Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БЕРЕНЧЕ ХИКӘЯ

Аллаһы барлыкка китерә башлый

Аллаһы барлыкка китерә башлый

БЕЗДӘ булган барлык яхшы нәрсәләр — Аллаһыдан. Ул, безгә көндез якты булсын өчен, кояшны, ә төнлә бик үк караңгы булмасын өчен, айны һәм йолдызларны барлыкка китергән. Шулай ук Аллаһы безнең өчен җирне яраткан.

Ә син беләсеңме иң беренче итеп Аллаһы нәрсәне барлыкка китергән? Кояш, ай, йолдызлар һәм җирнеме? Юк. Изге Язмаларда иң беренче итеп Аллаһы үзенә охшаш фәрештәләрне барлыкка китергән дип әйтелә. Без, Аллаһыны күрә алмаган кебек, аларны да күрә алмыйбыз. Фәрештәләр Аллаһы белән күктә яшәргә тиеш булган.

Аллаһы барлыкка китергән беренче фәрештә башка фәрештәләрдән аерылып торган. Ул Аллаһының беренче Улы булган һәм Атасы белән бергә эшләгән. Бу фәрештә Аллаһыга башка барлык нәрсәләрне, шул исәптән кояшны, айны, йолдызларны һәм шулай ук җирне барлыкка китерергә булышкан.

Ә ул чакта җир нинди булган? Башта җирдә беркем дә яшәмәгән. Бөтен җир йөзен зур океан каплаган. Әмма Аллаһы җирдә кешеләрнең яшәвен теләгән. Шуңа күрә ул аны безнең өчен әзерли башлаган. Ул нәрсә эшләгән соң?

Иң элек җиргә яктылык кирәк булган. Шуңа күрә Аллаһы кояш нурларын җиргә җибәргән. Ул көн белән төнне биргән. Шуннан соң Аллаһы җирне океан сулары өстеннән күтәргән.

Башта җирдә бернәрсә дә булмаган. Ул нәкъ рәсемдәге кебек булган. Анда чәчәкләр дә, агачлар да үсмәгән, хайваннар да яшәмәгән. Океаннарда бер генә балык та йөзмәгән. Җирдәге тормышны кешеләр һәм хайваннарга чыннан да күңелле итәр өчен, Аллаһыга әле бик күп эш башкарырга кирәк булган.