Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ЕГЕРМЕ ҖИДЕНЧЕ ХИКӘЯ

Мисыр белән явыз патша идарә итә

Мисыр белән явыз патша идарә итә

КАРА: бу кешеләр халыкны кыйнап эшләргә мәҗбүр итәләр. Теге кеше эшчене камчы белән кыйный! Бу эшчеләр Ягъкуб нәселеннән, аларны исраиллеләр дип атыйлар. Ә аларны эшләргә мәҗбүр иткән ир-атлар — мисырлылар. Исраиллеләр мисырлыларның коллары булып киткән. Ләкин ничек бу булган соң?

Ягъкубның зур гаиләсе Мисырда күп еллар тынычлыкта яшәгән. Алар турында Йосыф кайгырткан. Ул Мисырда иң мөһим кеше булган. Фиргавен генә аңардан бөегрәк булган. Әмма Йосыф үлгәч, Мисырда исраиллеләрне яратмаучы яңа фиргавен патшалык итә башлаган.

Һәм бу явыз фиргавен исраиллеләрне кол итә. Ул шулай ук явыз, рәхимсез кешеләрне алар өстеннән күзәтүче итеп куя. Алар көч кулланып исраиллеләрне фиргавен өчен шәһәрләр төзергә һәм бик авыр эшләр башкарырга мәҗбүр итәләр. Ләкин исраиллеләрнең саны барыбер күбәя бара. Берникадәр вакыт үткәч, мисырлылар Исраил халкы үрчеп бик көчле булыр дип курка башлый.

Беләсеңме нәрсә эшләгән фиргавен? Ул исраиллеләргә бала табарга ярдәм иткән хатын-кызларга: «Сез яңа туган һәрбер ир баланы үтерергә тиеш»,— дип әйткән. Әмма алар яхшы хатын-кызлар була һәм балаларны үтерергә теләми.

Һәм фиргавен үзенең бөтен халкына: «Исраиллеләрнең яңа туган ир балаларын алып үтерегез. Бары тик кыз балаларын гына исән калдырыгыз»,— ди. Нинди шәфкатьсез әмер, шулай бит? Әйдә, бер сабыйның ничек исән калганын белик.