Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УНҖИДЕНЧЕ ХИКӘЯ

Бер-берсенә охшамаган игезәкләр

Бер-берсенә охшамаган игезәкләр

БУ ИКЕ малай бер-берсенә охшамаган, шулай бит? Аларның исемнәрен беләсеңме? Җәя белән ук тоткан малайның исеме Исав, ә сарыклар караучы малайның исеме Ягъкуб.

Исав белән Ягъкуб — бу Исхак белән Ребеканың игезәк малайлары. Исхак Исавны ныграк ярата, чөнки ул яхшы аучы һәм өйгә ашарга ризык алып кайта. Әмма Ребека Ягъкубны ныграк ярата, чөнки ул юаш, тыныч малай.

Ул вакытта аларның бабалары Ибраһим әле исән булган, һәм Ягъкуб аның Йәһвә турында сөйләгәннәрен тыңларга яраткандыр. Ибраһим 175 яшендә үлгән, ул чакта игезәкләргә 15 яшь булган.

40 яшендә Исав Кәнган җирләрендә яшәүче ике хатын-кызга өйләнгән. Бу Исхак белән Ребеканы бик нык күңелсезләндергән, чөнки бу хатыннар Йәһвәгә гыйбадәт кылучы булмаган.

Шуннан соң бер вакыйга аркасында Исавның үз абыйсы Ягъкубка бик нык ачуы чыккан. Бер көн Исхак үзенең олы улына фатиха бирергә җыена. Исав Ягъкубтан олырак, шуңа күрә ул фатиханы алырга өметләнә. Ләкин инде элегрәк Исав үзенең фатиха алырга хокукын Ягъкубка саткан булган. Шулай ук алар туган вакытта Аллаһы фатиханы Ягъкуб алачак дип әйткән булган. Нәкъ шулай булган да: Исхак фатиханы Ягъкубка биргән.

Соңрак Исав моның турында белә һәм аның Ягъкубка ачуы чыга, ул хәтта аны үтерергә тели. Ребека, моның турында ишеткәч, бик нык борчыла һәм үз ире Исхакка: «Ягъкуб та Кәнган кызларыннан хатын алса, түзеп булмас»,— ди.

Шуңа күрә Исхак улын Ягъкубны чакырып алган да болай дигән: «Кәнган кызларыннан хатын алма. Ә Харранга, Бетуил бабаң йортына бар. Аның улы Лабан кызларының берсен үзеңә хатын итеп ал».

Ягъкуб, әтисенең сүзен тыңлап, үзенең туганнары яшәгән ерак Харранга юлга чыккан.