Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ЕГЕРМЕ ТУГЫЗЫНЧЫ ХИКӘЯ

Ни өчен Муса качкан

Ни өчен Муса качкан

КАРА, Муса Мисырдан кача. Аның артыннан кешеләр куып килә. Аларны күрәсеңме? Ни өчен алар Мусаны үтерергә тели икәнен син беләсеңме? Әйдә, нәрсә булганын карап чыгыйк.

Муса Мисыр хакиме фиргавеннең йортында үсә. Ул бик акыллы һәм күренекле кешегә әйләнә. Муса шуны белә: ул Мисыр кешесе түгел һәм аның чын әти-әнисе — Исраил коллары.

Мусага 40 яшь булганда, ул үз халкы ничек яши икәнен белергә тели һәм алар янына бара. Аның халкы начар яши: исраиллеләрне җәберлиләр. Ул бер мисырлының бер исраиллене кыйнаганын күрә. Муса беркем дә күрми микән дип як-ягына карана да һәм Мисыр кешесенә суга. Бу кеше үлә. Аннан соң Муса аның гәүдәсен комга күмеп куя.

Икенче көнне Муса кабат үз халкын карарга бара. Ул үзен халкына ярдәм итәргә һәм аларны коллыктан азат итәргә сәләтле дип уйлый. Шунда ул ике Исраил кешесенең сугышканын күрә һәм кыйнаган кешегә: «Ни өчен син үз кардәшеңне кыйныйсың?» — ди.

Бу ир кеше Мусага: «Кем сине безнең өстән башлык һәм хаким итеп куйды? Әллә син, Мисыр кешесен үтергән кебек, мине дә үтерергә телисеңме?» — дип сорый.

Муса куркып кала. Ул шуны аңлый: кешеләр аның мисырлыны үтергәнен белә. Моның турыда хәтта фиргавен дә белгән һәм Мусаны үтерергә кешеләр җибәргән. Менә ни өчен Мусага Мисырдан качарга туры килә.

Муса Мисырдан ерак урнашкан Мидьян җиренә качып китә. Ул анда Итеро гаиләсе белән таныша һәм аның Сиппора исемле кызына өйләнә. Муса көтүче булып китә. Ул Итеро сарыкларын көтә һәм Мидьян җирендә 40 ел яши. Аңа инде 80 яшь. Һәм бер көн Муса Итероның сарыкларын көтеп йөргәндә, бер гаҗәеп вакыйга була. Һәм бу аның тормышын тулысынча үзгәртә. Киләсе битне ачып укысаң, син нәрсә булганын белерсең.