Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИКЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гүзәл бакча

Гүзәл бакча

БУ РӘСЕМГӘ күз сал. Монда барысы шундый матур! Үлән һәм агачлар, чәчәкләр һәм барлык хайваннарга кара. Фил белән арысланнарны күрәсеңме?

Бу гүзәл бакча кайдан килеп чыккан соң? Ничек Аллаһы җирне безнең өчен әзерләгән? Әйдә моны белик.

Иң элек Аллаһы җирне яшел үлән белән каплаган. Шуннан соң ул күп үсемлекләр, куаклык һәм агачлар булдырган. Бу үсемлекләр җир йөзен ямьле иткән. Әмма алар тагы бер яктан файда китерә: аларның күбесендә бик тәмле җимешләр үсә.

Соңрак Аллаһы суларда йөзеп йөрергә балыклар һәм күкләрдә очарга кошлар булдырган. Ул шулай ук этләр, песиләр, атлар, зур һәм кечкенә хайваннарны барлыкка китергән. Ә синең өең янында нинди хайваннар яши? Аллаһы боларның барысын безнең өчен барлыкка китергән. Без моңа шатланырга тиеш, шулай бит?

Шуннан соң Аллаһы җирнең бер өлешендә аерым урын әзерләгән. Бу урынны ул Гадән бакчасы дип атаган. Анда бар нәрсә камил һәм бик матур булган. Аллаһы бөтен җир йөзенең нәкъ шул бакча кебек гүзәл булуын теләгән.

Бу рәсемгә тагы бер тапкыр карап ал әле. Аллаһы монда тагы бер нәрсә җитми дип саный. Беләсеңме нәрсә? Әйдә карыйк.