Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ЕГЕРМЕ БЕРЕНЧЕ ХИКӘЯ

Абыйлары Йосыфны нәфрәт итә

Абыйлары Йосыфны нәфрәт итә

КАРА әле, бу егет бик кайгылы һәм өметсез булып күренә. Аның исеме Йосыф. Аның абыйлары аны Мисырга баручы кешеләргә саткан. Анда Йосыф кол булачак. Ни өчен соң аның абыйлары шундый начар эш эшләгән? Чөнки алар Йосыфтан көнләшә.

Аларның әтисе Ягъкуб Йосыфны бик нык ярата. Ул Йосыфка яратуын аңа озын матур кием тегеп биреп күрсәткән. Моны күреп, аның 10 абыйсы Йосыфтан көнләшә һәм аны нәфрәт итә башлый. Әмма нәфрәт итүнең башка сәбәбе дә бар.

Йосыф ике төш күрә. Ике төшендә дә абыйлары аңа баш ия. Йосыф абыйларына бу төшләрне сөйләп биргәч, алар аны тагы да ныграк нәфрәт итә башлый.

Беркөнне Ягъкуб Йосыфка: «Абыйларың янына бар һәм аларның хәлләрен белеп кайт»,— дип әйтә. Ул вакытта аның абыйлары әтиләренең сарыкларын көтә. Йосыфның килүен күргәч, абыйларының кайберләре: «Әйдә аны үтерик!» — ди. Иң олы абыйлары Рубин: «Юк, алай эшләмәгез!» — дип үтенә. Алар Йосыфның киемен салдырып аны сусыз бер коега төртеп төшерәләр. Шуннан соң алар утырып, Йосыф белән нәрсә эшләргә микән дип уйлый башлыйлар.

Бу вакытта алар яныннан исмәгыйлиләр үтеп бара. Яһүд абыйларына: «Әйдәгез Йосыфны исмәгыйлиләргә сатыйк»,— ди. Алар нәкъ шулай эшли дә. Алар Йосыфны 20 көмеш тәңкәгә саталар. Нинди әшәке һәм рәхимсез эш!

Ә әтиләренә алар нәрсә дип әйтер? Алар бер кәҗәне суеп, Йосыфның матур киемен берничә тапкыр кәҗә канына манчып алалар. Шуннан соң бу киемне әтиләренә алып кайталар да һәм: «Менә, без нәрсә таптык. Кара әле, бу Йосыфның киеме түгелме?» — диләр.

Ягъкуб Йосыфның киемен таный. «Күрәсең, Йосыфны ерткыч хайван үтергән»,— дип елый ул. Йосыфның абыйлары әтисенең нәкъ шулай уйлавын тели дә. Ягъкуб бик нык кайгыра. Ул озак көннәр яшь түгә. Әмма Йосыф исән. Әйдә әсирлектә аның белән нәрсә булганын белик.