Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ЕГЕРМЕ СИГЕЗЕНЧЕ ХИКӘЯ

Ничек яңа туган Муса коткарылган булган

Ничек яңа туган Муса коткарылган булган

РӘСЕМГӘ күз сал. Күрәсеңме елап яткан сабыйны? Ул үзе янында басып торучы хатынның бармагына тотынган. Сабыйның исеме Муса. Ә кем бу гүзәл хатын? Син беләсеңме? Ул Мисыр патшасының, фиргавеннең кызы.

Мусаның әнисе аны өч ай тулганчы яшереп тота, чөнки яшермәсә, Мисыр кешеләре баласын үтерерләр иде. Әмма ул алар Мусаны табарга мөмкин икәнен аңлый һәм, аны коткарып калыр өчен, менә нәрсә эшли.

Ул бер кәрзин ала да, аны су үтеп керә алмаслык итеп ныгыта. Аннан соң Мусаны кәрзингә салып, Нил елгасы буендагы биек үләннәр арасына куя. Мусаның апасы Мәрьямгә, шул җирдән ерак китмичә, күзәтеп торырга куша.

Тиздән елга буена фиргавеннең кызы су коенырга килә. Кинәт ул биек үләннәр арасында кәрзинне күреп ала һәм үз хезмәтчесен чакырып ала да: «Бар, миңа теге кәрзинне алып кил»,— ди. Ул кәрзиннең капкачын ача да, аның эчендә бу сөйкемле сабыйны күрә. Кечкенә Муса елый һәм фиргавен кызы аны жәлли. Аның Мусаны үтерергә бирәсе килми.

Шул вакытта алар янына Мәрьям килә. Син аны бу рәсемдә күрәсең. Мәрьям фиргавен кызыннан: «Баланы имезү өчен сиңа Исраил хатыннарыннан берәр ананы алып килимме?» — дип сорый.

«Бар, алып кил»,— ди фиргавен кызы.

Мәрьям тиз генә йөгереп бара да барысын әнисенә сөйләп бирә. Мусаның әнисе фиргавен кызы янына килгәч, ул аңа: «Бу сабыйны ал да, минем өчен ашат, ә мин сиңа моның өчен акча түләрмен»,— ди.

Шулай итеп, Мусаның әнисе үз баласын карап тәрбияли башлый. Муса бераз үскәннән соң, әнисе аны фиргавен кызына алып килә һәм ул баланы уллыкка ала. Шуңа күрә Муса фиргавен йортында үсә.