Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

СИГЕЗЕНЧЕ ХИКӘЯ

Жирдәге әзмәверләр

Жирдәге әзмәверләр

ӘГӘР синең яныңа башы түшәмгә тиеп торган кеше килсә, син нәрсә әйтер идең? Бәлки: «Ул чын әзмәвер!» — дияр идең. Кайчандыр җирдә чыннан да әзмәверләр яшәгән. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, аларның әтиләре күктәге фәрештәләр булган. Ничек соң әзмәверләр җирдә туган?

Исеңдәме: явыз фәрештә Шайтан һәрвакыт начарлык эшләп йөргән. Ул хәтта Аллаһының фәрештәләрен дә бозык юлга тартырга тырышкан. Тора-бара кайбер фәрештәләр Шайтанны тыңлый башлаган. Алар Аллаһы кушкан күктәге эшләрен калдырганнар. Һәм үзләренә кеше тәннәре ясап, җиргә төшкәннәр. Ни өчен? Син беләсеңме?

Изге Язмаларда әйтелгәнчә, алар җирдә чибәр хатын-кызларны күргәннәр һәм алар белән яшәргә теләгәннәр. Шуңа күрә алар җиргә төшеп, бу хатыннарга өйләнгәннәр. Изге Язмаларда алар начар эш эшләгәннәр дип әйтелә, чөнки Аллаһы фәрештәләрне күктә яшәр өчен барлыкка китергән.

Бу фәрештәләрнең хатыннары балалар тапкан. Әмма бу балалар аерылып торган. Сабый чакта, бәлки, бу аерма сизелмәгәндер дә. Ләкин фәрештә балалары зур, көчле булып үскәннәр һәм әзмәвер булганнар.

Алар бик явыз булган. Шундый зур һәм көчле булганга, алар һәрвакыт кешеләргә зыян китергән. Алар һәркемне, үзләре кебек, начар тәртипле итәргә тырышканнар.

Ул вакытка Ханок инде үлгән булган, әмма җирдә бер яхшы кеше яшәгән. Аның исеме Нух булган. Ул һәрчак Аллаһының кушканнарын үтәгән.

Бервакыт Аллаһы Нухка: «Барлык явыз кешеләрне юк итәргә вакыт җитте»,— дигән. Әмма Аллаһы Нухны, аның гаиләсен һәм күп кенә хайваннарны коткарырга җыенган. Әйдә, ничек Аллаһы моны эшләгән икәнен карап чыгыйк.