Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УТЫЗ ҖИДЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гыйбадәт кылу өчен чатыр

Гыйбадәт кылу өчен чатыр

БЕЛӘСЕҢМЕ нәрсә рәсемдә күрсәтелгән? Бу Йәһвәгә гыйбадәт кылу өчен чатыр. Халык аны Мисырдан чыгып бер ел үткәч төзегән. Кем чатыр планын биргән? Син беләсеңме?

Чатыр планын Мусага Йәһвә бирә. Ул вакытта Муса Синай тавында тора. Йәһвә чатырны берничә кисәктән ясарга куша. Шуңа күрә бер урыннан икенче урынга күчкәндә чатырны сүтеп-җыю җайлы була. Шулай итеп, исраиллеләр чүлдә күчеп йөргәндә, бу чатырны үзләре белән алып йөриләр.

Чатырның түрендә кечкенә бүлмә күрәсеңме? Ә бу бүлмәдәге сандыкны? Бу килешү сандыгы. Сандыкның ике ягында да алтыннан ясалган ике фәрештә бар. Алар херувим дип атала. Муса Аллаһы Ун әмер язып биргән ике таш тактаны ваткан иде, шуңа күрә Йәһвә аңа башка таш такталар бирә. Алар килешү сандыгында саклана. Анда шулай ук бер савыт манна да бар. Маннаның нәрсә икәнен хәтерлисеңме?

Йәһвә Мусаның абыйсы Һарунны иң баш рухани итеп сайлый. Ул Йәһвәгә гыйбадәт кылуда халык белән җитәкчелек итә. Аның уллары да руханилар.

Хәзер чатырның зур бүлмәсенә күз сал. Ул кечкенә бүлмәгә караганда ике тапкыр зуррак. Монда сандык бар һәм анардан төтен чыга. Күрәсеңме? Бу корбан китерү урыны, монда руханилар фимиам дип атала торган хуш исле әйбер яндыралар. Монда шулай ук җиде шәмле шәмдәл һәм өстәл тора. Өстәл өстенә 12 икмәк куелган.

Чатырның ишегалдында зур ләгән тора. Аңа су салынган. Бу руханилар юыныр өчен ләгән. Монда шулай ук зур корбан китерү урыны бар. Анда чалынган хайваннарны Йәһвәгә корбан итеп яндыралар. Исраиллеләр туктаган урында бу чатырны уртага куеп, үз чатырларын аның тирәсендә корганнар.