Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ДҮРТЕНЧЕ ХИКӘЯ

Ни өчен алар үз йортларын югалткан

Ни өчен алар үз йортларын югалткан

РӘСЕМГӘ кара. Нәрсә булган монда? Адәм белән Хаува гүзәл Гадән бакчасыннан куып чыгарылган. Ни өчен? Син моны беләсеңме?

Алар бик начар эш эшләгән. Һәм Йәһвә аларга җәза биргән. Адәм белән Хаува нинди начар эш эшләгән? Син моны беләсеңме?

Алар Аллаһы рөхсәт итмәгән эш эшләгән. Ул аларга бакчадагы агачлардан җимеш ашарга рөхсәт иткән. Ләкин бер агачтан алар ашарга тиеш булмаган. Шул агачтан ашасалар, алар үләр иде. Аллаһы бу агачны үзенә калдырган. Без башка кешенең әйберен алу дөрес түгел икәнен беләбез, шулай бит? Нәрсә булган соң?

Беркөнне Хаува бакчада берүзе булганда, аның белән елан сөйләшә башлаган. Ул Хаувага тыелган агачтан җимеш ашарга киңәш биргән! Әмма, еланнарны барлыкка китергәндә, Йәһвә аларга сөйләшү сәләте бирмәгән. Димәк, елан урынына башка берәү сөйләшкән. Кем?

Адәм түгел. Күрәсең, бу күзгә күренми торган фәрештә булган. Йәһвә фәрештәләрне җирне барлыкка китергәнче күпкә алдарак яраткан. Аларның берсе бик тәкәббер булып киткән. Ул Аллаһы кебек идарәче булырга теләгән. Ул кешеләрнең Йәһвәгә түгел, ә үзенә буйсынуларын теләгән. Елан урынына сөйләшкән фәрештә шул булган да инде.

Бу фәрештә Хауваны алдаган. Елан Хаувага бу җимешне ашасаң, Аллаһы кебек булырсың дигән. Хаува бу сүзләргә ышанган һәм җимешне ашаган. Адәм дә бу җимешне ашаган. Адәм белән Хаува Аллаһыны тыңламаган, шуңа күрә алар үзләренең гүзәл оҗмах йортларыннан куылган.

Әмма бер көн Аллаһы бөтен җир йөзен Гадән бакчасы кебек гүзәл итәчәк. Ул эштә син дә катнаша алачаксың. Без моның турында соңрак белербез. Ә хәзер әйдә Адәм һәм Хаува белән нәрсә булганын белик.