Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ЕГЕРМЕ ИКЕНЧЕ ХИКӘЯ

Йосыфны төрмәгә утырталар

Йосыфны төрмәгә утырталар

ЙОСЫФНЫ Мисырга алып киткәндә аңа нибары 17 яшь кенә була. Анда аны Потифар исемле кешегә саталар. Потифар Мисыр патшасына, фиргавенгә хезмәт итә.

Йосыф үзенең хуҗасы Потифарга бик тырышып хезмәт итә. Шуңа күрә берничә ел үткәч, Потифар Йосыфны үзенең бөтен йорты өстеннән баш итеп куя. Ни өчен соң алай булгач, Йосыф төрмәдә утыра? Потифарның хатыны аркасында.

Йосыф буйга җитеп, төскә-биткә бик чибәр ир-егеткә әйләнә, һәм Потифарның хатыны Йосыфның үзе белән ятуын тели. Әмма Йосыф моның дөрес түгел икәнен белә һәм алай эшләргә теләми. Бу Потифар хатынының ачуын чыгара. Шуңа күрә, ире кайткач, ул аңа ялганлый һәм: «Бу начар Йосыф минем белән ятарга теләде!» — дип әйтә. Потифар үз хатынына ышана һәм аның Йосыфка ачуы чыга. Шуңа күрә ул Йосыфны төрмәгә утырта.

Тиздән төрмә башлыгы Йосыфның яхшы кеше икәнлеген күрә. Шуңа күрә ул Йосыфны төрмәдә утырган башка кешеләр өстеннән карап торучы итеп куя. Соңрак фиргавеннең үзенең ике хезмәтчесенә — баш шәрабче белән баш икмәкчегә ачуы чыга һәм аларны төрмәгә ябалар. Бер вакыт алар икесе дә төнлә төш күрә, әмма төшләрнең мәгънәсен аңламый. Икенче көнне Йосыф аларга: «Миңа төшләрегезне сөйләп бирегез»,— ди. Һәм алар сөйләп биргәч, Йосыф Аллаһы ярдәме белән төшләрнең мәгънәсен аңлата.

Шәрабчегә Йосыф болай ди: «Өч көннән соң сине төрмәдән чыгаралар, һәм син яңадан фиргавеннең шәрабчесе булып хезмәт итәчәксең». Һәм Йосыф болай дип өсти: «Төрмәдән чыккач, минем турыда фиргавенгә сөйлә һәм миңа моннан чыгарга булыш». Ә икмәкчегә Йосыф болай ди: «Өч көннән соң фиргавен синең башыңны чабачак».

Өч көннән соң барысы да нәкъ Йосыф әйткәнчә була. Икмәкченең башын чабалар, ә шәрабчене төрмәдән чыгаралар, һәм ул яңадан патшага хезмәт итә башлый. Әмма шәрабче Йосыф турында оныта. Ул фиргавенгә аның турында сөйләми, һәм Йосыфка төрмәдә калырга туры килә.