Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УТЫЗ ИКЕНЧЕ ХИКӘЯ

Ун җәза

Ун җәза

БУ РӘСЕМНӘРГӘ күз сал. Бу Йәһвәнең Мисырга җибәргән җәзалары. Беренче рәсемдә Һарун Нил елгасына таягы белән суга һәм елгадагы су канга әйләнә. Андагы балыклар үлеп бетә һәм сасы ис тарала башлый.

Шуннан соң, Йәһвә боерыгы буенча, Нил елгасыннан гөберле бакалар чыга. Алар бар җиргә керәләр: мич эчләренә, табаларга, кеше яткан урыннарга. Гөберле бакалар үлгәч, мисырлылар аларны җыя. Җир буйлап сасы ис тарала.

Аннан соң Һарун таягы белән җиргә суга һәм тузан черкиләргә әйләнә. Черкиләр кешеләрне авырттырып тешли. Бу Мисырга бирелгән өченче җәза.

Калган бар җәзалар исраиллеләргә зыян китерми. Мисырлылар гына зыян күрә. Бер вакыт мисырлыларның өйләренә күп итеп зур чебеннәр очып керә башлый. Бу дүртенче җәза була. Ә бишенче җәза хайваннарга кагыла һәм Мисыр халкының бик күп сыерлары, сарыклары һәм кәҗәләре үлә.

Шуннан соң Муса белән Һарун бер уч көл алып, аны һавага сибеп җибәрә. Һәм кешеләр белән хайваннарның тәннәренә чуаннар чыга. Бу алтынчы җәза була.

Аннан соң Муса кулын күккә күтәрә һәм Йәһвә күк күкрәтеп, боз яудыра. Мисыр тарихында андый боз һәм яшен белән күк күкрәү беркайчан да булмаган.

Шуннан соң бик күп саранча очып килә. Бу сигезенче җәза була. Моңа кадәр һәм аннан соң да шулкадәр күп саранча булмаган. Алар боз яуганнан соң исән калган бөтен нәрсәне ашап бетерә.

Тугызынчы җәза — караңгылык. Өч көн буе бөтен җир өстен куе караңгылык каплап тора, әмма Исраил халкы яшәгән җирдә яп-якты була.

Шуннан соң Аллаһы үз халкына өйләренең ишек яңакларына кәҗә яки сарык бәрәненең канын буярга куша. Һәм Аллаһының фәрештәсе Мисыр буйлап үтә. Ишек яңагына кан буялган өйдә фәрештә беркемне дә үтерми. Ә кан булмаган һәрбер өйдә ул кешеләрнең һәм хайваннарның беренче балаларын үтерә. Бу унынчы җәза була.

Соңгы җәзадан соң, фиргавен Исраил халкына Мисырдан чыгарга рөхсәт итә. Аллаһының бөтен халкы әзер булганга, алар шул ук төнне Мисырдан чыгып китәләр.