Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ЕГЕРМЕ АЛТЫНЧЫ ХИКӘЯ

Аллаһыга тугры Әюб

Аллаһыга тугры Әюб

СИН бу авыру кешене жәллисеңме? Аның исеме Әюб, ә янында аның хатыны басып тора. Ул Әюбкә нәрсәдер әйтә. Беләсеңме нәрсә ди ул? «Аллаһыны хурла да, үл»,— ди хатыны. Ни өчен ул алай дип әйтә һәм ни өчен Әюб газаплана? Әйдә моны белик.

Әюб Йәһвәгә тугры кеше булган һәм аңа буйсынган. Ул Уц дигән җирдә яшәгән. Бу җир Кәнган янында. Йәһвә Әюбне бик нык ярата, ләкин Әюбне нәфрәт итүче дә бар. Кем? Син моны беләсеңме?

Шайтан Иблис. Шайтан явыз фәрештә, ул Йәһвәне нәфрәт итә. Моны хәтерлисеңме? Ул Адәм белән Хауваны Йәһвәне тыңламаска котырткан. Ул барлык кешеләрне дә Аллаһыга тыңламаучан итә ала дип уйлый. Ул уңышлы булганмы? Юк. Без инде күп тугры ир-атлар һәм хатын-кызлар турында белдек. Аларның исемнәрен әйтә аласыңмы?

Ягъкуб белән Йосыф Мисырда үлгәннән соң, Йәһвәгә иң тугры кеше Әюб булган. Йәһвә Шайтанның шуны белүен теләгән: Шайтан бар кешеләрне дә начар юлга бастыра алмый. Шуңа күрә ул Шайтанга: «Кара, Әюбкә. Кара ничек ул миңа тугры»,— дип әйткән.

«Син аны фатихалыйсың һәм аның байлыклары күп, шуңа күрә ул сиңа тугры. Әмма син аның байлыкларын алсаң, ул сиңа ләгънәт әйтер»,— дигән Шайтан.

Шуннан соң Йәһвә болай дигән: «Ярар, аның бар байлыкларын ал. Әюбкә нәрсә телисең, шуны эшлә. Карарбыз, ул миңа ләгънәт әйтер микән. Әмма, кара аны, үзен үтермә».

Башта Шайтан кешеләрне Әюбнең сыерларын һәм дөяләрен урларга котырткан, аннан соң ул аның сарыкларын юк иткән. Давыл чыгарып аның 7 улын һәм 3 кызын үтергән. Һәм Әюбкә коточкыч көчле авыру биргән. Әюб бик каты газапланган. Менә ни өчен Әюбнең хатыны аңа: «Аллаһыны хурла да, үл»,— дип әйткән. Әмма Әюб моны эшләргә теләми. Шулай ук аның янына өч ялган дусты килә һәм: «Син бозык тормыш алып баргансың»,— дип әйтә. Ләкин бу очракта да Әюб тугры булып кала.

Йәһвә моңа бик нык шатлана һәм соңыннан Әюбне фатихалый. Син моны рәсемнән күрә аласың. Аллаһы Әюбкә яхшы сәламәтлек бирә. Аның яңадан бик матур 10 баласы туа. Ә сыерлар, сарыклар һәм дөяләр саны элеккегә караганда ике тапкыр күбрәк була.

Син дә Әюб кебек Йәһвәгә һәрвакыт тугры булырсыңмы? Әгәр тугры булсаң, Йәһвә сиңа да фатиха бирәчәк. Бөтен җир йөзе Гадән бакчасы кебек гүзәл булгач, син анда мәңге яши алачаксың.