Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ЕГЕРМЕНЧЕ ХИКӘЯ

Динә бәлагә эләгә

Динә бәлагә эләгә

ДИНӘ кемгә кунакка бара? Син күрәсеңме? Кәнганда яшәүче кызларга. Бу аның әтисе Ягъкубка ошар идеме? Бу сорауга җавап бирү җиңелрәк булсын өчен, Ибраһим белән Исхакны исеңә төшер. Алар Кәнган хатын-кызлары турында нәрсә уйлаган?

Ибраһим үз улы Исхакның Кәнган кызына өйләнүен теләгәнме? Әлбәттә, юк. Ә Исхак белән Ребека уллары Ягъкубның Кәнган кызына өйләнүен теләгәнме? Юк. Ни өчен? Син беләсеңме?

Чөнки Кәнганда яшәүчеләр ялган илаһларга табынган. Алар начар кеше булган, шуңа күрә ир, хатын һәм якын дус була алмаганнар. Шуңа күрә Ягъкуб үз кызының Кәнган кызлары белән дус булуын белсә, бу аңа, һичшиксез, ошамас иде.

Бу дуслыгы аркасында Динә бәлагә эләккән. Рәсемдә Динәгә карап торучы ир-атны күрәсеңме? Аның исеме Шекем, ул Кәнган кешесе. Беркөнне, Динә кунакка килгәч, Шекем Динәне тотып алган һәм үзе белән ятарга мәҗбүр иткән. Бу зур явызлык булган, чөнки ир белән хатын гына бергә ята ала. Шекем Динәгә начарлык эшләгән һәм бу бик зур бәлагә китергән.

Динәнең абыйлары моның турында ишеткәч, бик нык ярсыганнар. Аеруча Шәмгун белән Левинең ачуы нык чыккан, һәм алар кылыч тотып шәһәргә анда яшәүчеләр көтмәгәндә бәреп кергәннәр. Алар үз абыйларының ярдәме белән Шекемне һәм шәһәрдәге барлык ир-атларны үтергәннәр. Улларының бу явыз эше Ягъкубның ачуын чыгарган.

Әмма барлык бу бәлаләр нәрсәдән башланган? Динәнең Аллаһы кануннарына буйсынмаган кешеләргә дус булуыннан. Без андый дусларның булуын теләмибез, шулай бит?