Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УНАЛТЫНЧЫ ХИКӘЯ

Исхак яхшы хатын ала

Исхак яхшы хатын ала

РӘСЕМДӘГЕ хатын-кыз кем икәнен беләсеңме? Аның исеме Ребека. Аны каршы алучы ир-атның исеме — Исхак. Ребека Исхакның хатыны булачак. Ничек Ребека монда килгән соң?

Исхакның атасы Ибраһим үзенең улына яхшы хатын табарга теләгән. Ул Исхакның Кәнган кызларыннан хатын алуын теләмәгән, чөнки Кәнган халкы ялган илаһларга табынган. Шуңа күрә Ибраһим үзенең хезмәтчесен чакырып алган да болай дигән: «Син Харранга — минем туганнарым яшәгән җиргә бар һәм минем улым Исхак өчен хатын алып кайт. Бу минем теләгем».

Ибраһимның хезмәтчесе ун дөя алып, шунда ук ерак юлга чыккан. Ибраһим туганнары яшәгән җиргә чак кына калгач, ул кое янында туктый. Кич җиткән. Бу вакытта шәһәрнең хатын-кызлары коега су алырга килә. Шуңа күрә Ибраһимның хезмәтчесе Йәһвәгә болай дип дога кылган: «Син Исхакка хатын итеп сайлаган кыз миңа һәм минем дөяләремә эчәргә су бирсен иде».

Тиздән су алырга Ребека килгән. Хезмәтче су эчәргә сорагач, ул аңа су биргән. Шуннан соң Ребека барлык дөяләргә дә су ташып эчергән. Бу бик авыр эш булган, чөнки дөяләр гадәттә бик күп су эчә.

Ребека үзенең эшен тәмамлагач, Ибраһимның хезмәтчесе аның әтисенең исемен сораган. Ул шулай ук аларда төн кунып чыгарга буламы дип сораган. Ребека: «Минем әтием Бетуил, һәм бездә синең өчен урын бар»,— дигән. Бетуил — Нахорның улы, ә Нахор Ибраһимның абыйсы икәнен Ибраһимның хезмәтчесе белгән. Шуңа күрә ул, җиргә кадәр башын иеп, Йәһвәгә Ибраһимның туганнарына алып килгәне өчен рәхмәт белдергән.

Шул ук кичне Ибраһимның хезмәтчесе Бетуилгә һәм Ребеканың абыйсы Лабанга барысын сөйләп биргән. Алар икесе дә Ребеканы Исхакка хатын итеп бирергә ризалашкан. Ә Ребекадан моның турыда сорагач, ул нәрсә дип җавап биргән? Ребека: «Әйе»,— дигән һәм барырга теләгән. Инде икенче көнне алар дөяләргә атланып, кире Кәнганга таба ерак юлга чыкканнар.

Алар кич белән генә кайтып җиткәннәр. Ребека басу буйлап килүче ир-атны күреп алган. Бу Исхак булган. Ребеканы күреп, Исхак бик нык шатланган. Өч ел элек кенә аның әнисе Сара үлгән булган, һәм ул әле һаман әнисен юксынып кайгырган. Әмма хәзер Исхак Ребеканы бик нык ярата башлаган һәм бәхетле булган.