Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИКЕНЧЕ КИСӘК

Туфаннан алып Мисырдан азат ителгәнгә кадәр

Туфаннан алып Мисырдан азат ителгәнгә кадәр

Туфанда сигез кеше генә исән калган, әмма вакыт узу белән кешеләр саны бик нык арткан. Туфаннан соң 352 ел үткәч, Ибраһим туган. Аллаһы Ибраһимга Исхак исемле угыл биргән һәм моның белән үз вәгъдәсен үтәгән. Исхакның ике улы туган. Аллаһы аларның берсен — Ягъкубны сайлаган.

Ягъкубның гаиләсе зур булган: 12 улы һәм берничә кызы булган. Ягъкубның 10 улы үзләренең кече энесе Йосыфны нәфрәт итә башлаган һәм аны Мисырга коллыкка сатканнар. Соңыннан Йосыф Мисырның бер куәтле җитәкчесе булып киткән. Каты ачлык килгәч, Йосыф, абыйларын сынаган: аларның йөрәкләре үзгәрмәгәнме икәнен белергә теләгән. Ахыр чиктә Ягъкубның бөтен гаиләсе — исраиллеләр Мисырга күченгән. Бу Ибраһим туып, 290 ел үткәннән соң булган.

215 ел дәвамында исраиллеләр Мисырда яшәгән. Йосыф үлгәннән соң, аларны кол иткәннәр. Берникадәр вакыт узгач, Муса туган, һәм аның аша Аллаһы исраиллеләрне Мисырдан азат иткән. Шулай итеп, ИКЕНЧЕ кисәктә тарихның 857 елы карала.

 

БУ КИСӘКТӘ

УНБЕРЕНЧЕ ХИКӘЯ

Беренче салават күпере

Салават күперенә караганда, сезнең исегезгә нинди вәгъдә төшәргә тиеш?

УНИКЕНЧЕ ХИКӘЯ

Кешеләр биек манара төзи

Аллаһыга бу охшамаган, без һаман да ул җибәргән җәзаның җимешләрен татыйбыз.

УНӨЧЕНЧЕ ХИКӘЯ

Ибраһим — Аллаһы дусты

Ни өчен Ибраһим үзенең комфортлы йортын калдырып китеп гомерен чатырларда үткәргән?

УНДҮРТЕНЧЕ ХИКӘЯ

Аллаһы Ибраһимның иманын сыный

Ни өчен Аллаһы Ибраһимга улын Исхакны корбанга китерергә кушкан?

УНБИШЕНЧЕ ХИКӘЯ

Лутның хатыны артына борылып караган

Аның кылган эшеннән без бик мөһим сабак алабыз.

УНАЛТЫНЧЫ ХИКӘЯ

Исхак яхшы хатын ала

Ребеканы яхшы хатын нәрсә иткән? Аның гүзәллегеме я башка нәрсәме?

УНҖИДЕНЧЕ ХИКӘЯ

Бер-берсенә охшамаган игезәкләр

Аталары Исхак — күбрәк Исавны, ә Ребека күбрәк Ягъкубны ярата.

УНСИГЕЗЕНЧЕ ХИКӘЯ

Ягъкуб Харранга бара

Ягъкуб Рахиләгә гашыйка булса да, башта — Лияне, аннары Рахиләне хатынлыкка алган.

УНТУГЫЗЫНЧЫ ХИКӘЯ

Ягъкубның зур гаиләсе

12 кабилә исемнәре Ягъкубның 12 улы исемнәреннән алынганмы?

ЕГЕРМЕНЧЕ ХИКӘЯ

Динә бәлагә эләгә

Бәлаләр дусларны дөрес сайламаудан башланган.

ЕГЕРМЕ БЕРЕНЧЕ ХИКӘЯ

Абыйлары Йосыфны нәфрәт итә

Ни өчен аларның кайберләре энеләре Йосыфны үтерергә теләгән?

ЕГЕРМЕ ИКЕНЧЕ ХИКӘЯ

Йосыфны төрмәгә утырталар

Аны төрмәгә законны бозганы өчен түгел, ә дөреслекне кылганы өчен утырталар.

ЕГЕРМЕ ӨЧЕНЧЕ ХИКӘЯ

Фиргавеннең төшләре

Җиде сыер һәм җиде башак арасында уртак яклары бар.

ЕГЕРМЕ ДҮРТЕНЧЕ ХИКӘЯ

Йосыф абыйларын сыный

Йосыф абыйларының үзен коллыкта сатканарыннан бирле үзгәргәнен кайдан белгән?

ЕГЕРМЕ БИШЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гаилә Мисырга күчә

Ни өчен Ягъкубның туганнарын ягъкублылар дип түгел, ә исраиллеләр дип атыйлар?

ЕГЕРМЕ АЛТЫНЧЫ ХИКӘЯ

Аллаһыга тугры Әюб

Әюб үз байлыгын, сәламәтлеген һәм бар балаларын югалткан. Аны Аллаһы җәзалаганмы?

ЕГЕРМЕ ҖИДЕНЧЕ ХИКӘЯ

Мисыр белән явыз патша идарә итә

Ни өчен ул үз хезмәтчеләренә исраилле малайларны үтерергә кушкан?

ЕГЕРМЕ СИГЕЗЕНЧЕ ХИКӘЯ

Ничек яңа туган Муса коткарылган булган

Әнисе бар малайлар үтерелергә тиеш дигән боерык угылына карата кулланылмасын өчен чара таба.

ЕГЕРМЕ ТУГЫЗЫНЧЫ ХИКӘЯ

Ни өчен Муса качкан

Муса 40 яшьтә исраиллеләрнең җитәкчесе булырга әзер дип уйлаган, ләкин ул әзер булмаган.

УТЫЗЫНЧЫ ХИКӘЯ

Янып торучы куак

Могҗиза артыннан могҗиза кылып, Аллаһының Мусага шуны әйтәсе килә: исраиллеләрне Мисырдан алып чыгарга вакыт җиткән.

УТЫЗ БЕРЕНЧЕ ХИКӘЯ

Муса һәм Һарун фиргавен янына килә

Ни өчен фиргавен Мусаны тыңламый һәм исраиллеләрне җибәрми?

УТЫЗ ИКЕНЧЕ ХИКӘЯ

Ун җәза

Аллаһы Мисыр өстенә 10 җәза җибәргән, чөнки Мисыр идарәчесе — фиргавен үҗәтләнеп китеп исраиллеләрне җибәрергә теләмәгән.

УТЫЗ ӨЧЕНЧЕ ХИКӘЯ

Кызыл диңгез аша үтү

Муса Аллаһының ярдәме белән Кызыл диңгезне икегә аера. Исраиллеләр коры җирдән үтә.