Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УТЫЗ ӨЧЕНЧЕ ХИКӘЯ

Кызыл диңгез аша үтү

Кызыл диңгез аша үтү

КАРА нәрсә булган! Муса үз таягын Кызыл диңгезгә таба сузган. Аның янында басып торучы кешеләр — исраиллеләр. Ә фиргавен һәм аның бөтен гаскәрләре суга бата. Нәрсә булган соң? Әйдә, моны карап чыгыйк.

Инде белгәнебезчә, Аллаһының унынчы җәзасыннан соң фиргавен исраиллеләргә Мисырдан китәргә әмер бирә. Мисырдан якынча 600 000 ир-ат, бик күп хатын-кыз һәм бала-чага чыга. Бу исраиллеләр белән бергә Йәһвәгә иман итә башлаган күп кенә башка кеше дә чыга. Һәрберсе үзе белән кәҗәләрен, сарыкларын һәм сыерларын да ала.

Китәр алдыннан исраиллеләр Мисыр халкыннан кием, алтын һәм көмеш әйберләр сорап ала. Мисыр кешеләре соңгы җәзадан бик курыкканга күрә, исраиллеләр сораган бар нәрсәне бирәләр.

Берничә көннән соң исраиллеләр Кызыл диңгез янына килеп җитә һәм ял итәргә туктыйлар. Ә фиргавен һәм аның хезмәтчеләре исраиллеләрне җибәргәннәренә үкенеп: «Без үзебезнең колларыбызны җибәрдек бит!» — дип кычкыра башлыйлар.

Шуңа күрә фиргавен кабат үз карарын үзгәртә. Ул тиз генә хәрби арбаларын һәм гаскәрләрен җыя. Алар Мисырда булган бар арбаларга утырып, исраиллеләр артыннан куып чыга. Бу арбалар арасында 600 махсус арба була.

Исраиллеләр куа килгән фиргавен гаскәрләрен күргәч бик нык курка. Качарга урын юк: бер яктан Кызыл диңгез, икенче яктан мисырлылар. Әмма Йәһвә үз халкы белән мисырлылар арасына болыт куя. Мисырлылар исраиллеләрне күрми, шуңа күрә аларга һөҗүм итә алмый.

Аннан соң Йәһвә Мусага таягын Кызыл диңгез ягына сузарга куша. Муса бу әмерне үти. Шул вакыт Йәһвә көнчыгыштан көчле җил китерә. Диңгезнең сулары икегә аерыла һәм стена булып басалар.

Шунда исраиллеләр коры диңгез төбе буенча үтә башлый. Миллионлаган кеше үз маллары белән диңгезнең икенче ягына чыкканчы берничә сәгать үтә. Һәм мисырлылар исраиллеләрне кабат күреп ала. Аларның коллары кача! Шуңа күрә алар исраиллеләр артыннан диңгезгә ташлана.

Алар диңгезгә килеп кергәч, Мисыр арбаларының тәгәрмәчләре төшеп кала. Моны Аллаһы эшли. Мисырлылар бик нык курка һәм: «Исраиллеләр ягында, безгә каршы, Йәһвә сугыша. Моннан качыйк!» — дип кычкыра башлый. Әмма инде соң була.

Йәһвә Мусага таягын Кызыл диңгезгә таба сузарга куша. Һәм стена булып торган сулар, мисырлыларны һәм аларның арбаларын күмеп, үз урынына кире кайта. Син моны рәсемнән күрәсең. Шуңа күрә мисырлыларның берсе дә исән калмый!

Аллаһы халкы азат ителә һәм шатланып кычкыра! Ирләр Йәһвәгә рәхмәт белдереп җыр җырлыйлар: «Йәһвә җиңде. Атларны һәм җайдакларны диңгезгә ташлады». Мусаның апасы Мәрьям һәм башка хатын-кызлар озынча барабаннар тотып чыгалар. Шатлыктан бии-бии, алар да шул ук җырны җырлый: «Йәһвә җиңде. Атларны һәм җайдакларны диңгезгә ташлады».