ӨЧЕНЧЕ КИСӘК
Мисырдан азат ителүдән алып Исраилнең беренче патшасына кадәр
Муса исраиллеләрне Мисыр коллыгыннан азат иткәч, аларны Синай тавы янына алып килә. Анда Йәһвә аларга үзенең кануннарын бирә. Шуннан соң Муса Кәнган җирен карап кайтыр өчен 12 кеше җибәрә. Ләкин кайткач, аларның унысы ул җир турында яман хәбәр китерә. Халык Мисырга кире кайтырга тели. Аллаһы исраиллеләрне иманнары нык булмаганга 40 ел чүл буйлап йөртә.
Исраиллеләрне Кәнган җиренә алып керер өчен, Ешуа сайлап алына. Йәһвә могҗизалар эшләп, бу җирне яулап алырга булыша. Ул Үрдүн елгасының суын туктата, Әрихә шәһәренең стеналарын җимерә һәм бер тәүлек буена кояшны туктатып тора. Һәм 6 елдан соң, исраиллеләр Кәнган җирен яулап алалар.
Исраил белән 356 ел дәвамында хакимнәр идарә итә. Беренче хаким Ешуа була. Без шулай ук Барак, Гидеон, Ифтах, Шимшон һәм Шамуил исемле хакимнәр белән танышырбыз. Шулай ук Рәхәб, Дебора, Җаилә, Рут, Нагомия һәм Далилә исемле хатын-кызлар турында белербез. ӨЧЕНЧЕ кисәк үз эченә тарихның 396 елын ала.
БУ КИСӘКТӘ
УТЫЗ СИГЕЗЕНЧЕ ХИКӘЯ
12 шымчы
10 шымчы бер нәрсәне, башка икесе икенче нәрсәне сөйләгән. Исраиллеләргә кемгә ышанырга?
КЫРЫГЫНЧЫ ХИКӘЯ
Муса үз таягы белән кыяга суга
Муса теләгәненә дә ирешкән, Аллаһының ачуын да чыгарган.
КЫРЫК ӨЧЕНЧЕ ХИКӘЯ
Җитәкче булып Ешуа билгеләнә
Муса әле дә көчле, нигә аңа Ешуаны җитәкче итеп үз урынына куярга?
КЫРЫК ДҮРТЕНЧЕ ХИКӘЯ
Рәхәб шымчыларны качыра
Рәхәб ике ир кешегә ничек булыша һәм алардан нинди вәгъдә бирүләрен үтенә?
КЫРЫК СИГЕЗЕНЧЕ ХИКӘЯ
Акыллы гаваонлылар
Гаваон шәһәрендәге кешеләр Ешуаны һәм исраиллеләрне алдый һәм тегеләрне үзләре белән килешү төзәргә этәрә, ләкин исраиллеләр үз вәгъдәләрен үти.
КЫРЫК ТУГЫЗЫНЧЫ ХИКӘЯ
Кояш туктый
Аллаһы Ешуа өчен моңарчы булмаган һәм бүтән булмаячак могҗиза кылган.
ИЛЛЕНЧЕ ХИКӘЯ
Ике кыю хатын
Барак җитәкчелегендә Исраил гаскәриләре сугышка бара. Алайса, Җаилә бөтен данга ничек ия булган?
ИЛЛЕ БЕРЕНЧЕ ХИКӘЯ
Рут белән Нагомия
Рут өен калдырып китеп Нагомия белән китә һәм Йәһвәгә хезмәт итә башлый.
ИЛЛЕ ӨЧЕНЧЕ ХИКӘЯ
Ифтах вәгъдәсе
Аның Йәһвәгә вәгъдәсе үз тормышын гына түгел, кызының тормышын да үзгәрткән.
ИЛЛЕ БИШЕНЧЕ ХИКӘЯ
Кечкенә малай Аллаһыга хезмәт итә
Аллаһы кечкенә малай Шамуил аша иң баш рухани Елига куркыныч хәбәр тапшыра.