Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УНБИШЕНЧЕ ХИКӘЯ

Лутның хатыны артына борылып караган

Лутның хатыны артына борылып караган

ЛУТ һәм аның гаиләсе Ибраһим белән бергә Кәнган җирләрендә яшәгән. Беркөнне Ибраһим Лутка болай дигән: «Монда безнең малларыбыз өчен җир әз. Әйдә бер-беребездән аерылыйк. Син бер якка китсәң, мин икенче якка китәм».

Лут тирә-якка күз салган. Ул суы агып торган, маллар өчен сусыл үләнле бик матур урын күргән. Бу Үрдүн буендагы җирләр булган. Лут үзенең гаиләсе һәм маллары белән шунда киткән. Ахыр чиктә алар Содом шәһәренә барып урнашкан.

Содомда яшәүче кешеләр бик бозык булган. Шуңа күрә бу Лутны күңелсезләндереп торган, чөнки ул яхшы кеше булган. Бу Аллаһыны да күңелсезләндергән. Һәм Аллаһы Содом белән якындагы Гоморра шәһәрләрен явызлыклары өчен юк итәргә хәл иткән һәм моның турында Лутны кисәтер өчен Содомга ике фәрештәне җибәргән.

Фәрештәләр Лутка: «Тиз бул! Хатыныңны һәм ике кызыңны ал да моннан чык!» — дигәннәр. Лут һәм аның гаиләсе ашыкмаганга күрә, фәрештәләргә аларны шәһәрдән җитәкләп алып чыгарга туры килгән. Шуннан соң фәрештәләрнең берсе болай дигән: «Котылырга теләсәгез, артыгызга борылып карамагыз. Һәлак булмас өчен, тауларга качыгыз».

Лут һәм аның кызлары аларның сүзләренә буйсынып, Содомнан качканнар. Алар бер генә минутка да туктамаганнар һәм артларына борылып карамаганнар. Ләкин Лутның хатыны тыңламаган. Содомнан берникадәр киткәч, ул туктап, артына борылып караган. Һәм шундук тоз баганасы булган. Рәсемдә аны күрәсеңме?

Без бу вакыйгадан үзебез өчен яхшы сабак алабыз: Аллаһы үзен тыңлаучы кешеләрне генә коткара, ә аны тыңламаган кешеләр һәлак булачак.