Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УТЫЗ ДҮРТЕНЧЕ ХИКӘЯ

Яңа ризык

Яңа ризык

РӘСЕМГӘ кара. Исраиллеләр җирдән нәрсә җыя? Син беләсеңме? Ул ак төстә, вак һәм таралып тора. Ул бәс сыман. Ләкин бу бәс түгел, бу ризык.

Исраиллеләр Мисырдан чыккач, якынча бер ай үтә. Хәзер алар чүлдә. Монда ашарга яраклы бик әз үсемлекләр үсә, шуңа күрә халык: «Ни өчен Йәһвә безне без әле Мисырда булганда юк итмәде. Без анда, ичмасам, теләгәнне ашый идек»,— дип зарлана.

Йәһвә аларга: «Мин сезгә күктән ризык бирәм»,— дип вәгъдә итә һәм үз сүзен үти. Икенче көнне иртә белән исраиллеләр бу ак әйберне күрәләр һәм аптырап: «Бу нәрсә?» — дип сорыйлар.

«Бу Йәһвә сезгә биргән ризык»,— дип аңлата Муса. Кешеләр аны МАННА дип атый. Аның тәме бал кушылган коймакны хәтерләтә.

Муса халыкка: «Һәрбер кеше күпме ашый алса, шулкадәр җыйсын»,— ди. Халык һәр көн иртән шулай эшли дә. Ә кояш чыгып җылыта башлагач, җирдә калган манна эреп бетә.

Муса шулай ук: «Маннаны икенче көнгә кадәр калдырмагыз»,— ди. Әмма кайбер кешеләр тыңламый. Һәм беләсеңме нәрсә була? Икенче көнгә калдырылган манна кортлый һәм начар ис чыгара.

Әмма атнаның бер көнендә Йәһвә халыкка маннаны ике тапкыр күбрәк җыярга куша. Бу алтынчы көн була. Йәһвә кешеләргә җиденче көнне күктән манна төшмәячәк һәм исраиллеләр маннаның бер өлешен икенче көнгә калдырырга тиеш ди. Һәм җиденче көнгә калдырылган манна кортламый һәм аннан начар ис тә килми. Бу тагын бер могҗиза була!

Исраиллеләр чүлдә булган бар көннәрендә Йәһвә аларга манна биреп тора.