның гаиләсе һәм күп хайваннар көймәгә кереп исән калган. Бу хикәяне укыгыз.